+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 сентябрь 2021, 12:25

Бездән сезгә ни кирәк?

(Кечкенә хикәя)

Бездән сезгә ни кирәк?
Бездән сезгә ни кирәк?

Фәрит, өйгә керү белән, кече кызын күтәреп, яратып алды.
— Я, әнисе, бүген безнең нинди уңышлар бар? — диде ул, кухняда акрын гына пешеренгән хатыны Зәлифәгә карап.
— Бөтенесе дә элеккечә, — диде хуҗабикә, әллә куанып, әллә борчылып.
Кичке ашка утырдылар. Аш арасында Фәрит кесә телефоныннан эшенә шалтыратырга да, аңа шалтыраткан ярдәмчесенә җавап бирергә дә өлгерде.
Хатынының аптыраган карашын күреп, уңайсызланды һәм телефонын читкәрәк алып куйды.
— Димәк, бөтенесе дә элеккечә, — диде ул сузып кына. — Ә Гөлчәчәкнең нинди хәлдә икәнлеген теге малайның әти-әнисе беләме икән?
— Мин аны кайдан белим, — дип аптырады хатыны. — Әтисенә әйтүенә, мәсәлән, мин шикләнәм.
— Гөлчәчәкне чакыр, — диде әти кеше.— Үзе өйдәме әле?
— Өйдә булмый, кая барсын? Мин аңа чыгарга рөхсәт итмим хәзер.
Кызлары урындагы педагогия институтының беренче курсына быел гына укырга керде. Фәрит аның янында былтырдан бирле күренгән егетне исенә төшерде.
Хәер, егет дисәң, хәтере калыр, шунда сөйкемсез генә бер малай инде. Үзе Гөлчәчәктән буйга кыскарак түгелме икән әле? Уф, шул малай хәзер монда аяк астында буталып йөрерме икән әле? Фәрит үзе зур гына төзелеш оешмасының җитәкчесе, былтыр гына йорт төзеп керде, монда дүртәүләп яшиләр. Теге малай гына сыяр да ул, әтисе иркәләп, кызына карады.
— Я, кызым, син безне шатландырырга булдың инде?
Кызыкай кызарынды, әнисе:
— Күршедәге Мәрьям апа, анау малай ешлады, сез эшкә китү белән кереп бата, дип әйткән иде инде, мин игътибар итмәгән булган идем. Үзе дә эндәшми йөргән, ике ай үтеп тә киткән, — диде.
— Ә ул малайның гаилә хәле ничегрәк соң? — дип сорады Фәрит.
— Промзонада ике бүлмәле фатирда яшиләр. Дүрт малайлары бар, Фаил — икенчесе.
— Өйләнмәгән абыйсы, мәктәптә укыган энеләре бар, — диде Зәлифә.
— Үзе кайда укый?
— Лицейда сварщик һөнәре ала, — диде Гөлчәчәк.
— Әтисе кайда эшли? — дип сорады Фәрит ипле генә.
— Автобазада шофер булып эшләгән, Фаил әйтә, хәзер төнге директор итеп күчерделәр, ди.
Аңлашылды, димәк, каравылчы булып эшли. Әнисе дә шунда эшлидер, мөгаен, күп булса, идән юадыр.
— Фаил әти-әнисенә әйткәнме? — дип төпченде Фәрит.
— Бүген әйтәчәк һәм өйләнергә рөхсәт сораячак, — диде кызы, башын аска иеп. Монысы да шәп, димәк, әйтмәгән һәм әйтмәячәк.
— Ярый, кызым, — диде әтисе, кызын аркасыннан сөеп алды. — Фаил бүген киләме?
— Ул монда, капка алдында утыра, — диде кыз.
— Шулаймыни? Бигрәк шәп! Чакыр әле монда үзен, керсен, күрик, танышыйк, сөйләшик, — диде Фәрит.
Йорт хуҗасы өстәл артына тагы бер урындык китереп утыртты. Ул арада Гөлчәчәк белән Фаил керде. Гади генә киенгән шәһәр малае. Өстендә арзанлы кием, аягында — ике төрле оек, юылуга мохтаҗ джинсы.
— Я, Фаил улым, утыр әле, сөйләшик, — диде Фәрит, мөмкин кадәр мөлаемрак булырга тырышып.
— Аш суына, тәүдә ашап алыйк, — дип кысылды Зәлифә. Ашап беттеләр. Фәрит, сиңа ни дип әйтергә икән, дигән кыяфәт белән малайга байтак кына карап торды.
— Әтиең белән әниең иртәгә безгә эңгер-меңгердә килә аламы? Үзең дә кил,— диде Фәрит тыныч кына.
Малай башын күтәрде:
— Мин иртәгә килә алмыйм. Мин эшкә барам.
— Эшкә? — Фәрит гаҗәпләнде. — Ә кайда эшлисең?
— Әтием эшләгән автобазада мойка бар, шунда төнгелеккә эшкә чакырдылар. Иртәгә беренче көн чыгам, — диде малай, тавышына олпатлык, хәтта горурлык төсе биреп.
— Фәриткә җавап ошады. “Ә, теге, әтиең төнге директор булып эшләгән базадагы мойкамы?” — дип сорарга уйлаган иде, кирәкми, монысы артык, ошатмас, дип эндәшмәде.
Җомга кичке җидедә монда очрашырга сөйләштеләр.
* * *
Җомга көн килеп җитте, кичке җиделәргә Фәрит кайтып өлгермәде, чак кына соңлады. Ул кайтканда Фаил әнисе, әтисе белән залдагы киң, зур күн диванда бер-берсенә сыенышып утыралар иде. Күрешеп-танышып чыктылар, әтисе шактый олы кеше, әнисе — яшьрәк. Үзләренең уллары белән монда ни өчен чакырылуларын әле булса белмәүләре ачыкланды. Хәбәрне ишеткәч, әнисе “аһ” итте, улына бер төртеп алды.
Әтисе:
— Ә мин сиңа әйттем бит, әйттем бит, бу малай юктан йөрми, бер нәрсә чыгара, дип әйттем бит, — диде, торып китәргә чамалаган иде, әнисе туктатты.
— Менә шуңа чакырган идек без сезне, — диде Фәрит, өстеннән авыр йөк төшкәндәй. — Сезне белмидер, дип уйлаган идем, хаталанмаганмын. Гөлчәчәк институтта укый, Фаил — лицейда. Безгә бер чарасын күрмичә булмас.
— Нәрсәсен күрәсең, — Фаилнең әтисе урыннан торды, тәрәзә янына ук барып басты, — безнең ике бүлмә, 22 квадрат метр. Фәритнең йортының 40 квадрат метрлык залына күз ташлады. — Сез бездән нәрсә таләп итәсез?
Авыр кеше, дип эчтән генә уйлап куйды Фәрит. Үзеннән нәрсә таләп ителүен һаман да аңламый.
— Нәрсә таләп ителә, дип... сезгә ни әйтергә инде... Ярый, үзем җавап бирәм. Сезгә улыгызны өйләндерергә туры килә.
— Өйләндерергә? — Ирнең ияге салынып төште. — Аны гаиләсе белән кем карый? Сезгә яхшы, сезнең йортыгыз зур, шәһәрдә фатирыгыз да бардыр әле. Дүртесен чак карыйм, мин сезнең кызыгызны баласы белән карый алмыйм. Аена 14 мең алам, ул миңа азык-төлек алырга да җитми.
— Ә сездән кем минем кызымны каравыгызны сорый? — диде Фәрит.
Фаилнең әтисе тәмәкесен чыгарды:
— Юк, тартып алмыйча булмый.
— Ярый алайса, әйдә, балконга чыгыйк, тартырбыз.
Фәрит үзе тәмәке тартмый, балконга чыктылар. Якыннанрак таныштылар.
Фаилнең әтисе Фәриттән өч яшькә өлкәнрәк икән.
— Сез бит, абзый, миннән өлкәнрәк, акыллы кеше, — дип, салпы ягына салам кыстырды Фәрит, каравылчының күзләренә туры карап.
— Сезнең өлкән малаегыз өйләнмәгән. Мәктәптә ике малаегыз укый. Ә бу улыгыз сезне һәм безне минем кызым белән бергә җиде айдан картәти һәм картәни итәчәк.
— Ния, бальниска барсын, — диде ир, берни булмагандай, — ул яктан әйтеп куямын: бер-бер хәл булса, өйдә сезгә урын юк. Дәваханәгә җибәр кызыңны.
— Минен кызым дәваханәгә дә, беркая да бармаячак, — диде Фәрит мөмкин кадәр ышанычлы һәм катырак итеп,— без картәти һәм картәни булудан баш тартмыйбыз.
— Мин ни эшлим икән соң?
— Хәзер керәбез дә утырабыз, — диде Фәрит, — син улыңа минем кызымны сорыйсың. Безнең алда ике-өч атна вакыт бар, мин балаларны киендерәм, туй мәшәкатьләрен үз өстемә алам һәм гөрләтеп туй үткәрәбез.
Ир бөршәйде.
— Их, Фәрит, акчаң булса, җәлмени?
— Ә синнән кем акча сорый? Мин күрәләтә кызымны дәваханәгә җибәрмим. Алар биредә яшәячәк, малаеңны үземә эшкә алам, так что, хәзер алар сезнеке түгел, безнеке.
— Ярый соң... — диде кода буласы кеше.
* * *
Туй шәп үтте. Фаилнең әтисе туйның азагында бераз кызмача булып алган иде, Фәритне кочаклады һәм колагына гына: “Рәхмәт, кода!”— диде.

Рәиф Мәүлиткулов.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: