“Акча — явызлык”
1908 елда бу көнне танылган урыс язучысы Лев Толстой, Русия Фәннәр академиясенең аны әдәбият буенча Нобель премиясенә кандидат итеп күрсәтүен белгәч, фин язучысы һәм тәрҗемәче Арвид Ярнефельтка “Швед коллегаларым аша бу премияне бирдермәскә тырышырга кирәк” дигән үтенеч белән хат юллаган, чөнки “әгәр бу хәл булса, миңа баш тарту бик күңелсез булыр иде”, — дигән.
Төп проблема Толстойның премиядән баш тартуының “яшерен” булуыннан гыйбарәт: швед һәм дөнья әдәби җәмәгатьчелеге комитетның мондый карарына бик нык ачулана, чөнки комитетка кичекмәстән һәм яшерен рәвештә Толстойга премия бирүдән баш тарту өчен формаль сәбәпләр эзләргә туры килә. Әлбәттә, “формалистика”ны тормышка ашыралар. Язучы иҗатының талантын һәм әһәмиятен билгеләп, комитет “Сугыш һәм солых” романында дөнья тарихындагы төп роль кеше ихтыярына һәм акылына түгел, ә “сукыр” очракка бирелә дип, премия бирүдән баш тарта. Моннан тыш, комитет вәкилләре, янәсе, “Крейцер сонатасы”нда автор гаиләдә ир белән хатын тормышы проблемалары хакында артык ачык фикер алыша, дип ассызыклый. Нәтиҗәдә, Лев Николаевичка “идеалистик юнәлеше” булмаганы өчен Нобель премиясен бирүдән баш тарталар: бу ясалма сәбәп урыс әдәбияты гениен канәгатьләндергән, ә премия итальян шагыйре Джозуэ Кардуччига бирелгән. Бераздан Толстой уй-фикерләрен туплый һәм бу хакта хис-тойгыларын тасвирлый.
“Беренчедән, – дип яза ул, – бу мине күп кыенлыклардан — зур акчалар белән эш итүдән коткарды, минемчә, бу бары тик явызлык кына китерә ала; икенчедән, күп кешеләрнең, хәтта таныш булмаганнарның да тирән хөрмәтләрен, кызгану тойгыларын белдерүе миңа дәрәҗә һәм зур ләззәт бирде”. Шул чакта Лев Толстой беренче тапкыр “Акча — явызлык” дигән билгеле сүзләрен әйтә.
“Антисовет” бүләге...
1970 елда Швеция академиясе урыс әдәбияты традицияләренә керткән әхлакый өлеше өчен Александр Солженицынга Нобель премиясен бирә. Александр Исаевич бу премияне алган өченче СССР вәкиле була. Аннан алда мондый хөрмәткә Борис Пастернак һәм Александр Шолохов кына лаек була. “Антисоветчик”ка Нобель премиясе бирелүе турындагы хәбәр СССР җитәкчелегендә кире тойгылар уята, ике көн илдәге мәгълүмат чаралары бу уңайдан бер сүз язмый, шуннан соң, партия җитәкчелеге инструкциясен алгач, агитация мәкаләләре таратыла башлый. Шул ук вакытта КГБ рәисе Юрий Андропов мондый сүзләр белән башланган махсус белешмә әзерли: “Дәүләт хәвефсезлеге комитетына килгән мәгълүматлар буенча, 1970 елның 8 октябрендә Солженицынга Нобель премиясен бирү турындагы хәбәр Мәскәүдә аккредитацияләнгән чит ил хәбәрчеләрен шактый җанландырды һәм аның адресына котлау телеграммалары һәм хатлар китерде... Совет интеллигенциясе даирәсендә Нобель комитеты карары, нигездә, хупланмый кабул ителде. Күп кенә язучылар, рәссамнар, театр эшлеклеләре, композиторлар Солженицынга чираттагы премия бирүне советка каршы акция дип саный һәм аңа ничек җавап бирергә кирәклеге турында фикер алыша...” Гади совет гражданнары Солженицын әсәрләрен таба алмасын өчен, СССРда бу бүләкнең “антисовет” характерында булуы турында хәбәр таратыла һәм премиянең “чит ил агентлары” тырышлыгы белән бирелгәнлеге ассызыклана.
Язучыга көн күрсәтмәү, эзәрлекләү, кыерсыту көннән-көн күбрәк көч туплый: хакимияттәгеләр Солженицынга Сталин террорының җинаятьләре турында сөйләгән батырлыгын һәм көчен кичерә алмый. Нәтиҗәдә, бер елдан соң язучының барлык кулъязмалары конфискацияләнә һәм яндырыла. 1973 елда Парижда басылган “Архипелаг ГУЛаг” совет агитаторларын тагын да ярсытып җибәрә: 1974 елда СССР Югары Советы Президиумының “СССР гражданлыгына туры килмәгән һәм СССРга зыян китергән гамәлләрне системалы рәвештә кылган өчен” дип аталган указы белән Солженицын гражданлыктан мәхрүм ителә һәм Германия Федератив Республикасына депортацияләнә.
Ләйсән Якупова.