Махсус хезмәтнең тарихы 1947 елның 9 октябрендә СССР Эчке эшләр министрлыгының янгын сагы идарәсе составында режимлы объектларда янгын хәвефсезлегенә җаваплы хезмәтләргә идарә һәм җитәкчелек итүче подразделениеләр оештырылгач башлана. Әйтергә кирәк, ул чорда моның өчен шактый җитди сәбәпләр була. Белүебезчә, Бөек Ватан сугышы вакытында ук Советлар Союзында атом-төш коралын булдыру буенча гыйльми эш киң җәелдерелә, әлеге максатта дистәләгән тикшеренү учреждениеләре оештырыла, сынау үткәрү полигоннары төзелә. Эшчәнлеген алар үтә дә яшерен шартларда алып бара, хәрби оешмалар ябык режимда эшли. Шул ук вакытта, яшерен объектларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү зарурлыгы да туа. Мондый хәлдә янгынга каршы хезмәттә махсус бүлек оештырылу иң ышанычлы һәм отышлы юл булып чыга.
Тәүге мәлләрдә ул “Атом калканы” дәүләт программасын тормышка ашыручы оешмалар кебек үк, азсанлы хезмәтләрдән тора. Сакланучы яшерен объектлар исемлегенә фәнни-тикшеренү институтлары, атом коралы сыналучы полигоннар, стратегик әһәмияткә ия хәрби заводлар һәм химия комбинатлары керә. Яңа хезмәт үзенең эшчәнлеген авыр һәм катлаулы шартларда башлый, ни өчен дигәндә, норматив-хокукый база булдырылмаган, моңа өстәп, матди-техник мөмкинлекләр дә чамалы, махсус техника турында әйтәсе дә юк. Сакланучы объектларның үзенчәлегенә бәйле рәвештә, белгечләргә янгын сүндерүдә яңа алымнар табарга һәм аларны көндәлек эшчәнлектә максатлы кулланырга туры килә. Бер үк вакытта, янгын сагы хезмәтендә кадрлар мәсьәләсен хәл итү буенча җитди адымнар ясала. Янгынга каршы көрәш алып баручылар сафлары, иң беренче чиратта, элекке яугирләр исәбенә тулылана һәм алар үзләрен әзерлекле белгечләр итеп күрсәтә.
60нчы елларда галәмне үзләштерү башлану белән СССР киңлекләрендә махсус хезмәтләр тарафыннан сакланучы яңадан-яңа объектлар барлыкка килә. Шуңа бәйле, хезмәткәрләр штатын арттыру кирәклеге дә туа. 1966 елда Махсус янгын сагы бүлеге идарә статусы ала. 1977 елда исә, аеруча мөһим дәүләт объектларын саклау максатында, хәрби частьлар оештырыла һәм алар Махсус янгын сагы составына кертелә. Бу чорда андагы хезмәткәрләр саны 25 мең кешедән арта. Тәүге карашка, бу күп тә түгел, әмма махсус хезмәткә куелган бурычлар тоткарлыксыз үтәлә, режимлы объектлар ышанычлы саклана, янгын чыккан очракларда хәвефсезлек тулы күләмдә тәэмин ителә. Иң мөһиме: илнең оборона куәтенә зыян китерелми, яшерен объектлар турында мәгълүмат таралуга юл куелмый.
СССР таркалу белән янгынга каршы махсус хезмәтне дә бүлгәләү башлана. Элекке союздаш республикалар карамагына эләккән частьлар бетерелә һәм алар нигезендә янгын сагына бөтенләй катнашы булмаган хезмәтләр оештырыла. Русия Федерациясендә Махсус янгын сагы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына буйсындырыла. Шунысы үзенчәлекле, бу өлкәдә булдырылган матди-техник база белән бергә, элекке кадрлар челтәре дә саклап калына.
Хәзерге чорда Махсус янгын сагында 16 меңнән артык хезмәткәр исәпләнә. Алар арасында күпчелекне заман сынавын үткән, югары әзерлекле белгечләр тәшкил итә. Куелган бурычлар арасында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү өстенлекле санала. Моннан тыш, хезмәтен тәүлек әйләнәсенә алып баручы хәрбиләштерелгән частьлар дәүләт һәм хәрби серләрне саклау буенча да максатка ярашлы эшчәнлек җәелдерде. Янгын сагында торучы федераль махсус хезмәт карамагына ил буенча 300 тирәсе аерым режимдагы объект бирелгән. Аларга хәрби корал һәм космос өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы гыйльми үзәкләр, сугыш техникасын утильләштерүче предприятиеләр, атом электр станцияләре, оборона комплексындагы хәрби заводлар, яшерен торак пунктлар һәм махсус режимдагы шәһәрләр карый. Соңгы елларда махсус хезмәт карамагына илебезнең аеруча кыйммәтләргә ия мәдәни комарткылары да бирелде, мәсәлән, Русия Патриархы резиденциясе, храмнар һәм монастырьлар. Дивеев чиркәвен саклау өчен махсус отряд оештырылган, анда хәрби хезмәткә яраклы фәкать хатын-кызлар гына хезмәт итә.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан баш идарәсе составында Махсус янгын сагы хезмәте подразделениеләре эшчәнлеген Межгорье шәһәрендә алып бара. Бу төбәктә ябык режимлы берничә объект исәпләнә.
Фәнүр Гыйльманов әзерләде.