Юллар, юллар... Һәр кешенең иртәсе юллардан башлана. Берәүләребез җәяү атласа, икенчеләребез автобуста юллана, кемдер үз машинасының руль артына утырып юлга чыга.
Бүген сүзебез водительләр хакында. Ул – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Әлеге һөнәргә ихтыяҗ булмаган бер генә өлкә дә юк. Йорт төзелсә дә, юллар салынса да, туйлар үтсә дә водительләрсез булмый. Аларның хезмәте турыдан-туры юллар белән бәйле булса, пассажирлар һәм үзләренең иминлеге, исәнлеге дә алар кулында. Шушы бик тә җаваплы хезмәттә безнең редакциядә дүрт водитель эшли. Бүген алар белән гәзит укучыларны да таныштырабыз.
Илнур Әхмәтов – редакциядә эшләүче иң зур стажлы водитель. Ул “Кызыл таң” редакциясендә 1995 елдан эшли. Мәләвез ит-сөт техникумында белем алганда ул автомобиль йөртүгә дә укый һәм таныклык ала. Ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Салават пыяла заводында эшли. Ә инде 1995 елда Уфага килә һәм “Кызыл таң” гәзите редакциясендә водитель булып эшли башлый. 1997 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга да керә.
Илнур Илфир улы сөйләвенчә, башкалага килеп эшли башлавы бик җиңелдән булмый. Беренчедән, Салават шәһәрендәге транспорт агымы белән Уфадагыны чагыштырып та булмый. Икенчедән, Уфаның урамнарын да яхшы белергә кирәк була.
Илнур, редакциядә эшләгән дәвердә нинди маркалы автомобильләрне йөрттең, дип сорагач, ул аларның ничәү булганын төгәл генә әйтә дә алмады.
– Алар күп булды инде. Берничә “Волга”, автобуслар һәм башка маркалы автомобильләр, – дип җаваплады ул.
– Нинди дә булса үзенчәлекле очрак белән хәтереңдә калган командировканы әйтә аласыңмы?
– Башкортстанда мин командировкада булмаган бер генә район да калмады. Элегрәк командировкаларга еш йөрелә иде һәм куна калган чаклар да күп булды.
Мөгаен, иң истә калганы 2000нче еллар башында фотохәбәрче Наил Акмеев белән Яңавыл, Нефтекама якларына барган командировкадыр. Эшебезне тәмамлап юлга чыкканда көн инде кичкә авышкан иде. Кайтканда ике тәгәрмәч тә берьюлы тишелде. Берсен запастагысы белән алыштырып куйдым. Ә менә икенчесенә тын тутырырга юлдагы водительне туктатып, ярдәмгә чакырырга туры килде. Без Уфага кайтып кергәндә таң ата иде инде.
Эшемне яратып башкарам. Бер өйрәнгән эшне башкаруның бер кыен ягын да күрмим, – дип җавап бирде ул.
Дүрт водитель арасында югары тизлекне яратучы “Шумахерыбыз” да бар, ул – Юрий Денисов, редакциябезнең водителе булып 2004 елдан эшли.
Юрий Денисов 17 ел “Кызыл таң”да эшләү дәверендә өч “Волга”, “Шевроле”, “Ниссан”, “Рено” маркалы автомобильләрдә йөргән.
– Командировкага баргач, журналистның эше тәмамланганын көтеп утыру авырмы? Вакытны ничек кыскартасың? – дип сорыйм.
– Юк, бер дә кыен түгел. Үз эшеңне яратып башкаргач, бер авырлыгы да сизелми. Ә инде журналистны көткәндә элегрәк гәзит-журналлар укый идем. Хәзер инде Интернет челтәрләрендәге яңалыкларны укып, радиодан музыка тыңлыйм, – диде Юрий Сергеевич.
– Хәтереңдә иң истә калган командировка бармы?
– Андыйлар шактый булгандыр. Ә менә республиканың бер районына эссе җәй көнендә командировкага баргач, кайтышлый юл буендагы елгада су кергән хәтердә. Ни өчен истә калды, дисеңме? Ул елганың суы безнең тездән генә иде! Шулай булса да коенып чыктык.
Элегрәк командировкалар ешрак һәм ничектер күңеллерәк була, кешеләр дә башкачарак иде, – дип үз хатирәләре белән уртаклашты Юрий.
Илгиз Садыйков редакциядә 2019 елның декабреннән эшли. Уфа егете буларак, аңа шәһәр урамнарында йөрүнең бер кыенлыгы да булмаган. Водитель таныклыгы алуына 11 ел, шуларның 8 елын водитель булып эшли.
– Миңа “Кызыл таң” редакциясендә эшләү ошый. Коллектив яхшы, командировкаларга йөрергә дә яратам. Башка хезмәт урыннарым белән чагыштырсам, монда минем өчен тыныч эш, – ди Илгиз Назыйм улы.
Аңардан да иң истә калган командировкасы турында сорадым. Ул болай җавап бирде: “Чагыштырмача шушы кыска вакыт эчендә күп кенә районнарда командировкада булырга туры килде. Әлеге көнгә минем өчен иң хәтердә калганы Балтач районына бару булды. Берничә елдан соң да мондый сорауга җавап бирергә язсын, – диде Илгиз.
Руслан Мәҗитов редакциянең иң яшь водителе булса да, аның 7 еллык стажы бар. Ул да 2019 елдан редакциядә эшли. Водитель булып эшләүдән тыш, Руслан бер үк вакытта Уфа дәүләт авиация техник университетында белем алып, диплом яклады, сөйгән кызына өйләнде. Бүген дә ул “белем гранитын кимерүен” дәвам итә – икенче югары белем ала.
– Мин үз эшемне яратып башкарам. Көн дә иртән-иртүк торып, юлга чыгарга да күнектем. Ял көннәрендә дә йоклап ятып булмый, күнегелгәнчә иртүк торыла, – диде Руслан Илшат улы.
Аның өчен иң истә калган командировкасы – берничә көнлек Уфа – Казан – Ульяновск командировкасы булган.
Юлларда имин йөрер өчен күңел тынычлыгы да кирәк. Гаиләңдә сине аңлап, һәр көн зарыгып көтеп торучы булу – үзе зур бәхет. Юрий Денисовның хатыны Юля, кызы Ксения, улы Игорь, Илнур Әхмәтовның хатыны Ризида, уллары Алмаз белән Айгиз, Илгиз Садыйковның хатыны Миләүшә, кызлары Диана белән Элина, Руслан Мәҗитовның хатыны Элина һәркөн кадерле кешеләрен юлдан көтеп алалар.
Редакциябез водительләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга юлларының имин булуын телибез.
Зөһрә ИСЛАМОВА.