Русия Саклык банкы (“Сбербанк”) хезмәткәрләре көне 1998 елдан бирле билгеләп үтелә. 12 ноябрь датасы очраклы гына сайланмаган: 1841 елның 30 октябрендә (яңа стиль белән - 12 ноябрь) император Николай I Русиядә саклык кассалары булдыру турында указ чыгара. Ягъни элек Саклык банкын "саклык кассасы" дип атаганнар.
1842 елда беренче саклык кассалары Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм Одессада ачылган. 1846-60 елларда илнең барлык губерналарында диярлек шундый 45 касса булдырылган.
1нче санлы саклык кенәгәсе Николай Кристофари дигән кешегә эләккән. Ул финанслар белән тыгыз бәйле булган, ссуда казнасы директоры ярдәмчесе булып эшләгән. Николай ул вакытта күп булып исәпләнгән 10 сум акчасын кассага салган. Самарада Саклык банкының беренче вкладчысы яшь дворян хатыны Софья Перчатникова булган. Аның кассага саклыкка салган акчасы бер сум тәшкил иткән! Бу акчага ул елларда деликатес саналган дүрт әфлисун сатып алып булган.
Ә менә хезмәт хакын саклык кенәгәсенә 1925 елда күчерә башлаганнар. Шул ук вакытта Саклык кассаларында эшче-крестьян революциясе алдында аерым казанышлары булган кешеләргә шәхси пенсияләр дә түләнә башлаган.
Бүген Сбербанк - барлык параметрлар буенча да диярлек, активлар, халыкның җәлеп ителгән кертемнәр күләме, бирелгән кредитлар, филиаллар һәм бүлекләр, хезмәткәрләр саны, табыш күләме, базар капитализациясе буенча Русиянең иң зур кредит оешмасы.
Шулай ук, 12 ноябрь көнне:
930 елда дөньяда иң борынгы Исландия парламенты нигезләнә.
1909 елда Казанда Габдулла Тукайның автобиографик «Исемдә калганнар» әсәре дөнья күрә.
1917 елда Петербург шәһәрендәге Кышкы сарай Дәүләт музее дип игълан ителә.
1971 елда АКШ Президенты Ричард Никсон Вьетнамнан 45 мең хәрбине чыгарырга куша.
1982 елда КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре итеп Юрий Андропов сайлана.
1990 елда Япониянең яңа императоры Акихитоның рәсми коронациясе үтә.
12 ноябрьдә туганнар:
1842 — Джон Уильям Стретт Рэлей, Бөекбритания физика һәм механика галиме, физика өлкәсендә Нобель премиясе иясе.
1866 — Сунь Ятсен, Кытай революционеры.
1924 — Наҗия Борһанова, тел галиме.
1927 — Рәшит Мусин, совет дәүләте һәм партия эшлеклесе.
1935 — Людмила Гурченко, актриса.
1937 — Зиннур Насыйбуллин, татар шагыйре.
1939 — Миңнехан Шәйдуллин, рәссам. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
1951 — Людмила Шәймөхәммәтова, музыка белгече, профессор.
1953 — Галина Казанцева, опера җырчысы.
Фото: tunnel.ru