-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
6 декабрь , 08:05

Төп милли байлыгыбызны кадерләп саклыйк!

5 декабрь – Халыкара туфрак көне

Халыкара туфракчылар (почвоведлар) берлеге тәкъдиме белән 201* елда БМО Генераль ассамблеясе 5 декабрьне Бөтендөнья туфрак көне дип игълан итте. Аның төп максаты – гади кешеләрнең, сәясмәннәрнең, гомумән, җәмгыятьнең туфракка карата карашларын үзгәртү, туфракның кешеләр тормышындагы, табигатьтәге зур ролен тирәнтен аңлау hәм туфракны саклау проблемасын кискен күтәрү.

Туфрак катламының бозылуы хәзерге вакытта табигатьнең зур фаҗигасенә әйләнде. 2002 елда Халыкара туфрак конгрессында “ХХI гасырның төп экологик проблемасы – планетада туфрак катламының начарлануы” дип игълан ителгән иде.
Бу проблема Башкортстан туфраклары өчен дә хас. 2012 елда “Башкортстан Республикасында җирләрне куллануның торышы турында” дип аталган Хөкүмәт докладында да “Башкортстанда җир hәм туфрак катламының бозылуы куркыныч төс ала”, дип билгеләнде. Болар – иң кадерле табигый ресурсыбыз – туфракның язмышы хәвеф алдында торуын аңлата. Без моны аңларга hәм туфрак язмышын кайгыртып, тиешле чаралар күрергә бурычлы.
Моның турында билгеле кешеләрнең түбәндә китерелгән сүзләре дә ачык сөйли.

Туфрак турында афоризмнар

* Туфрак – биосфераның фундаменты, төп табигый ресурс, иң бөек, бернәрсә белән дә алмаштырып булмаслык, тергезү авыр булган халык байлыгы. Г. Добровольский.
* Кара туфрак – алтыннан да кыйммәтрәк. В. Докучаев.
* Туфрак – безнең иң кыйммәтле капитал. Жан Дорст.
* Туфрак – Җирнең экологик калканы. М. Гиляров.
* Туфрак – Җирнең яралы тере тиресе. И. Соколов.
* Туфрак төрлелеге – биологик төрлелекнең нигезе. Ф. Хаҗиев.
* Экология – туфрактан башка нигезсез. Ф. Хаҗиев.
* Җир – табигатьнең анасы. У. Шекспир.
* Туфрак – безнең анабыз,
Без туфракка балабыз.
Туфрак кадерен аңламау –
Безнең өлкән хатабыз. Ш. Бабич.
* Диңгезне суыннан бушатып булмаган кебек, туфрактан да Ана вазыйфасын алып булмый. В. Высоцкий.
* Җир үзе кап-кара булса да, чәчәкләргә аклыкны ул бирә. М. Кәрим.
* Җир бөтен кешеләргә шундый гаҗәеп әйберләр бирә, ә алмашка алардан чүп-чар ала У. Уитшен.
* Туфрак булса – икмәк тә булыр, җыр да булыр!
Ф. Хаҗиев.
* Җирне күз карасы кебек саклагыз. В. Ленин.
* Җирне дөрес кулланганда – ул яхшыра. Ф. Энгельс.
* Туфрак эрозиясе – планетаның әкрен генә үлүе.
Г. Добровольский.
* Җир эрозиясен җан эрозиясе тудыра. М. Кәрим.
* Туфрагын бозган халык үзенең киләчәге турында кайгыртмый, үз-үзен юк итә. Т. Рузвельт.
* Экологик проблемаларны туфракны саклау нигезендә хәл итү генә нәтиҗә бирәчәк. Ф. Хаҗиев.
* Кеше бервакытта да үзенең аяк астында нәрсә ятканын уйламый, hәрвакыт каядыр ашыга… Күккә карап, баш өстендәге матур болытларга соклана, ә үзенең аяк астына беркайчан да карамый, “Нинди матур туфрак!” дип сокланмый. К. Чапек.

Фәнгать Хаҗиев,
Русия Фәннәр академиясе Уфа тикшеренү үзәгенең Биология институты профессоры.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: