+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
6 июль 2021, 11:15

Сугышның тирән яралары

Демографик, социаль, психологик һәм рухи-әхлакый зыянны берничек тә исәпләп бетереп булмый.

Демографик, социаль, психологик һәм рухи-әхлакый зыянны берничек тә исәпләп бетереп булмый.

Илебез тарихында узган гарасатлар арасында иң дәһшәтле, иң күп кеше гомерен алган авыр һәм фаҗигале сугыш – 1941-45 елларда җиребезгә басып кергән фашистларга каршы 1418 көн һәм төн буена дәвам иткән Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулып үтте.

Сугышны немец нацистлары, нигездә, безнең илне басып алу өчен генә башламаган. Мәсьәлә тирәндә һәм ул турыдан-туры бөтен кешелек дөньясының киләчәге белән бәйле. Дөнья тарихы белән азмы-күпме танышлыгы булганнар хәтерлидер: гасырлар буена халыклар арасында мөнәсәбәт күпчелек очракта юлбасарлар, илбасарлар ысулына нигезләнгән була. Көчлерәк илләр көчсезрәк илләрне бандитларча, ачыктан-ачык басып алып, байлыкларын талый да халкын коллыкка ала. Шуның аркасында коло­нияләр һәм аларны басып ал­ган метрополияләр барлыкка килә. Соңрак Җир шарындагы тер­ритория­ләрне халыклары, мал-мөлкәтләре белән метрополияләр үзара бүлешә башлый. Килешә алмасалар, сугыш кузгала.
Узган гасырның утызынчы елларында Германия Гитлер властька килгәнче үк үзенең ниятен ачыктан-ачык игълан иткән: славян халыкларын үтереп бетереп, аларның җирлә­рен яу­лап алып, ул җирләрдә яшәгән башка халыкларны кол итеп, немец милләтле кеше­ләрнең – ариецларның яшәү шартларын иң югары биеклеккә күтәрү. Янәсе, ариецлар югары сыйфатлы токым ­бу­лулары белән, хәтта тән төзе­лешләре белән дә, башка мил­ләт кешеләреннән аерылып тора, шуңа күрә аларның бөтен дөнья халыкларыннан яхшырак шартларда яшәргә хаклары бар. Ә башка милләт кешеләре, табигый сыйфатлары түбән булу сәбәпле, ариецларга хезмәт итәр өчен генә яралган. Шул ният­кә ирешү юлында Гитлер иң элек Европа ил­ләрен басып алып, көч туплап, игълан итеп тә тормыйча, 1941 елның 22нче июнендә безнең иле­безгә ерткычларча һөҗүм иткән.
Билгеле булуынча, халкыбыз бу канлы көрәштә үлчәп бетергесез зур югалтуларга дучар булган. Шуңа карамастан, фашист илбасарларын тар-мар итеп, Ватаныбызның азатлыгын гына түгел, Җир йөзендә яшәгән барлык кешеләрнең дә дөньяда нинди дә булса милләт­нең колы булып түгел, ә ирекле Кеше булып яшәү хокукын саклап кала алган. Бу – без күреп өйрәнгән гадәти батырлык кына түгел, ә бөек совет халкының дөнья тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылган Бөек батырлыгы. Бу Җиңү, чын мәгънәсендә, җир йөзендә яшәп килгән халыкларның бүгенгесе өчен дә, килә­чәктә яшәячәк кешеләр өчен дә җуелмас үрнәк – бер милләтнең дә үзен башкалардан югары кую идеологиясенә нигезләнгән иҗтимагый сәясәт алып барырга, шушы юлда башка милләт кешеләрен изәргә, аларның гомерен өзәргә ха­кы юк. Бу изге хакыйкать, безнең ил кануннарыннан тыш, Берләшкән Милләтләр Оешма­сының махсус резолюцияләре белән дә ныгытылган.
Республикабыз халыклары кичергән бихисап кайгы-хәсрәтләр, изге көрәш юлында гомерләрен салган ватандашларыбыз, сугыш барышында булган жиңү-жиңелү эпизодлары турында да күп язылган. Аннан да күбрәк сөйлә­нелгән. Әмма биредә бер бик мөһим һәм катлаулы мәсьәләне истә тоту мот­лак: бер яктан, тарихи вакыйгалар турында сүз алып барганда, без – бүген­ге көндә яшәүче кешеләр – башка бер заманда яшәгән икенче кешеләрнең тормышлары, яшәү шартлары, аларның эшләгән эшләре, үзара мөнәсәбәт­ләре, хәтта уй-фикерләре турында да нәкъ менә үзебезнең бүгенге көн күзлегеннән чыгып фикер йөртәбез. Икенче яктан, без кайчандыр илдә булып узган вакыйгаларга алар бер эз дә калдырмый үтеп киткән кебек итеп, ягъни ул кайчангыдыр вакыйга­ларның безнең бүгенгегә дә, киләчәгебезгә дә бер кагы­лы­шы да юк кебек итеп карарга өйрәнгәнбез. Янәсе, “үткәннәр” – үтеп кит­кәннәр, ә “киләчәк” – әле килеп җитмәгән, шуңа күрә яшәүнең төп мәгънәсен без күп очракта бары тик бүгенге көндә күргәннәргә кайтарып калдырырга күнеккәнбез. Шуңа күрә дә еш кына бүгенге көннең проблемалары – үткән көннәрдә булган вакыйгаларның нәтиҗәсе, я булмаса, үткәннәрнең кайтавазы булганын исәпкә алу безнең өчен мөһим түгел. Я булмаса, киресенчә, җәмгыятьтәге бүгенге каршылыкларның барысын да тулысы белән кайчан да булса элек үткәннәрнең нәтиҗәсе итеп аңлау безнең өчен күпкә җиңелрәк. Шул нигездә булыр-булмас планнар корып вакыт уздырабыз һәм көч түгә­без, барлы-юклы ресурсларны сарыф итәбез: янәсе, бүгенге каршылыкларны тиз генә тулысы белән ерып чыгабыз да, иртәгәсе көнне чип-чиста кәгазьгә язган кебек, яңача яши башлыйбыз.
Ләкин җәмгыять үз кануннарына нигезләнеп яши: аның бүгенгесе, узган көннәренең нәти­җәләрен үзе белән алып, киләчәгенең нигезенә түшәлә. Шуны аңламаганда, безнең моннан соң да корган планнарыбызның тормышка ашмаганын күреп, аптырап торуыбыз көн кебек ачык. Һәркайсыбызның һәр күзәнә­гендә узган гомере нәтиҗәсенең күпмедер өлеше ята. Ә үткән юлларның нәтиҗәсе безнең белән килә­чәккә күчәчәк. Алай гына да түгел. “Кичә­генең” күпмедер өлеше “иртәгәнең” нигезен тәшкил итәчәк, ә күпмеседер, бәлки, ниндидер эз булып кына калачак, ә нәрсәнедер, ташлап китәргә бик теләсәк тә, калдырып булмаячак... Шул ук вакытта, ниндидер бик кыйммәтле, бик кирәкле сыйфатлар, мәсәлән, әхлак, югалып калырга мөмкин, ә ниндидер бөтенләй кирәкмәгән нәр­сәләр безгә ябышып, ияреп барачак... Тарихның өзлексез дәвам итүе нәкъ менә шулай бара. Ә бөек математик А. Пуанкаре “әхлакны югалтса кешелек үзе югалачак” дип язып калдырган.
Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәндә югарыда әйтеп үткән фикерләр аерым игътибарга лаек, чөнки сүз биредә безнең өчен иң изге төшенчәләр – илебез азатлыгы, ватандаш­ларыбызның шушы азатлык өчен көрәштә өзелгән гомерләре турында, 80 ел элек булган фаҗигаләрнең республика халкының бүген­гесенә бәйле нәтиҗәләре турында бара.
Гомум алганда, Бөек Ватан сугышына стратегия һәм тактика күзлегеннән дә, икътисад, я булмаса сәясәт күзлегеннән чыгып та, дәүләтләр һәм халык­лар арасындагы дөньяви мөнәсәбәт ихтыяҗлары нигезендә дә, меңәрләгән завод-фабрикалар, шәһәр-авыллар җимерелеп, яндырылып юкка чыгуы турында да, һәлак булган кешеләр саныннан чыгып та бәя бирелгән.
Әйтергә кирәк, Башкортстанның бу сугыштагы җиңүгә керткән зур өлеше турында язганда, еш кына, аның тылдагы ныклы терәк булуын сызык өстенә алалар. Һәм бу, географик яктан чыгып фикер йөрткәндә, чыннан да шулай. Дошман без яшәгән җирләргә кадәр килеп җитә алмаган. Республикабыз халкы Ленинград блокадасын да, фашист бомбаларыннан җимерел­гән Сталинград хәлен дә, басып алынган авыл-шәһәрләрдәге коточкыч фаҗи­галәрне дә күр-мәгән. Әмма сугыш һәрбер йортка кереп, һәр шәһәрнең, һәр авылның нормаль тормыш шартларын астын өскә әйләндереп, яшәешнең үткәне белән бүгенгесен берничә ел­га чәнечкеле тимерчыбык белән бүлеп куйган.
Илебез язмышына төшкән бу һәлакәт чорында Башкортстан эвакуациягә дучар булган Украина, Белоруссия республикаларында һәм нацистлар басып алган күп өлкәләрдә яшәгән ватандашларыбызны, андагы завод-фабрикалар, уку-укыту оешмаларын, мәдәният һәм фән учреждениеләрен бирегә күчереп, саклап алып калу өчен бик кулай территория булган, әлбәттә. Моннан тыш, 1941 елның 23 июнендә үк Бәләбәй шәһәрендә яралыларны кабул итү өчен 479нчы күчмә госпиталь оештырылган. Сугыш елларында Башкортстанда ачылган госпитальләрдә 250 меңгә якын кеше дәваланып чыккан. Махсус каралтылар җитешмәү сәбәпле, вакытлыча госпитальләрне мәктәп биналарында, ә яралыларны шәһәр кешеләренең фатирларына урнаштырырга туры килгән. 1941 елның 24 ию­нендә ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты, республикадагы барлык предприятиеләрнең һәм оешмаларның эшен фронтка ярдәм итүгә юнәлтү турында карар кабул итеп, бу эшне оештыруны актив башлап җибәргән. Бу кыска гына җөмлә күпме катлаулы бурычлар үтәргә кирәклеген үз эченә алуын күз алдына китерү дә авыр. Республиканың эшкә ярарлык кеше­ләре, бер яктан, хуҗалыкның бөтен тармакларын да кирәгенчә эшләп торуын тәэмин итү белән шөгыльләнергә тиеш; икенче яктан, көне-төне республикага килеп торган яралыларны кабул итеп, аларны ашатып, киемнәрен юып, үзләрен карап, урнаштырып тору, сәламәтлек­ләрен саклауны оештыру, эвакуациягә эләккән завод-фабрикаларны корып, эшләтеп җибәрү белән беррәттән, авыл хуҗалыгын алып бару, халыкның “барысы да фронт өчен” лозунгын тормышка ашыруга салынган бу олы хезмәтенә бары тик сугышта ирешкән Бөек Җиңү генә объектив бәя була аладыр, мөгаен. Чөнки яңадан-яңа килеп туып торган катлаулы мәсьә­ләләрне тиз хәл итеп, фронтны корал, азык, ягулык белән туктаусыз тәэмин итеп тору, беренче карашка турыдан-туры сугыш барышы белән бәйләнмәсә дә, тылдагы югары дәрәҗәдә оештырылган хезмәт – ул фронтта ирешер уңышның төп шарты икәне һәркемгә яхшы билгеле.
Сугыш уйламаганда килеп чыккан олы гарасат буларак, халык көнкүрешендә көтел-мәгән яңа авырлыклар тудыра. Шуларның берсе – республиканың үз халкын да, күченеп кил­гәннәрне дә, йөзәр мең яралы һәм авыру ке­шеләрне дә азык белән тәэмин итү мәсьәләсе. Сугыш бу мәсьәләне үтә кискенләштерә. 1 сентябрьдән ил буенча икмәккә, иткә, шикәргә, ярмаларга карточка системасы кертелә.
Сугыш кебек авыр һәм куркыныч хәлнең һәрвакыт халыкка стресс алып килә торган демографик һәм социаль, иҗтимагый-пси­хологик һәм рухи-әхлакый нәтиҗәләре бар. Бу турыда сирәк язалар, чөнки мондый нәтиҗәләрне граммга әйләндереп, бизмәнгә салып үлчәп булмый. Әмма шунысы мәгълүм: алар халык хәтерендә сакланып, буыннан-буынга күчеп, яңа буын кешеләренең тормышка карашларын үзгәртә торган объектив көчкә әйләнә ала. Алай гына да түгел, бу көч бүгенге кешенең көндәлек тәртибенә йогынты ясап кына калмый, халыкның киләчәктә булачак үзгәрүенә нигез формасына да әйләнә.
Мисал өчен халык санына игътибар итик. Бөек Ватан сугышы башлангач, СССР Югары Советы Президиумы үзенең указы белән 1890 елдан башлап 1926 елда туган ир-егетләрнең фашистларга каршы көрәшкә чакырылуын игълан иткән. Статистика мәгълүматларыннан чыгып карасаң, бу вакытта республикада 1 миллион 600 мең ир-егет исәпләнгән. Алар арасында әлеге указ таләпләренә җавап бирерлек, ягъни кулларына корал алып, явыз дошманнарга каршы чыгарлык ир-егетләр саны якынча 800 мең тирәсе була.
Моннан тыш, тагын 100 мең кеше хезмәт ар­миясенә алынган. Димәк, республика халкы­ның эшкә ярарлык якынча һәр икенче кешесе гадәти тормыштан, гаиләсеннән, икътисадтан аерылып, сугышка – адым саен үлем тараткан ут эченә барып кергән. 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге ир-егетнең 70 проценты диярлек даими рәвештә дүрт елдан артык үлем куркынычы астында яшәгән. Яраланулар, авырулар, көне-төне еллар буе шушы халәттә яшәү, әлбәттә, аларның рухи ха­ләтенә дә, гомум сәламәтлегенә дә йогынты ясамый калмый. Сугышка алынганнар арасыннан 300 меңнән артык кеше вафат булган.
Биредә тагын ике нәрсәгә тыныч кына карап булмый: беренчесе – ста­тистика күрсәткән сан­ның “...өч йөз меңнән артык...” дип язылуы. Су­гыш туктаганга ничә ел узуга карамастан, бездә илебез азатлыгы өчен көрәштә башын салган ватандашларыбызның саны әле булса тулысынча ачыкланмаган. “Өч йөз меңнән артык...” Ә күпмегә артык – бер йөзгәме, әллә 50 мең­гәме?.. Җавап юк, һәм без моңа күптән күнек­кәнбез. Ә бит ул 300 мең кешенең гаиләсе, әти-әнисе, туганнары, балалары булган. Алар нинди генә кичерешләр белән яшәмәгән дә, тормышка карашлары нинди генә үзгәрешләргә дучар булмаган. Шунысына игътибар итик: 300 мең кеше – ул бүгенге көндә Стәр­летамакта, Баймакта һәм Агыйдел шәһәрләрендә яшәүче барлык кешеләрнең санына тиң.
Гомум алганда, республика халкы 1940 елда 3 миллион 226 меңгә якын кеше тәшкил итсә, 1945 елда 2 миллион 640 меңгә калган, ягъни 586,8 мең кешегә азайган.
Әлбәттә, һәр кешенең вафат булуы – гаи-ләгә дә, илгә дә зур югалту. Шулай да, искәрмә өчен, икенче саннарга да игътибар итик: мәгълүмат чыганакларына караганда, немец илбасарлары Францияне 44 көндә басып алган. Шул вакыт эчендә барган сугышта бу илнең 213 мең солдат һәм офицеры һәлак булган. Билгеле булуынча, Америка Кушма Штатлары, Советлар Союзының җиңелмәячәген аңлагач, Англия белән бергә Гитлерга каршы “икенче фронт” ачкан. Алар да бу сугышта 400 мең кешесен югалткан икән.
Республикабызның күпме кешесен югалтуы турында тулы мәгълүмат бездә әлегә юк. Шулай да, якынча булса да, күпме кешенең гаиләсенә никадәр авыр кайгы төшкәнен, якыннарын югалтудан килгән стресс хәлендә күп­меләр каты авырулар кичерүен күз алдына китереп була. Югарыда языл­ганнардан тыш, сугышның бигрәк тә авыр нтиҗәләре балалар өчен була.
Беренчедән, сугыш аркасында җәмгыятьтә килеп туган киеренкелек иң беренче чиратта кече яшьтәге балаларга кагыла, чөнки алар әле үз хаҗәтләрен үзләре тулысы белән аңлый да, кирәк кадәрле итеп үти дә алмый.
Икенчедән, әтиләр сугышка алынганда, әниләр көннәр буе эшкә җигелгәндә балалар күп вакыт йорт эшләре белән шөгыльләнеп, чынлыкта, “урам йогынтысы” астында яши башлый.
Өченчедән, сугышта һәлак булганнарның ятим балалары саны бермә-бер арта һәм бу балалар өчен дә, гаилә өчен дә, җәмгыять өчен дә бик зур каршылыклар йомгагына әйләнә. Гыйльми чыганаклардан күренүенчә, республикада 1943 ел башында караусыз калган балалар саны 2182гә җиткән. 1941 елдан 1945 елга кадәр республикада ятим балалар өчен ачылган махсус йортлар саны – 28дән 130га кадәр, ә анда яшәгән балалар саны 4000­нән 16 300гә кадәр арткан. Алар, әлбәттә, дәү­ләт тарафыннан тиешле күләмдә ярдәм алып яшәгән, аларны мәктәп программасы күләмендә укыту оештырылган, ашату, тәрбияләү эше җайга салынган. Ләкин балалар йортының әти-әниле тулы гаиләдәге шартларны якынча гына да тудыра алмавы билгеле. Бу – ул йортлар балалар торырга бөтенләй яраксыз урын дигән сүз түгел. Әмма балалар йорты, гаиләдән аермалы буларак, икенче төр сыйфатларга ия. Ятимлек кече яшьтән үк баланың физик яктан да, рухи һәм психологик яктан да үсешенә кире йогынты ясавын аерым исбат итүнең кирәге дә юктыр, мөгаен.
Сугышның демографик хәлгә кагылышлы нәтиҗәсенең тагын берсе – балалар санының ныклап кимүе. Без балалар саны кимү буенча республика тарихында булмаган күрсәткечләргә барып чыктык: беренче тапкыр нәкъ менә сугыш елларында туган балалар саны, гадәттәгечә, мең кеше исәбеннән чыгып санаганда, 1940 елда 32,9 бала туган булса, 1945 елда 12,8 тәш­кил итә.
Шушы урында сугышларның тагын бер нәтиҗәсенә тукталмый булмый. Ул да булса – халыкның эчке структурасы, үзәк төзелеше имгәнү. Беренче чиратта күзгә ташланганы – халык составында ир-егетләр санының хатын-кызлар саныннан күпкә кимүе. Билгеле булуынча, табигать шулай корылган: һәрнәрсә башкалардан үзенең эчке төзелеше – составы һәм структурасы белән аерылып тора. Әйтик, диңгез суының тозын алып ташлап, составын үзгәртсәк, ул диңгез суы була алмый. Туфракның структурасы үзгәрсә, аның сыйфаты да үзгәрә. Халык та нәкъ шулай. Структурасы белән составын үзгәртү халыкның сыйфаты үзгәрүгә китерә.
Халыкны өйрәнү фәне – демографиядә халыклар составын җенси һәм яшь буенча төркемнәргә бүленгән пирамида рәвешендә сурәтлиләр. Биредә укучыга ике пирамида тәкъдим итәм. Башта 1926 елда Башкортстан җир­легендә яшәгән халыклар “пирамидасы” рәвешенә игътибар итик.
Пирамида, беренче карашка, идеаль формадагы сурәт: һәр төркемдә кешеләр саны бертигез, кешеләрнең яше арткан саен төркем­нәрдә аларның саннары да бер чама азаеп бара. Гомумән, пирамида гармонияле үсеш ал­ганга охшап тора. Әмма бу пирами­даның да үзенчәлеге бар: игътибар белән карасаң,
10 яшьтән өлкәнрәк төркемнәрдә ир-егетләр саны күзгә күренеп кимегәнен күреп була; нәкъ менә гасыр башыннан ир-егеткә күбрәк караган вакыйгаларның нәтиҗәсе күренеп тора. Икенче яктан, бу пирамида ул чорда балаларның күп тууын һәм күпчелек халыкның 50 яшьтән азрак яшәвен күрсәтә.
Икенче рәсемдә җәмгыятьтә булган фа-җигаләр Русиядә 1959 елда яшәгән халыклар­ның пирамида структурасын никадәр үзгәртүен күреп була. Биредә 1914 елдан 1934 елга кадәр булган революция, Гражданнар сугышы, ачлык кебек аяныч хәлләр, ә соңрак тагын да тирәнрәк яра – Бөек Ватан сугышында югалтулар, пирамидада күрен­гәнчә, халыкның эчке структурасында тирән җәрәхәт булып уелып калган.
Бу җәрәхәтләр, үз чиратында, халыкның демографик төзелешен башкача формалаштыруга китерә. Иң беренче чиратта, бу үзгәрешләр гаиләгә тирән йогынты ясый. Балалар тудырып, аларны кеше итеп тәрбияләүдә төп роль уйнаган социаль институтның “ир” һәм “әти” югалуы, аның составы үзгәрү бе­лән беррәттән, җәм-гыять­тәге роленең дә үзгәрүенә китерә. Гаилә эчендә дә рольләр тамырдан үзгәреп, әни кеше әти урынына яклаучы да, саклаучы да, азык белән тәэмин итүче рольләрен дә башкарырга тиеш була. Ә бу сәбәптән әтисез үскән ир бала гаиләдә бирелергә тиеш булган “әти тәрбиясен” алудан мәхрүм ителә. Асылда, гаилә әйләнә-тирәдә дә, гомумән, җәмгыятьтә дә тулы булмаган статуста яшәүгә күнегә.
Бу гаилә мөнәсәбәтләрен моңа кадәр тарихта булмаган хәлгә куя. Тулы булмаган гаиләләр башкалар белән бер заманда бер авылның бер урамында аралашып яши башлый. Объектив рәвештә килеп туган бу тормыш шартларында тулы булмаган гаиләләрнең саны арткан саен, тулылар азая бара. Асылда халыкның гаиләдә яшәү тарихында яңа бер күренеш туа – гаилә мөнәсәбәтләре моңа кадәр билгеле булмаган тозакка эләгә. Гаиләнең яшәешендә сакланып килгән тулы гаиләдәге ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтне күреп өйрәнү тәҗри­бәсен чит гаиләдә, тулы булмаган гаиләдә алып булмый. Шуңа күрә сугыштан соңгы 50нче еллардан соң аерылышу элеккегә караганда артканнан-арта бара. Нәтиҗәдә ир белән хатынның бергә яшәүгә корылган гаилә тәр­биясе, йогынтысы кими бара. Бу хәл инде, үз чиратында, гаиләләр арасында аерылышулар санының тагын да артуына китерә.
Бу урында гаилә турында күбрәк язуның сәбәбе менә нидә: гаиләдә ир белән хатынның бергә яшәү тәҗрибәсен югалту “сугышның кайтавазы” бу­лып, киләсе буын кешеләренең ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт­лә­ренең катлаулануына, гаиләләрнең күпләп таркалуына китерә. Шуңа күрә гаилә таркалып, аерылышу очраклары сугыштан соң өйләнешкән парлар арасында елдан-ел арта башлый. Ә бу инде тагын да балалар саны кимүгә китерә, халыкның табигый үсеш күрсәткечләрен түбә­нәйтә. Сугыш елларында бигрәк тә ир-егет­ләребезнең саны кимү сәбәбеннән халыкның табигый үсеш күрсәткече 1945 елда 1940 елга караганда дүрт тапкырга, 1926 ел белән чагыштырганда, тугыз тапкырга кимегән, ягъни 1940-45 еллар эчендә туган балалар исәбенә халык саны бары тик 10184 кешегә генә арткан. Сугышның кайтавазы халык санында нәкъ менә шул 10 мең бала үсеп җитеп, гаилә корып, балалар туа башлагач, ягъни 25 ел узгач пирамида сурәтендә күренәчәк.
Бөек Ватан сугышы турында бүгенге көнгә тупланган мәгълүматның күләмен күз алдына китерүе дә авыр. Инде ничә еллар буена барган эзләнүләр нәтиҗәсендә илебез, халкыбыз өстенә төшкән бу гарасат бөтен яклап тирән тикшерелеп тә, аңлатылып та бетерелгәндер кебек. Шулай да һәр гаиләгә кагылган акылга сыймаслык югалтулар, дүрт елдан артык барган бу сугышта уртача һәркөнне 20 меңгә кадәр кешебез һәлак булганын күз алдына китерүе дә авыр.
Ә бит бүген, шушы сугышта батырларча һәлак булган, югалган, бакыйлыкка киткән ватандашларыбызның гомум саны 40 миллионнан да артып китә, дигән мәгълүмат та китап-журналларда һәм Интернет киңлекләрендә йөри. Әлегә кадәр бу мәгълүматны рәсми рәвештә инкарь итеп, тулы һәм дөрес санны әйтүче юк. Бәлки, бу да вакыт үтү белән Бөек Ватан сугышына кагылган вакыйгаларга карата капма-каршы фикерләр әйтелүгә, бу саннарны күбәйтергә тырышуга аз булса да сәбәп булып торадыр. Алай гына да түгел, хәтта безнең армия азат иткән илләрнең кайберләре бу сугышта халкыбызның Бөек Җиңүгә рәсми рәвештә төп өлеш кертүен кире кагып маташуга барып җиттеләр ич.
Минемчә, без, аек акыл белән фикер йөртү мөмкинлеген тулысынча файдалану сыйфатын югалтмаган кешеләр, дошманга каршы көрәштә югалткан ватандашларыбызның һәрберсен бер минут кына хәтерләп торсак та, дистәләрчә ел дәшми торырга туры килер иде...

Равил Насыйбуллин.
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: