Бу сорауга машина йөртүчеләр бертөрле генә фикердә түгел, чөнки кемдер сарыф ителгән бензинны кызганса, кемнеңдер вакыты тар була.
“Автозапуск”лы сигнализация юк икән, автомобильнең җылынганын көтәргә туры киләчәк.
Машинаны кабызып, аны барганда җылыту яклы шоферлар да шактый. Алар туктаган килеш двигательне эшләтеп тору кирәкмәгәнлеген ассызыклый. “Туктап торгандагыга караганда двигатель йөкләнеш булганда тизрәк җылына. Машина акрын барган килеш җылынса, әйбәтрәк”, – ди алар.
Шулай да күп кенә автомобильләр өчен эксплуатация кулланмасында машинаны йөкләнешсез (холостой) эшләп торганда җылытырга киңәш ителә.
Өч вариант бар
Беренчесе: автомобиль тулысынча җылынганчы туктаган килеш җылытып тору.
Икенчесе: биш минут, кардан чистарткан вакыт арасында җылыту.
Өченчесе: двигательне кабызу һәм кузгалып китү.
Түбәндәгеләрне истә тотыгыз!
* Урамда 20 градус салкын булганда хәтта иң яхшы дигән май да (үзлелеге 10W 40) кесәлгә әверелә.
* Биш сәгать салкында торып суынган машина 9 минут буш килеш эшләп торганда антифриз җылына, мич эшләп китә, 15 минуттан цилиндрлар әйләнешләре (оборот) нормаль режимга күчә. Җылыту өчен якынча 300 миллилитр бензин сарыф ителә.
* Машинаны биш минут җылытып, сәгатенә 40 километр тизлек белән хәрәкәт иткән очракта, двигатель 11 минуттан нормаль режимга күчә. Бу вакытта чама белән 500 миллилитр бензин сарыф ителә.
* Әгәр машинаны җылытмыйча гына кузгалып китсәң, 7 минуттан соң гына салон җылына башлый, 10 минуттан соң двигатель нормаль режимга күчә, бензин литр ярым чамасы сарыф ителә. Салкын мотор да авыррак эшли.
* Машинаны кабызыр алдыннан андагы энергия кулланучы җайланмаларның сүндерелүенә инанырга кирәк.
Машинаны кабызганда мич вентиляторын бөтенләй сүндерергә киңәш ителә. Бу аккумулятор бөтен көчен двигательне эшләтеп җибәрүгә юнәлтсен өчен кирәк. Мотор җылынмыйча салонда температура күтәрелми, шуңа да вентиляторны ул җылынгач кына кабызырга киңәш ителә.
* Аккумуляторны кварталга бер тапкыр, бигрәк тә кыш алдыннан, тикшертергә, зарядкага куярга һәм клемма тирәсендәге өске өлешне сөртергә кирәк.
* Көчле суык көтелә икән, бакны сыйфатлы ягулык белән тулысынча диярлек тутырып куярга кирәк. Бу киңәш бигрәк тә дизель ягулыгында эшләүче техникага кагыла.
* Автомобиль беренче тапкырдан кабынмаган очракта, берәр минут чамасы көтәргә һәм яңадан кабызып карарга киңәш ителә.
* Двигательнең поддонын лампа белән җылытырга ярамый.
* Клемма белән аккумулятор бәйләнешен тикшерегез. Ул начар булса, машина кабынмаска мөмкин. Бу көчле суыкта гына түгел, башка һава шартларында да була.
* Суык көнне аккумуляторны җылы урынга кертегез. Ул туңса, машина кабынмаячак. Игътибар! Аккумуляторны җылылык чыганаклары белән җылытмагыз, бу сезнең сәламәтлегегез өчен куркыныч. Аны бүлмә температурасында гына җылытырга ярый.
* Машинаны кабызыр алдыннан ерак һәм якын утларны 20-30 секундка яндырып алыгыз. Бу аккумуляторны “уятып” җибәрер.
* Суык көнне машинагыз кабынмаса, тарттырып кабызып карагыз. Аккумуляторның булган заряды җитәргә тиеш.
* Кыш көне машина кабыза торган җайланмалар да бар. Аларны запчастьләр сатылучы кибеттән сатып алырга мөмкин.
* Кыш көне машина кабынмауга күбесенчә аккумулятор “гаепле” икәнлеген дә онытмагыз.
* Әгәр тәрәзә бозланып каткан һәм кузгалып китү мөмкин түгел икән, “Антилед” дигән сыекча алып куярга киңәш ителә. Аны сиптергәч, тәрәзә тизрәк боздан арчылачак. Моның өчен боз кыргыч кулланырга кирәк. Кайбер шоферлар кышын катмый торган тәрәзә югыч сыекчаны су бөркегечкә (распылитель) салып, шуны сиптерә. Болай эшләгәндә дә боз тизрәк эри.