Рәхмәт
Бу тарихны Иглин районына кияүгә чыгып, шунда гомер итүче авылдашым, “бер мәкаләңә оеткы булсын” дип сөйләде: “Мин килен булып төшкән авылдан Гөлнара исемле кыз 17 яшендә уйнаштан бала тапты. Әти-әнисе хәлле, абыйлары усал-дуамал кешеләр иде, бу вакыйга турында авылда сүз куертырга базнат итүчеләр аз булды. Яңа туган баласын район дәваханәсендә калдырып, үзе Уфага чыгып киткәч, бу хакта бөтенләй “оныттылар”.
Бераздан банкта эшләп, ару гына түл җыйган Гөлнара авылга кәттә машинада кайтып йөри башлагач, аңа караш тагын да җылына төште.
Ул калдырган баланы авылдашлары алды. Берничә ел яшәп тә, бала бәхетенә ирешмәгән бер матур пар аны үзенеке итте. Гайбәт сүзләрдән ерак булырга дип, алар Татарстан якларына ук чыгып китте.
Аннан кайтып торалар иде, билгеле. Алар кайткан саен Гөлнараның гаиләсе, бигрәк әти-әнисе баланы күреп калырга тырышты. Әмма “әни” кеше үзе түгел. Ул, хәтта, улы тәрбияләнгән гаиләне үзенә бурычлы дип саный иде. Үзе кияүгә дә чыкмады, башкача бала да тапмады. Туганнары гаиләләрендә бала туса, аның өчен кара кайгы иде. Беренче булса, түзәрлек әле, ә менә кем икенчегә бәби алып кайтырга җыена, ул – Гөлнараның кан дошманына әверелә.
Бер көнне авылга кайгылы хәбәр килде – Гөлнараның улы үлгән. Аның яңа әти-әнисе баланы авылга алып кайтып җирләргә булган.
Кайгыларыннан шашар чиккә җиткән, кара көйгән бу икәүне зират капкасы янында юатырга чират тезелде, алар арасында Гөлнараның туганнары да бар иде, әмма ул үзе булмады”.
Әнкәй, әллә син хаклы инде... Рәхмәтең шушымы, Гөлнара?
...Бүген район үзәгенә барырга туры килде. Анда әнкәйгә ике тамчы су кебек охшаган апам яши. Аның белән урамга чыксаң, кем генә килеп кочакламый, “Бигрәк әнкәңә охшагансың!” диләр. Олыгайганчы Себердә яшәгән апам аларның күбесен танымый, әмма шулай якын күрүләре аңа бик ошый. Мин дә бәхетле! Вафатыңа күпме еллар үтсә дә, сине онытмыйлар, әнкәй, сагынып сөйләгәндә күз яшьләрен яшермиләр. Шунда Иглин килене булган авылдашым белән дә очраклы гына очраштык. Гөлнараның баласын үстереп, аның үлем хәсрәтен дә кичергән авылдашларының игезәк бала алып кайтуы хәбәре белән уртаклашты ул. Болары – үзләре тапканы, әнкәй, син бит хаклы булмагансың, рәхмәтләр яугыры!
Ләгънәт
Ә бу тарихны Мәскәүдә яшәүче танышым сөйләде: “Эштән кайтып килгәндә тукталышта бер сәрхүш миннән адрес буенча юл күрсәтүемне сорады. Башкалада еш була торган хәл, мин аңа барысын да тәфсилләп аңлаттым. Сөйләшеп торган арада ул татарча сүз кыстырды.
– Әллә син татармы? – дим.
– Әйе, мин Башкортстаннан, – ди бу. Районын әйтә.
Синең туган районыңны, авылыңны әйткәч, артыма утыра яздым.
– Тик миңа авылга кайтырга ярамый шул. Өзелеп ачыкканда үзебезнең пәрәмәчләрне, бәлешләрне күз алдыма китерәм. Кышкы суыкларда зәңгәрләнеп туңган чакларымда әнкәй агарткан мичкә арка терәп торган вакытларны искә алам. Кайтсам да, тотып җәзалаучы булмас та бит, туганнар да урамга куып чыгармас, әмма юлга нидер аркылы төшә. Нидер ул, белмәссең...” – ди ул”.
...Елак кына бер малай булып үсте ул. Ә үсеп җиткәч, бер җаһилга әверелде. Ике тапкыр өйләнде, ике хатынын да кыйнады, диделәр. Түзмәделәр бичаралар, балаларын алып, кайтып киттеләр. Ә ялгызы калгач, ир бөтенләй акылдан шашты, котырынды-котырынды да, әтисе хәләл көче белән салган мунчаны, соңрак йортны да яндырып, каядыр чыгып югалды.
Кайтыр юлга нәрсә аркылы төшә дисеңме? Ләгънәттер ул, туган нигез ләгънәте.
Резида ВӘЛИТОВА.