Безнең балалык еллары һәм үсмер чор сугыштан соңгы авыр вакытларга туры килде. Башта Бөек Җиңү көнен якынайту, соңыннан сугыш яраларын төзәтү максатында авылдашлар, атап әйткәндә, сугыш кырында яраланып кайткан өлкән буын вәкилләре, ирләрен югалткан тол хатыннар һәм ул чактагы 13-15 яшьлек үсмерләр тылда тиңсез каһарманлык үрнәге күрсәтте. Алар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз басуларында, терлекчелек фермаларында бил бөкте, Свердловск сазлыкларында торф чыгарды, Белорет, Молотов урманнарында фидакарьлек, хезмәт батырлыклары күрсәтте. Ачлык-ялангачлык хөкем сөргән заманда без, мәктәп балалары да, читтә калмадык, кулдан килгәнчә эшкә җигелдек. Кышкы айларда – макулатура, язгы көннәрдә иген басуларына сибү өчен көл, металл сыныклары җыю, җәй җитү белән өлкәннәр белән бергә басуларда “хезмәт көне”нә эшләү, мәктәп өчен кышкылыкка утын хәзерләү, урып-җыю кебек тавык чүпләсә дә, бетми торган эш-мәшәкатьләр безнең өстә булды. Өстәвенә, һәркемнең үз хуҗалыгы, үз дөньясы да бар бит әле. Утын-печән хәзерләргә дә кирәк. Җир казу, бәрәңге утырту, утау-күмү, су сибү, өлкәннәр эшкә киткәч, каз бәбкәләрен, тавык чебешләрен карау – барысы да ачлы-туклы үсмерләр иңенә төште.
Үзебезнең авылда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, мин укуны Яңа Ишле авылыннан унсигез чакрым ераклыктагы Җилдәр урта мәктәбендә дәвам иттем. Сигезенче сыйныфта укыганда авылдан берүзем йөрдем.
Ул елларда бүгенге кебек авылдан авылга йөрүче җәмәгать транспорты да, такси хезмәте дә юк иде. Бар ышаныч – үз аякларыңа. Карлы-бозлы көзге яңгыр яуганда да, битне-күзне чеметтерә торган кышкы салкын бураннарда да дәрестән соң һәр шимбә саен мин авылга ашыга идем. Аяк асты коры булганда туганнан бирле җәяү йөрергә өйрәнгән авыл баласы өчен унсигез чакрым ара үтүнең бер кыенлыгы да истә калмаган. Иң авыры – каршы искән салкын җилләр булгандыр, мөгаен. Ә инде җил арттан булган көннәрдә мин үзем белән бер фанер яки ДВП кисәге йөртә идем. Шнур белән аркага бәйләнгән фанер такта җилкән хезмәтен үти. Теләсәң-теләмәсәң дә, ул сине алга таба этәрә.
Буранлы көннәрдә юлдан язуың, адашуың да бар. Җәяүле дә, атлы да андый бәхетсезлеккә очрамасын өчен авыл картлары авыл юлларының ике ягына да утыз-илле адым саен кеше озынлыгындагы тал чыбыклары – маяк кадап чыга иде. Билгеле, маяклы юл – хәвефсез.
Җилдәрдән чыгып, бер чакрым чамасы үткәч, юл аша агып ятучы Кыска елга дип йөртелгән бер матур чишмә бар. Җәйге көннәрдә суы тавык атлап чыгарлык кына булса да, язгы агым сулар өстәлгәч, ул куәтләнә, ургылып ага башлый. Язын төнлә туңдырса да, апрель кояшы үзенекен итә: төшкә таба кар бөтенләй йомшара. Бу сәгатьләрдә инде елга аша үтәрмен димә: тирә-якны су баса, җәяүле өчен юл өзелгән вакыт башлана. Шулай булса да, юлга чыккач, борылып кайту юк. Алга атларга кирәк. Елганың берәр тар урыныннан сикереп чыгу нияте белән бер-ике йөз метр өскә күтәреләм. Анда каен, зирек агачлары үсә. Берәр корыган зирек ботагын сындырып кар өстенә салам да, шунда басып, икенче як ярга сикерәм. Ә берсендә, карның асты су булганмы, мин тездән суга баттым. Нишлисең, шул килеш унсигез чакрым юл үтәргә туры килде. Ярый, авырып ятмадым.
Шул җәйдә күрше малае Гайнулланы да Җилдәргә укырга барырга өндәдем. Ул риза булды, 9-10 сыйныфларда укыганда без аның белән бергә йөрдек, бер фатирда яшәдек. Әйтергә кирәк, җидееллык мәктәпне без утыз ике кеше тәмамлаган идек. Шулардан нибары сигез кеше урта белем алды, калганнары колхоз эшенә җигелде. Без атна саен җәяүләп авылга азык-төлек алырга кайта идек. Дустым велосипедка атланып йөрде. Җир-су коры вакытта икебезнең ике түгәрәк икмәкне һәм башка вак-төяк ашамлыкны велосипед руленә элеп, үргә менгәндә аны этеп, түбән төшкәндә икәүләп утырып төшә идек. Ә кышкы көннәрдә икебезгә бер чана тартабыз.
Җилдәрдә сигезенче сыйныфны тәмамлаган елны җәйге каникул көннәрендә авылдашларым Нәҗметдин һәм Имаметдин Кәррамовлар, тагы да ике егет белән Яңа Ишледән өч чакрым чамасы ераклыкта урнашкан терлек кабул итү пункты – “Заготскот”ка килеп, берничә көнгә көтүче булып эшкә ялландык. Шул көннәр турында бераз язып үтәсе килә, чөнки алар онытылырлык түгел. Без бер атна дәвамында Раевкадагы ит комбинатына дуңгызлар куып барырга тиеш идек. “Старшийыбыз” (ул “Заготскот” кешесе) атлы арба өстендә, безнең арттан яки алдан килә. Ул тәүлегенә бер тапкыр консервалардан аш әзерли, чәй кайната. Калганы – коры-сары. Көндез дуңгызлар артык тискәрелек күрсәтми иде. Тик аларны бик шәп куарга ярамый, бигрәк тә эссе көннәрдә. Алар һәрчак үз җае белән йөрергә ярата, үләнле җирләрдә туктап, ашата-ашата, билгеләнгән маршрут буенча алга атлыйбыз. Истә калганнардан иң авыры – иртәнге салкын чык төшкән сәгатьләрдә бот төбенә кадәр чыланып, төрлесе төрле якка таралган дуңгызлар артыннан чабу булды. Каты борыннар тавыклар кебек үк бик иртә торучан икән. Шунысы да бар: төнге сәгатьләрдә алар да ял итәргә, гырылдап йокларга ярата. Араларында авырлыклары йөз килограммнан артык булганнары да бар иде. Андый зур гәүдәлеләре кешеләрдән бик үк куркып та бармый. Шуңа да төнге салкында бераз черем итеп аласы килсә, йоклап яткан дуңгызларны эткәләп-төрткәләп икенче урынга куып җибәреп, алар җылыткан җиргә үзең килеп ятасың. Дуңгызларга арка терәп, җылынып йокыга талган вакытлар да була иде. Ул чакта инде үзеңне өйдәге җылы юрган астында кебек хис итәсең. Алтмыш-җитмеш чакрым араны без дуңгыз адымнары белән биш көндә үттек. Раевкада эш хакы итеп һәрберебезгә унар сум акча бирделәр (ул дәвердә икмәк уналты-егерме тиен иде). Эшләп алган акча тугызынчы сыйныф өчен китаплар сатып алырга да ярап калды.
Тагы да җәй, каникул көннәре җитте. Бер көнне очраклы рәвештә урамда үзебезнең авылда бергә укыган сыйныфташым Имаметдинне очраттым. Узган ел бергә Раевкага дуңгызлар куып барган көннәрдәге хатирәләр белән уртаклашканнан соң ул кинәт кенә: “Алдагы атнада “Заготскот” сыер малларын Уфага озатырга тиеш. Бер ай барырга, ди. Утыз сум акча вәгъдә итәләр. Мин язылдым. Әйдә бергә барабыз. Сыер маллары дуңгыз түгел бит инде, уйла”, – диде. Өйдәгеләрнең фатихасын алгач, мин дә ризалык белдердем. Җәяүләп булса да барып, Уфаны күрәсе дә килде. Акча да бик кирәк нәрсә.
Көтү, дөресрәге, гурт зур гына, ике йөз баштан артык савым сыерлары, үгез-башмаклар, яшь таналар. Без, гуртчылар, алты егет, җиденчебез – җитәкче. Ул өлкән яшьтәге абзый атлы арбада килә. Сәфәребез алдан билгеләнгән маршрут буенча бара. Юл, башлыча, елга-күл буйларындагы яшел тугайлыклар, үләнгә бай тимер юл янындагы акланнар буйлап бара. Безгә йөкләтелгән бурыч та җаваплы. “Гурттагы һәр баш малны исән-имин Уфага кадәр алып барып, шунда тапшырырга тиешбез. Юлда машиналардан, поезддан аеруча сак булырга кирәк. Берәр хайван тапталса йә югалса, бергәләп җавап бирергә туры киләчәк”, – дип алдан ук кисәтеп куйды җитәкчебез. Шунысы да истә калган, без анда барыбыз да сыер саварга өйрәндек. Мин дә алмашлап ике сыер саудым. Берсенең сөте аеруча тәмле иде. Кырына килеп бассаң, җылы сүзләр белән иркәләсәң, алар тик тора. Безгә өйрәнеп тә беткәннәр иде. Иртәнге салкын һавада суык су белән юыну бик өшетә, шуңа, без сыер савып, бит-кулларны җылы сөт белән юа идек.
Дәүләкән районындагы Агыйдел елгасы буендагы бер авыл янында озак кына булырга туры килде. Бер көнне төшкә таба көянтә-чиләкләрен асып, безнең янга өч-дүрт хатын килеп басты. Күрәсең, алар безнең кемнәр икәнлекне белгән. Уфага терлек куып баручы башка гуртчылар да бер үк маршрут буенча йөри икән. Дәүләкән җиңгиләренең чиләкләре дә буш түгел. Безгә алар яшелчә, пешкән бәрәңге, кайнар кабартма кебек ашамлыклар алып килгән. Без апаларга саудыра торган сыерларны күрсәттек. Бераздан алар мөлдерәмә тулы чиләкләрен кулбашларына салып, безгә рәхмәтләр әйтеп, берәм-берәм килгән юллары белән кайтып китте.
Малларны Уфага исән-имин алып барып җиткердек. Башкалага Агыйдел ярлары буйлап кердек. Ит комбинаты да елгадан бик ерак түгел икән. Шәһәргә кергәч, берничә урам гына үтәсе кала.
Шунысы да истә калган: Уфага керер алдыннан җитәкчебез малларны елгага якын китермәскә, суга төшермәскә боерды. Аның үз сере бар икән. Сыерлар, башмаклар ныграк сусасын, үлчәүгә басар алдыннан күбрәк су эчсен, димәк авырлыгын арттырсын дигән ният белән шулай эшләнүен соңрак аңладык. Чынлап та, Агыйделгә кереп баскач, малкайларның башларын күзләренә кадәр суга тыгып, йотлыгып су эчкәннәре әле дә күз алдында. Билгеле, артым никадәр зур булса, аның өчен акча да шулкадәр күбрәк түләнә.
Шулай итеп, сыер адымы белән утыз көндә йөз җитмеш чакрым араны исән-имин үтеп, малларны кирәк урынга илтеп тапшырдык. Күпме артымга ирешкәнбездер, вәгъдә ителгән булса да, анысын безгә әйтмәделәр. Күрәсең: “Бу авыл балаларына утыз сум биргәч тә, җитәр”, – дип уйлагандыр җитәкчебез. Ярый, аның каравы, башкалабыз Уфада булдык, паровоз күрдек. Электричкага утырып Уфадан Аксён тимер юл станциясенә, аннан соң йөк машинасы өстендә үзебезнең авылга кайттык.
Тагын бер ел үтте, соңгы уку елы да тәмамланды. Кулга өлгергәнлек аттестаты алдык. Арытаба кайда барырга, нишләргә – берәр уку йортына керергәме, әллә колхозда калыргамы, дип икеләнеп торганда бер көнне Раевкага, Уфага бергә мал куып барган авылдашым Имаметдин Кәррамовны янә очраттым. Мин аны Имам дип йөртә идем. Ул район үзәге Кыргыз-Миякәдә укыды. Без аның белән Уфадагы дүртенче техник училищега барырга булдык. Имам кайдандыр ул училищеның адресын тапкан булган. Ул дәвердә яшьләрне авылдан җибәрмиләр иде. Колхоздан белешмә булмаса, паспорт бирмиләр. Ул белешмә артыннан озак йөрергә туры килде. Ниһаять, без Имам белән 1959 елның 25 августында документларны алып, өйдән чыгып киттек. Август кояшы иртәдән үк кыздыра. Икебезнең дә өстә фуфайка. Минем кесәдә үзем эшләп алган утыз бер сум акча. Имамныкы аннан да азрак.
Уфа поездына утыру өчен безгә алтмыш чакрым ераклыктагы Аксён станциясенә барып җитәргә кирәк иде. Ул заманда әлеге кебек автобуслар, таксилар юк. Бар өмет юлда очраган йөк машиналары. Өйдән чыкканда әнкәй: “Улым, Әкчүнгә ашлык ташый торган машиналарга утырырга тырышыгыз”, – дип калган иде. Миякәгә кадәр йөк өстендә утырып бару өчен утыз тиен түләргә кирәк. Тәртибе шулай иде. Безнең һәр тиен исәптә. Миякәгә кадәр бушлай барырга карар иттек, чөнки акча жәл. Шушы ният белән авылның икенче очындагы Кыектау итәгенә килеп бастык. Олы юл шуннан үтә. Биредә йөк төягән машиналар үргә менгәндә бик әкрен бара. Һәрхәлдә безнең кебек яшьләргә, аларга сикереп утыру мөмкинлеге бар иде. Озак та үтмәде, бер машина күренде. Артында кара тузан өермәсе. Киң һәм биек итеп печән төягән машина безнең турыга җиткәч, дөресрәге, тауга күтәрелә башлагач, тизлеген бермә-бер киметте. Безгә шул гына кирәк: икебез берьюлы җитез хәрәкәт белән юан бастырык ярдәмендә кысылган йөк артындагы бауларга ябыштык. Йөк башына менеп, бастырыкка тотынып кына ятарга кирәк булган. Без нигәдер йөк артындагы бауларга ябышып баруны хуп күрдек. Күрәсең, юлдагы чокыр-чакыр саен уңга-сулга чайкалып барган биек печән йөгенең аву куркынычы сагайткандыр. Минем бер аяк бастырык бавы төенендә, икенчесе асылынып тора. Шулай да ике кул белән ныклап тотынгач, машина сикерткәндә егылып калмасмын дип ышанганмындыр. Имам да җаен тапкан: бастырык бәйләнгән ике катлы арканны аерып, шунда кереп кысылган. Төшеп калырлык түгел.
Кыектауга менеп җитү белән машина тизлеген шәбәйтә башлады. Йөк артында күз ачкысыз, тын алгысыз кара тузан. Бер-беребезгә әйләнеп карау, сөйләшү дә юк. Миннән күреп, Имам да иркенрәк тын алу өчен башындагы кепкасын битенә каплаган. Ярты сәгать чамасы шулай тузанга батып, утыз тиенне кесәдә калдырып, Кыргыз-Миякәгә килеп җиттек. Машинадан төшү белән Имам миңа карап көлә: “Негрга әйләнгәнсең бит, тешләрең белән күзләрең генә ялтырый, битең җир кебек кап-кара”, – ди. “Үзеңне бел, синең хәтта күзләрең дә күренми ич”, – дип мин дә аңа кушылып көләм. Өс-башны бераз тузаннан каккалап, район үзәгендәге ашханә бинасына таба атлыйбыз. Ният: урамдагы су колонкасы төбендә бераз башны-күзне юып, Аксёнга иген ташучы берәр машина белән тимер юл станциясенә барып җитү. Бәхеткә, транспорт тукталышында озак көтеп торырга туры килмәде. Тагы да бер сәгатьтән бодай төягән “ЗИЛ” өстендә юлның икенче өлешен дә артта калдырдык. Билет алып, Уфага баручы электричкага утырганда төш кичкә авышкан иде. Икебез дә тәү тапкыр поездда утырабыз, икебезнең дә күзләр – тәрәзәләрдә. Вагон тәгәрмәчләре тук-тук килеп рельслар саный. Очы-кырые булмаган тимерчыбыклар эленгән бетон баганалар тәрәзләрдән караганда соңгы вагонга утырырга йөгергән шикелле күз алдыннан “ә” дигәнче узып, артта калалар. Поезд алга, Уфага омтыла...
Бераздан Раевка, Дәүләкән, Чишмә станцияләре дә артта калды. Вагонда кеше күп түгел, тукталыш саен кереп-чыгып торалар. Ни өчендер билет тикшерүче дә, алда нинди станция булачагы турында әйтүче дә юк. Көн кичегә бара. Дәшми генә һаман вагон тәрәзәләре аша карап барабыз. Зур-зур кирпеч биналар, күпкатлы йортлар да күренә башлады. Иң гаҗәпләндергәне – тимер юл линияләре. Алар үрмәкүч оясындагы җепләр кебек – санап бетергесез. Поезд тизлеген киметүе булды, пассажирлар барысы да диярлек урыннарыннан торып, ишеккә таба юнәлде. Без дә торып бастык. Алар артыннан атлыйбыз. “Бу нинди станция?” – дип сорарга оялабыз, чөнки урысча сорарга кирәк. Без җиргә төшү белән вагон ишекләре шап итеп ябылды һәм поезд китеп тә барды. Без төшкән якта вокзал-фәлән юк иде. Электричка кузгалып киткәч кенә икенче якта “Станция “Дёма” дигән язуга игътибар иттек. Бераз басып торганнан соң Имам: “Апа, без Уфага бара идек, вагоннан төшеп калдык. Уфага моннан еракмы?” – дип сорады оялып кына. Үзе кызыл чөгендердәй кызарды. Мин аны аңлыйм, чөнки тел белүебез бик чамалы. Иң нык курыкканыбыз да шул урыс телен белмәү булгандыр. Татар мәктәбе булгач, без туган телдә укыдык. Хәтта физика, математика кебек төгәл фәннәрне дә татар телендә укыдык. “Ике икең – дүрт” дип тапкырлау таблицасын да үзебезчә өйрәндек. Гаиләдә, урамда, мәктәптә дә бары тик үз телебездә сөйләшә идек. Хәтта урыс теле дәресләрендә дә бергә утырган иптәшләр белән барыбыз да татарча аралаштык. Әгәр инде укытучы сине такта алдына бастырып, өйгә бирелгән эшләрне тикшерә башлый икән, шунда гына урысча җавап бирәсең, белсәң. Ул чакта да йә берәр җөмләне тактага язып, анда ияне табып, астына бер, ә хәбәр астына ике сызык сызасың. Я булмаса, китаптан берничә җөмлә укып, аларны татарчага тәрҗемә итәсең. Шунысы истә калган: бишенче сыйныфта укытучыбыз Бөек Ватан сугышы ветераны Миңниса апа Сатыева ярты сәгать буена һәрберебездән “Он пришёл” дигән сүзләрне әйттереп карады. Утыз баладан нибары өч-дүрт укучы гына дөрес итеп әйтә алды. Калганнарыбыз “он” сүзен татар акценты белән үзебезчә “он” (“о” авазын татар телендәгечә кыска итеп әйткәндә бу сүзнең урысча тәрҗемәсе “мука” була) дип кабатладык.
“Дёма” станциясендә без мөрәҗәгать иткән ак алъяпкыч бәйләгән ханым вокзал буфетында эшләүче булып чыкты. “Егерме минуттан “Чишмә – Уфа” электричкасы килә, барыгыз, билет алыгыз!” – дип каршыдагы касса тәрәзәсенә төртеп күрсәтте. Поезд вакытында килде. Билетта нинди вагонга утырырга кирәклеге күрсәтелмәгәч, вокзал каршысында туктаганына кереп утырдык. Вагонда унлап кына кеше. Поезд кузгалу белән зур тизлектә җилә башлады. Берничә минуттан ул тагы да туктады.
Бер авыз пешкәч, нинди станция икәнлеген сорамыйча төшмәскә булдык. Бу юлы безнең вагоннан чыгучы булмады. Ишекләр ябылу белән поезд тагы да алга омтылды. Тәрәзә аша күрәбез, зур булмаган павильонга “Агыйделнең сул як яры” дип язылган. Алда җырларда җырланган Агыйдел күпере күренә. Аны чыгу белән электричка шәп итеп барган җиреннән тагы да шып туктады. Вагондагылар ишеккә таба кузгалды. Икеләнеп торганнан соң мин пассажирларның берсеннән: “Апа, Уфамы бу?” – дип сорадым. Ул бераз карап торганнан соң: “Уфа! Уфа! Республикабызның башкаласы”, – дип җавап бирде. Без җиргә аяк басу белән электричкабыз тагы да кузгалып китте. Соңыннан билгеле булуынча, тимер юл вокзалына кадәр тагы да ике тукталыш, биш-алты чакрым юл үтәргә кирәк булган. Икенче поезд килгәнне көтеп торырга вакыт юк иде. Ният – күз бәйләнгәнче вокзалга барып җитү һәм төнне анда үткәреп, иртәгәсен дүртенче техник училищены эзләп табу. Инде Уфага килеп кергәч, табарбыз, дип тимер юл буйлап вокзалга кадәр җәяү барырга булдык. Без утырып килгән электричка киткән якка юнәлдек. “Шушы юл үзе алып барырга тиеш”, – дип шпаллар аша сикерә-атлый алга таба йөгерәбез. Каршыга һәм арттан килгән поездларны юлдан чыгып, үткәреп җибәрәбез. Бер сәгать чамасы барганнан соң, ниндидер складлар, төрле тимер-томыр, тартмалар өелгән база кебек урынга килеп җиттек. Ул чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган иде. Без килгән рельслар анда башка линияләр белән кушыла. Юлдан язмас өчен, дөресрәге, аны югалтмас өчен чәнечкеле тимер капка астыннан кереп, рельслар буйлап йөгерүне дәвам итәбез. Кояш баер вакыт та җитеп килә. Тагы да берничә склад, шундый ук биек тимер коймалар һәм вагон ремонтлау биналары да артта калды. Безне туктаткан, каршыга килгән кеше очрамады. Алда тәрәзәләренә пәрдә эленгән, эчендә кеше яшәгән вагоннар да күренә. Караңгы төшкәнче вокзалга барып керү теләге белән һаман алга таба йөгерәбез. Бераз баргач, гаҗәеп күренешкә тап булдык. Күз күреме җирне биләп алган тимер юл рельслары, алар өстеннән салынган озын, биек күпер хәйран калдырды. Биредә электричкалар, йөк һәм пассажир вагоннары, тепловозлар... Уң якта зур ишек күренә. Анда җанлылык – кешеләр бертуктаусыз кереп-чыгып тора. Ниһаять, без эзләп килгән вокзал! Андагы зур зал кеше белән шыгрым тулы, утыру түгел, басып торырга да урын юк иде. Арлы-бирле каранып йөрегәннән соң, тышка чыгып, вокзал ихатасындагы мәйданнан урын эзлибез. Андагы эскәмияләр дә буш түгел. Караңгы төшеп килә. Ул дәвердә вокзалга каршы гына унбиш-егерме метр биеклектә текә генә тау, дөресрәге, калкулык бар иде. Шунда менеп, биек булмаган койма аша сикереп кердек тә, өйгә сөяп куйган ике тактаны җиргә салдык һәм беребезнең фуфайкасын аска, икенчебезнекен өскә ябынып, песи балалары кебек йомарланып, бер-беребезгә сыенып йокыга талдык...
Минҗан ЗАРИПОВ.
(Дәвамы бар).