+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Аварияләр саны кимесә дә...

Ел башыннан республикада юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булучылар саны арткан.

Аварияләр саны кимесә дә...
Аварияләр саны кимесә дә...

Узган атнада республика юлларында 61 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 12 кеше һәлак булган һәм 73 кеше зыян күргән. Ел башыннан 1157 юл вакыйгасы теркәлгән (узган елның шушы чорындагыдан 277 авариягә кимрәк). Аларда 1414 кеше имгәнгән (318 кешегә азрак) һәм 154 кеше һәлак булган (33 кешегә күбрәк).

Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре ─бәрелешү, юлдан чыгып очу, транспортның әйләнеп каплануы һәм кеше таптату. Узган атнада исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен 400 кеше тоткарланган. Аларның сигезе─ юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче. Ел башыннан машинага исерек килеш идарә иткән өчен 7414 кеше тоткарланган, шуларның 109ы авария ясаган.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Стәрлебаш районындагы юл-транспорт фаҗигасенең сәбәпләрен ачыклый. Авария Кыргыз-Миякә –─ Стәрлебаш автомобиль юлының 49нчы километрында булган. Анда “ВАЗ-2110” автомобиле юл читенә чыгып очкан һәм бетон коймага бәрелгән. Авариядә шофер һәм аның пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булган, икенче пассажир төрле җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә китерелгән.

Бөре районындагы авариядә тагын бер кешенең гомере өзелгән. Авария Уфа –─ Бөре –─ Яңавыл автомобиль юлында теркәлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, 41 яшьлек шофер, “Шевроле Круз” автомобиле белән идарә иткәндә, электр баганасына килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә пассажир ашыгыч медицина ярдәме килгәнче җан биргән, төрле җәрәхәтләр алган шофер һәм икенче пассажир – медицина учреждениесендә.
Тагын бер коточкыч авария Шаран –─ Яңа Балтач –─ Андреевка автомобиль юлының 17нче километрында була. “Лада Приора” машинасы юл читенә төшеп, яна башлый. Руль артында машина йөртү таныклыгы булмаган 20 яшьлек Артур утырган. Транспортта аның 18 яшьлек сөйгән кызы Арина һәм 21 яшьлек Екатерина була.

Авария урынына янгын сүндерүчеләр килә, аларга янган машинаны сүндерү өчен 15 минут таләп ителә. Ләкин Артур һәм Арина алар килгәнче һәлак була, Екатеринаны дәваханәгә алып китәләр.

Һәлак булган яшьләр икесе дә Шаран районыннан. Артур вахтачы булып эшләгән. Ул бер ел элек армиядән кайткан, машиналар белән мавыккан, аның социаль челтәрдәге битендә аларга бәйле язмалар бик күп. Шуңа карамастан, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, егетнең беркайчан да машина йөртү таныклыгы булмаган.
Екатеринаның гомере булган икән, ул авыр җәрәхәтләр алмаган. Дәваханәдә тикшергәннән соң, аны дәвалану өчен өенә кайтарып җибәргәннәр.
Бу фаҗигале хәлләр укучыларыбызга сабак булсын иде. Юл битарафлыкны гафу итми. Автомобильгә идарә иткәндә сак булырга, бөтен кагыйдәләрне төгәл үтәргә, тизлекне арттырмаска, тиешсез урында узарга чыкмаска кирәк. Әлбәттә инде, алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утыру катгый тыела!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: