-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
26 август , 10:40

Йолдыз кителеп төшә, ә батыр исән кала

Дәһшәтле сугыш елларында Гаффан Әбелмахиян улы Әхмәтҗановны шушы ордены ниндидер бер могҗиза белән саклап калган булса, аның изге догалары яудашларына рухи көч биреп тора. Бу хакта бүген, әтиләренең тууына 100 ел тулган көннәрдә, җиде баласы һәм бихисап оныклары аны олы хөрмәт белән искә ала.  

Йолдыз кителеп төшә, ә батыр исән кала
Йолдыз кителеп төшә, ә батыр исән кала

Гаффан Әбелмахиян улы 1924 елның 24 августында Ярмәкәй районының Түбән Карамалы авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Ә 1942 елның августында, унсигез яше тулыр-тулмастан илне дошманнан азат итәргә китә. Туймазыдан якташлары белән бергә озаталар. Әхмәтҗановка үзе белән бергә авылдан атларны алып бару бурычы да йөкләтелә. Шушы рәвешле алар 138нче Гвардия кавалерия полкы составында сугышка керә.


Бөек Ватан сугышында Әхмәтҗанов чын батырлык үрнәге күрсәтә. Өстәвенә, кулыннан килмәгән эш булмый. Ул көйләүче дә, элемтәче дә була, күпмедер вакыт разведкада да хезмәт итә. Әйтергә кирәк, фронтта элемтәне берөзлексез сафта тоту зур җаваплылык таләп итә. Монда җитезлек тә, зирәклек тә, уңганлык та ярдәмгә килә. Бу җәһәттән Гаффан сер бирми. Дошман тылына чыгып, бер төркем фашистларны юк итеп, кирәкле “тел”не дә кулга алырга өлгерә. Илебезне дошманнан азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен Әхмәтҗанов “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә. 1943 елның ахырында ул каты контузия ала. Госпитальдән соң башка частька җибәрелә. 1944 елга кадәр – беренче, аннары икенче Украина, Төньяк Көнбатыш һәм Прибалтика фронтлары составында сугыша.


Гаффан Әхмәтҗановның фронттагы мәргәнлеге турында да якты хатирәләр саклана. Аны бик яхшы снайпер булган өчен дә хөрмәт итәләр. Шуның аркасында үзен дә чак-чак атып үтермиләр. Чөнки ул гел алгы сафта була. Берчак шулай командиры: “Алга!” – дип әйтүе була, болар алга ыргыла, шул арада кире приказ була, артка чигенәләр. Үзенең хатасын таныпмы, командир: “Әхмәтҗановны атарга!” – дип оран сала һәм моны атарга да алып китә. Шул арада бер солдат бу хакта өлкәнрәк командирга хәбәр итеп өлгерә. Тегесе атам дигәндә өлкәнрәк командир аның пистолет тоткан кулына атып өлгерә. Гаффан исән кала. Ә менә бер алышта дошман пулясы Гаффанның гимнастеркасына беркетелгән Кызыл йолдызга эләгә. Йолдыз кителеп төшә, ә батыр исән кала.


Мәргән атып бәргән, диләр. Кызу канлы һәм курку белмәс була ул. Әмма күңелендә йөрткән изге догалары сабырлык һәм түземлек үрнәгенә ия булуы турында да сөйли. Гаффанга, аның догалары ярдәмен тоепмы, хәтта сугышка кергәндә командиры: “Ахметзянов, читай! Читай!” дигән команда биргән. Ә алышлар туктап калганда: “Ахметзянов, не балуй!” – дип, догалары өчен, янәсе, шелтәләп тә куя торган булган.
Икенче фронт ачылганнан соң аларны Япония белән сугышка ташлыйлар. Аннан ул 1947 елда гына туган якларына әйләнеп кайта. Күкрәген “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре бизәсә, тәненә 56 данә пуля ярчыгы кергән була. Шуларның җидесе – йөрәк тирәсендә, калганнары – умыртка сөяге янында, аякларына, күз кабагына кереп, гомерлеккә шунда калалар. Хәтта табиблар да аларга тимәскә куша. Үзе ул сызлануларга бирешмәскә тырыша. Моны инде һич арттырусыз сабырлык һәм түземлекнең күркәм үрнәге дип атарга була.


Әхмәтҗанов тыныч тормышта да язмыш сынаулары аша үтә. Күп алар. Әмма аның күркәм табигатьле, җор сүзле һәм эшчән булуы барлык авырлыкларны җиңеллек белән җиңеп чыгарга булышлык итә. Моңа өстәп, ул оста биюче һәм җырчы да була. Шуңа да тыныч тормышта беренче көннән үк клубка җитәкчелек итү бурычын йөклиләр. Соңрак ул таш та чыгара, колхозда терлекчелек тармагында эшли.
Туган авылындагы чибәр, эш сөючән һәм рәхим-шәфкатьле Тайбә Шатдин кызы белән гаилә корып, җиде балага гомер бирәләр. Сугыш һәм хезмәт ветераны Гаффан Әбелмахиян улы сызлануларын баса-баса, гомернең үрләренә менеп, 75 яшен билгеләү бәхетенә ирешә. Хезмәт ветераны һәм “Герой ана” медале иясе Тайбә Шатдин кызы гомер көзенә кадәр аның янында була. Олы гаиләнең башлыгы соңгы көннәрендә кызы Рәмзиләнең тәрбиясендә булып, кадер-хөрмәттә бакыйлыкка күчә. Барлык балалары да: Кәнзел, Кәнзия, Рузилә, Гаяз, Рәшәт, Фәнзел һәм Рәмзилә әти-әниләренә авыр чакларда да ачлыкка интектермичә, яратып һәм җан атып үстергәннәре, укытып чыгарганнары өчен олы рәхмәтләрен белдерәләр. Бүген инде нәсел агачы тармакларына ундүрт оныкның һәм унсигез оныканың исеме өстәлгән. Бер оныклары әле күптән түгел генә махсус хәрби операция зонасыннан кайткан, тагын икесе картәтиләре үрнәгендә илебезнең иминлеге өчен көрәштә. Якыннары бүген аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, әти-әниләренең рухына изге догаларда кала.

Рәзилә НИЗАМОВА.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: