“Җаным китек. Монда син юк. Шул бәла...”
Мостай Кәрим.
Сихерләгәндәй шулкадәре дә кодрәтеңнең барлыгын элек белсәм, сиңа карый бер адым да атламас идем мин, Дүртөйле! Кереп күрмәгәч, оҗмахка тиңләү килешеп җитмәс иде дә, иллә мәгәр Шәехзадә Бабич үзе “бездә тиңсез сәхрәләр, сәхрәләр – җәннәт алар”, дип кабатлап торгач, ышанмый да хәл юк. Татар-башкорт әдәбиятының нур сибүче йолдызы булып балкыса да, шагыйрь бу җирдә өнен ачкан, телен тапкан, йөрәккенәсен ярсыткан бит әле. Биредә Агыйделнең дугаланып Камага, димәк, олы Идел тарафларына юнәлгән урыны, монда мине һәр мизгелдә саташтырган Әңгәсәк наратлары, мул уңыш бирүче басулар, йөрәкне өзгәләгән сылулар, гомерләре дастан булырлык ир-егетләр...
Күптәнге дустым, асыл журналист Хәмит Нәбиевның иҗатын күп еллар инде күздән яздырмыйм. Әсәрләренең телен бүтәннәрнеке белән бутау мөмкин түгел, вакыйгалар – тормышныкы. Сиземләү иләген үткән. Хәмит Миңнехәмәт улы күз камашырлык бизәкләр сипми, мактаулары тыйнак. Әмма укучы гамәлләр, уй-фикерләр аша телгә алынган кешенең чыннан да әйбәт икәнлеген, намусына тугры калырын, авырлыкларга буй бирмәсен аңлый. Башлангыч очеркы, хәтерем ялгышмаса, “Хезмәт батырлыгы” дип аталган җыентыкта басылган иде. Автор егермесен узып кына өлгергән егет иде. Журналистлар берлегенең җаваплы сәркәтибе Давид Гальперин картның сүзләрен онытмыйм:
– Карале, бу егеттә нәрсәдер бар бит...
Күрдем. Таныштым. Дуслаштык. Шулай ук, аң якын күргән Җәмил Вәлиевтан соң Дүртөйле район гәзитен җитәкләүгә килгәч, аерылмас булдык. Мөхәррир сыйфатында утыз ел эшләп кара әле! Хәмит Нәбиев чорында “Юлдаш” язма иҗатта да, полиграфик-техник җәһәттән дә реформалау үзгәрешләре түгел, бәлки, революцион күтәрелеш дәверен үтте. Үсеш баскычларын санарга була, әмма аларның исәбенә чыгу җиңел түгел. “Юлдаш” гәзите коллективының эшеннән тәссоратларны: “Гаҗәпләнүдән – соклануга кадәр” дип әйтүем дә арттыру булмады. Үзем мөхәррирлек иткән “Известия Башкортостана” гәзитендә Хәмит Нәбиевның Назар Нәҗми турында “Шагыйрь күкрәгеннән ургылучы чишмәләр” дигән мәкаләсе басылган иде. Шәп әйбер булды ул! Хәер, каләмдәшем һәм дустым йөрәгеннән сибелүче әсәрләрнең Мәскәү, Ленинград, Казан, Свердловск басмаларында чыга торуын, әлбәттә, белеп йөрдем. Мактаулы исемнәр, лауреатлык та Хәмитне урап үтмәде.
Байтак еллар республика басмаларында эшләү мине Дүртөйленең асыл затлары белән таныштырды һәм якынайтты. Районның уйлап эшли торган сәләтле җитәкчесе Рәзил Мусин, илаһилаштырган рәисләр Рифхәт Еникеев, Хәниф Вәлиев, Мөнәвир Галиев, Хәвис Каюмов, нефтьче Флүр Хатмуллин, яуларда чыныккан Мөхлис Шакиров, мөгаллимнәр Фәүзия апа белән Вил Казыйхановлар – барысының да исемнәрен бүген атап әйтә алмасам да, алар һәммәсе дә хәтеремнең иң түрендә.
...Рәзил Мусинга сиксән тулыр иде. Ләкин шушы “иде” сүзе аңа һич килешми. Дүртөйлелеләр хәтерендә ул — яшь, дәртле, үзеннән соң изге эшләр һәм якты хәтер калдырган кеше. Хәтерләүчеләр булган вакытта кеше үлми дип әйтүчеләр хаклыдыр. Аны һаман да теремек, иртән-иртүк Коммунистик урамыннан (хәзер ул Мусин исемен йөртә) эшкә ашыгыр, Ленин исемендәге мәйданның хәзерге купшы рәвеш алуын сынаулы караш белән күз алдыннан үткәрүен күрер. Дүртөйледәге күп үзгәрешләрне халык районның хәзерге җитәкчесе белән бәйли. Шундый ук дәрт, тынгысызлык, карарларны тиз, әмма җентекле уйлап кабул итү.
Элекке җыйнак, җылы өйдә аның акыллы һәм ачык йөзле хатыны Сәбилә Моталип кызы яши. Бергә үткәргән тормышның һәр мәлен кадерләп саклый. Биредә балалар үсте, ныгыды. Алар өчәү, тормышта урыннарын тапкан, нәсел данын югалтмый.
Ә төптәрәк, каеннар арасында, партия район комитеты бинасы күренә. Шунда аның тынгы белмәс асылы тормышка ашты, яшәвенең мәгънәсе күренде. Әгәр диварлар ишеткәннәрен җиткерә алса, анда нинди бәхәсләр купканын, карарлар кабул ителгәнен раслар иде.
Хезмәттәшләр. Кемне генә телгә алма, затлы шәхесләр. Беренче карашка коры холыклы Владислав Заволокин, энциклопедик белемгә ия, Есенинны тулысынча яттан укучы кеше. Ә соң Ильяс Исламгулов? Идеолог, фронтта авыр җәрәхәтләр алган сугышчы, орденнар кавалеры. Әхлакый-этик сыйфатларын, тормышта үз-үзен тотышын белгәнгә, аны районның беренче номерлы коммунисты дип юкка гына атамаганнардыр. Мөхлис Шакиров, ул да офицер-фронтовик, авырлыкларны күп кичергән кеше.
Әйе, кадрларны сайлап алу, тәрбияләү, тиешле урынга тәгаенләү һәрвакытта да җаваплы эш булды. Аны кулдан ычкындыру һич тә ярамады. Тәҗрибәле, сугыш утын кичкәннәргә алмашка сәләтле яшьләр үсеп җитте. Ринат Хәйруллин, Ирек Камалов, Рәис Шакиров, Фәгыйть Галиев, Альберт Дәүләтбаев, Кәрим Рәкыйпов, Хәмит Мөхәммәтҗанов, Валерий һәм Ревенир Сираевлар, Рәшит Әхмәтов, Рамил Хәсәнов, Марат Хафизов, Фәрит Карманов, Ришат Бакиров һәм башка бик күпләр. Алар үзләрен Мусин мәктәбен үтүчеләр дип әйтә ала. Укытучыларына тугрылык – гомерлеккә. Аны хәтердән җуярга ачыктан-ачык маташучылар булуга карамастан...
Шәһәрнең төп мәйданына туган якны өйрәнү музееның киң тәрәзәләре карый. Аның төзелеше беренче секретарьның күзәтүе астында барды, аңа материаллар туплауда, экспозицияләр эшләүдә катнашты. Кайберәүләр моны “түрәләр шөгыле түгел” дип исәпләсә дә, Рәзил Мусин яңа музейлар булдыруны яклый килде, чөнки, аның инануынча, олыларны хөрмәт итү, тарихны белү шуннан башлана, яшь буын бездән яхшырак һәм акыллырак булырга тиеш. Интернациональ дуслык, икмәк музейлары шулай төзелде, алар мәктәпләрдә һәм авыл мәдәният йортларында ачылды.
Шәһәрдә һәм күп кенә авылларда да, иң күп төзелеш эшләрен “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе алып барды. Беренче секретарьның аркадашы, дусты һәм якташы, идарәнең элекке начальнигы Флүр Хәтмуллин менә шулай хәтерли:
– Рәзил Мусин турында нәрсә әйтергә? Аның исеме үк күпне сөйли. Кешедән башкарылган эшләре кала. Дөрес түгелмени? Дүртөйледәге биек-биек йортлар, авыллардагы асфальтлы урамнар, мәктәпләр, балалар бакчалары – санап бетерерлек түгел. Алар район җитәкчесенә куелган һәйкәлләр кебек. Ә халык хәтере?
Һич икеләнми шуны расларга мөмкин, ул күренекле хуҗалык, партия һәм җәмәгать эшлеклесе булды. Партия съездлары делегаты итеп сайлануы һәм республика Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары вазыйфасына тәгаенләнүе дә очраклы түгел.
Әйе, ул вакытта районда искиткеч рәисләр корпусын туплау мөмкин булды. Исемнәренә генә игътибар итегез: Хәниф Вәлиев, Вәгыйзь Хәйруллин, Әлзәм Сәйфуллин, Хәвис Каюмов, Наил Бигаев – колачлы фикер йөртүче, уртак эш өчен янып йөрүче кешеләр.
Хуҗалык җитәкчесе Рифхәт Еникеев, кадрлар җитми башлагач, диплом эшләре яклар алдыннан агрофакка бара һәм Тәкәрлек авылы егете Әлзәм Сәйфуллинга туган колхозына кайтырга тәкъдим итә. Ә ул Рәзилне дә бергә алырга теләк белдерә. Зирәк акыллы Рифхәт Салихҗан улы дусларда хаталанмый. Эшчән яшьләр эшкә дәртләнеп тотына. Әлзәм Төхфәтулла улы соңрак “Маяк” колхозы рәисе булып китте, аны алдынгы хуҗалыклар рәтенә күтәрде, фәнгә дә өлгерде, район авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләде, Дәүләт думасы депутаты итеп сайланды. Кызганыч, икесенең дә гомере фаҗигале өзелде.
Хаталануым да мөмкин, әмма шул чорда ук Әминев яшь агроном Мусинны хәтер сандыгына салып куйгандыр, дип уйлыйм.
Еникеев мәктәбен үтү һәркемнең дә кулыннан килмәгән. Үз-үзенә ифрат таләпчән, анык сүзле, буш куыкларны һәм тел бистәләрен күрә алмаган Рифхәт Салихҗан улы башкалардан да шуны таләп итә. Гомумән, Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Еникеевның бәһасен яулау һәркемнең дә акылыннан килмәгәндер.
Шөһрәтле рәис Рәзил Мусинның хуҗалык эшлеклесе, сәяси шәхес буларак күз алдында формалашуын күреп йөргән. Мәсьәләләрне шундук хәл итә белсә дә, ул алдагы адымнарны да төсмерли алган. Яшь, дәртле агроном тормышта каушамый атлаган, уңышларны да, кыенлыкларны да күтәрә белгән. Утызы тулар-тулмастан — колхоз рәисе, күп тә үтмәстән – район Советы башкарма комитеты җитәкчесе. Мәскәүдә уку. Кайткач, өлкә комитетта бераз эшләп алу һәм, ниһаять, Дүртөйледә беренче секретарь. Күтәрелеш соклангыч, очыш нинди булыр?
Хәзер ул юк. Ләкин башкарган эшләре калды. Районы һәм шәһәр тарихына ул чыннан алдан баручы булып кереп калды. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчелек белән танышлыгын хәтерләп тормыйк. Ләкин Мостай Кәрим, Назар Нәҗми белән дуслыгы – һәрнәрсәдән кыйммәт. Ул үзен чын Дүртөйле егете дип исәпләде. Биредә эшләде, яшәде, балалары үсте, гаиләдә бәхетле булды. Һәр нәрсәне ул ихлас күңел белән, бирелеп эшләде.
Марсель Котлыгалләмов.