+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 октябрь 2014, 03:00

Җәйнең чибәр чагында

Бу мәкаләнең язылу тарихы кыскача болай: олуг әдибебез Сәйфи ага Кудашның 90 яшьлек юбилее якынлашкан көз иде. Бик сирәкләргә эләгә торган мондый вакыйганы без гәзит битендә алдан ук яктыртуны хуп күреп, аның хакында матур сүз әйтер кешеләрне барлый башладык. Бер очрашуымда мин Сәйфи агадан туп-туры сорадым: “Сезнең кайсы татар язучы-шагыйрьләре белән дустанә мөнәсәбәттә яшәгәнлегегезне беләм. Ә менә атаклы зыялылардан “якын аралашабыз” дип, кем исемен атар идегез?” Ул шунда ук: “Әлбәттә, иң тәүләп Бакый Урманчены”, — дип җаваплады. Һәм мин телефоннан бәйләнешкә чыгып, аның җәмәгате Флора ханым аша Бакый агадан борынгы дусты Сәйфи Кудаш хакында бер җылы сүз язып җибәрүен үтендем. Һәм озак та үтмәстән шушы мәкалә килеп тә төште, төп-төгәл утыз ел элек “Кызыл таң” битендә дөнья да күрде. Читтән торып танышу тиздән күзгә-күз очрашуга бик яхшы сәбәп тә булды. Юбилей кунагы сыйфатында Уфага килгәч, Бакый ага һәм Флора ханым белән кунакханәдә ике кич буе сөйләшеп утыру сөенечен кичердем мин. Әлеге эчкерсез вә гыйбрәтле сөйләшүләр “Чәй янында кордык әңгәмә” дигән баш астында тиздән укучыларыбызга да барып иреште. Безнең бәйләнеш алар Казанга кайтып киткәч тә өзелмәде. Якты бәйрәмнәр уңаеннан котлау открыткалары аша сәламләшеп тордык. Флора ханым ул вакытта Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгара башлаган күптомлы “Татар халык иҗаты” җыентыгын төзү буенча мөхәрририят әгъзасы иде. Шуларның ике томын почта аша ул миңа юллады. Үзе төзеп-җыеп чыгарган “Дастаннар” томында аның җылы култамгасы да тора: “Талантлы шагыйрь һәм бик уңган журналист Рим Идиятуллинга тирән ихтирам һәм изге теләкләр белән Флора Әхмәтова. 17. 12. 84”.

Егерменче гасырның күркәм вә шан-шәрәфле, зыялы-затлы, ихтирамлы-игътибарлы олуг затлары белән очраштырган елларымны бүгенгәчә сагынычлы сөенеч белән искә алып утырам. Гүрләренә кояш нурлары төшсен!
Юк, мин сүз очын югалтмадым. Мөшкәдә — асыл зат Сәйфи ага Кудаш исеме. Аның данлыклы кызы Сөембикә апа Кудашева үтенече белән Сәйфи ага хакында язу хыялын һаман да чынга ашырырга форсатым чыкмаганлыктан, аның мәшһүр замандашы һәм дусты Бакый ага Урманченың шушы мәкаләсен бүгенге укучыларыбызга җиткерүне кирәк таптым.
Читайте нас: