Шагыйрь күзе, күрмәс җирдән энҗе-мәрҗән эзләп тапкан мисыр күгәрчене кебек, кеше күңеленнән барлык җисем-әйберләрдән, дөнья киңлегеннән поэтик гәүһәр чүпли. Алар халык телендә, җырларда, мәкаль-әйтемнәрдә, әкият-риваять-ләрдә дә күп. Димәк, шигъри энҗене шагыйрьгә иң әүвәл халык үзе бүләк итә.
Бәйрәм ашы – кара каршы. Шагыйрь, халык иҗат иткән поэтик энҗеләрне дә ныграк ипләп-сипләп, матурлый-матурлый, мәгънәсен тирәнәйтеп, аның үзенә кире бирә. Зур шагыйрь, азык көтеп авызын ачып торган кош баласыдай, халык иҗат иткән поэтик табышлар белән генә канәгатьләнми. Ул әсәрнең идея-эчтәлеге, җаны-каны, сәнгатьлелек дәрәҗәсе таләп итсә, халык телендәге поэтик бизәкләргә үзе дә яңа төсләр өсти. Әгәр бу да канәгатьләндермәсә, үзе яңадан-яңаларны иҗат итә. Мондый үзенчәлек сүз сәнгате осталарының беренче әсәрләрендә үк күзәтелә. Мостай Кәримнең 1936 елда язылган “Дулкыннар” шигыренә игътибар итик.
Апрель киче зәңгәр пәрдә тарта. Идел битенә төн сыена. Аксыл айның тонык нурларыннан дулкыннар көмешләнә һәм алар, сикерешеп, уйный башлый. Шагыйрь — көймәдә. Ул шаян дулкыннарга гашыйк. Ишкәкче дусты тиз арада ярлар белән араны ерагайта. Ә язгы Идел, бөтерелеп, ага да ага. Дулкыннар көймәгә үрмәли. Бу үзенчә бер поэтик күренеш-манзара. Ни өчен яза моны шагыйрь? Гаҗәеп бай, матур, хозур табигатьле Башкортстан җиренең бер күренеш мизгеле белән укучыны ул ләззәтләндерергә, сихерләргә телиме? Анысы да кирәк. Табигать гүзәллеге күңелгә рухи байлык, эстетик гүзәллек өсти. Шулай да шагыйрьнең әйтәсе килгәне ул гына түгел. Аның мәгънәсе тирәнрәк. Ул яшьлек матурлыгы турында җырлый. Канатларын каккан дулкыннар аңа яшьлегедәй матур күренә:
Язгы Идел бөтерелеп ага,
Дулкын көймәбезгә үрелә,
Канатларын каккан шул
дулкыннар
Яшьлегемдәй матур күренә.