Г. Тукайга багышлап китаплар нәшер итәргә омтылышлар да булган. Гаяз Исхакый мәгълүматына караганда, мәсәлән, Харбинда журналист һәм әдип Хөсәен Габдүш шагыйрьнең вафатына 20 ел тулу уңаеннан ниндидер рисалә бастырып таратуын яза. Әмма ул китап әлегә безгә билгесез кала.
1933 елда Токиода матбагаи исламиядә Г. Тукайның “Мәҗмугаи асар”е биш китап итеп бастырыла (хакыйкатьтә беренче күптомлыгы!).
Г. Исхакый “Яңа милли юл” журналының 1932 елгы 11нче санында бастырган мәкаләсендә болай яза: “...хәзерге көндә Тукайның аерым әсәрләрен бастырып булса да, аның “Мәҗмугаи асаре”н бастырырга безнең мөһаҗәрәттә матди көч юк дигән фикердәбез. Аның кайбер әсәрләрен аерым-аерым бастыру һәм Тукайга багышлап бер китап, бер мәкалә җыентыгы чыгару эше кала. Тукайдан соң үткән ел безнең тарихыбызда бик мөһим урынны тотканга, бу дәвердә Тукайның ролен һәм халыкның аңа карашын күрсәтә торган мәкаләләр җыентыгын туплар өчен безнең гыйлем, әдәбият әһелләренең кыйммәтле язулары кирәк булган кебек, аның басылуы һәм таралуы өчен дә һиммәтле (кайгыртучанлык күрсәтүче) милләттәшләребезнең матди ярдәмнәре кирәк”.
Г. Тукайның вафатына 25 ел тулу уңаеннан 1938 елда Мукден шәһәрендә “Габдулла Тукай” дигән китап нәшер ителә. Ул Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татар мөселман-нарының дини, милли мәркәз мәгариф шөгъбәсе тарафыннан төзелә. Күләме 98 биттән гыйбарәт булып, эчтәлеген унике мәкалә, шагыйрьгә багышланган биш шигырь, Тукайның үзенең өч шигыре һәм Хәбиберахман Зәбири истәлегеннән өземтә тәшкил итә. Китапның тышлыгында әдипнең “Үз-үземә”сеннән шундый юллар китерелгән:
Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.Бу китапның басылып чыгачагы турында “Милли байрак” гәзите 1938 елгы 22 апрель санында игълан итә. Ул 1939 елда да Г. Тукайны искә алу кичәсендә сатыла.
Бу китап әүвәл Американың Калифорния штатындагы Сан-Франциско шәһәрендә яшәгән Салих һәм Шәмсия Апакайлар карамагында була. Язучы Батулла аларда булганда, аңа бүләк итеп бирәләр. Әдип исә аны безгә тапшырды һәм мәҗмуга хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана.
Бу уңайдан әлеге могтәбәр затларның тагын бер игелекле гамәлләрен әйтеп үтү дөрес булыр: Г. Тукайның Токиода нәшер ителгән мәгълүм “Мәҗмугаи асар”ен үзләренең хосусый китапханәсеннән Казандагы Тукай музеена бүләк итәләр.
Биредә шуны басым ясап әйтергә кирәк: Тукайга багышланган бу җыентыкның Мукденда басылып чыгуы очраклы хәл түгел. ХIХ йөз ахырында, аеруча болгавыр 1917 елдан соң, дөньяның төрле кыйтгаларында татар диаспоралары оешып җитә. Германия, Япония, Польша, Финляндия, Төркия, Корея, АКШ һәм башка илләрдә барлыкка килгән татар колонияләрендә милләттәшләребез мәчетләр төзиләр, мәктәпләр ачалар, әдәби-музыкаль кичәләр уздыралар, спектакльләр куялар. Кыскасы, чын мәгънәсендә милли мохит тудырып, тулы канлы тормыш алып барырга омтылганнар. Әлбәттә, гәзит-журналлар һәм китаплар нәшер итмичә, моңа ирешеп булмаганын милләттәшләр бик яхшы аңлаганнар.
Ерак Кытайдагы милли-мәдәни оешмалар да моны төптән аңлап эш иткән. Шунысы игътибарга лаек, Тукай җыентыгы белән бер үк вакытта, ягъни 1938 елда, Мукденда тарихчы, әдәбиятчы һәм җәмәгать эшлеклесе Г. Батталның да “Төрек-татар тарихы” дигән хезмәте дөнья күрә (Бу ике басманың тышлык дизайны да ике тамчы су кебек бер-берсенә охшаш). Тел, әдәбият, сәнгать һәм тарихның халыкны милләт дәрәҗәсенә җиткереп оештыруда хәлиткеч роль үтәгәнен белеп эш иткән милләттәшләребез.
Кереш алдыннан аерым биттә әдәбиятчы, тел белгече һәм тәнкыйтьче Җамалетдин Вәлиди 1914 елда бастырган Тукайның “Мәҗмугаи асар”ендәге мәкаләсеннән өземтә китерелә.
Китапны төзүчеләр керештә болай дип язалар: “Рус большевик туфаны белән чит илләргә сибелгәнебездән бирле узып киткән егерме ел эчендә милли, мәдәни барлыкларыбызны, дини, милли үзлегебезне үзгәртми саклаучы мөһаҗәрәттә Тукайны искә алуда еллык “Тукай кичәләре”, “истәлек утырышлары”ннан артыкны эшли алмады”. Шуңа күрә әлеге китапны бастырып чыгару “шул бушлыкны аз гына булса да тутыру, чит илдә үсә торган яшьлекне Тукай белән таныштыру” максатыннан башкарылган. Аның матди чыгымнарын мәркәз әгъзалары Хөсәен Биглици һәм Сабир Җиһаншаһ әфәнделәр күтәргән икән.
Анда әйтелгәнчә, китапны төзүчеләр Җ. Вәлиди бастырган мәҗмуга, тел галиме Габдрахман Сәгъдинең “Мохтасар кавагыйде әдәбиягә гыйлава” (Уфа, 1911), Фәтхи Бурнаш төзеп нәшер иткән “Тукай шигырьләре” (Казан, 1926) белән таныш булганнар. Г. Тукайның Фатих Сәйфи-Казанлы тарафыннан төзелеп дөнья күргән өч томлы “Әсәрләр”е (1929-31) мәгълүм сәбәпләр аркасында алар карамагында булмаса да, шагыйрьнең Токиода дөнья күргән “Мәҗмугаи асар”е искә алынмавы бераз гаҗәпләндерә.
Керештән соң Үтәмеш тәхәллүсе белән язучы публицист һәм тәрҗемәче, Мукденда нәшер ителгән “Милли байрак” гәзитенең җаваплы хезмәткәре Рокыя Мөхәммәдиш укучыларны кыскача гына Тукайның тәрҗемәи хәле белән таныштыра.
Г. Исхакыйның Варшавадан юллаган мәкаләсендә Җ. Вәлиди бастырган китаптан башка җитди әйберләр дөнья күрмәве ассызыклана. Хосусан, ул болай яза: “Бүгенге егерме биш ел бик җитәрлек мөддәт (вакыт) булса да, Тукайның иҗаты хакында бу көнгә кадәр нә бер җентекләмә, нә бер тәнкыйть китабы язылганыны без белмибез, күрмибез”.
Әдип илдәге вәзгыятьне гаепләү белән бергә, мөһа-җәрәттәге яшьләрнең, аерым алганда Төркия югары уку йортларында укучыларның бу хосуста эш эшләмәүләрен тәнкыйтьли. Чит илләрдә яшәүче украиннарның Тарас Шевченконы, гөрҗиләр, мөселман булуына карамастан, Шота Руставелине бөтен дөньяга таныту белән шөгыль-ләнүләрен үрнәк итеп куя.
Г. Исхакый шагыйрьнең иҗатына берникадәр анализ ясый, аны милләт язмышы белән берлектә карый.
Харбиннан язган Х. Габдүш фикеренчә, Тукайда теле-безгә карата булган мәхәббәт Каюм Насыйри тәэсирендә барлыкка килгән. Ул шагыйрьнең балалар әдәбияты үсешенә керткән өлешенә дә игътибарны юнәлтә.
Сәгадәт Чагатай (Берлиннан) язмасыннан күренгәнчә, Тукай турында илдә күп мәкаләләр басылса да, ул алар белән танышу мөмкинлеге булмауга борчылуын белдерә. Шуңа күрә, нигездә, төрек галиме Фуат Күпрелезадә һәм Җ. Вәлиди хезмәтләренә таяна. Г. Тукайның башлангыч чор иҗатына госманлы шагыйрьләренең тәэсирен билгели, шагыйрь әсәрләрендә гаруз вәзене мәсьәләсенә туктала.
Кобе шәһәре имам-хатыйбы Мәдъяр хәзрәт Шәмгуни Г. Тукайның “Васыятем” шигыре турында сүз йөртеп, аны Коръән Кәримдәге аятьләр белән чагыштыра. Аерым ал-ганда. ул болай яза: “Үз ана телебездә ачык аңлатырлык итеп, Аллаһының әмеренә буен соңарак үлемгә хәзер-ләнгәнене аңлатадыр. Вә иң мөһиме, бу хәзерлекне тәүбә истигъфар итәрәк, урынына җиткерәдер. Үзенең Аллаһыга кайтачагыны, Аллаһының тәкъдир вә әмеренә разый улыб буен сонганлыгыны кардәш, угылларына вә дустларына белдерәдер вә шул юл белән бөтен милләттәшләрен Аллаһының әмеренә буйсынырга чакырадыр. Бу кабилият Аллаһы тарафыннан шагыйрьгә бирелгән бөек нигъмәттер, юксәк бәхеттер”.
Р. Мөхәммәдиш “Тукай иҗатында — ил шәүләсе” дип аталган икенче мәкаләсендә “Тукай яратышын күзебездән уздыру белән туган җиребезнең кадерле шәүләсе күңеле-бездә тагы бер мәртәбә җанланганга, Тукай безнең күңелебездә тагы да ныграк урнашадыр. Аның туган җирне күренешләндергән әсәрләре аркылы йөрәгебезгә нигезләнгән ил мәхәббәте тагы да яңара, ныгая төшәдер”, — дип яза.
Балалар тәрбиясе өчен Г. Тукай иҗатының әһәмияте турында Мәдинә Салиәхмәт (Шанхайдан) аның “Сагыныр вакытлар”, “Туган тел”, “Гомер юлына керүчеләргә” дигән шигырьләре нигезендә сүз алып бара. Мәкалә авторы шагыйрь иҗатында балаларга дини тәрбия бирү, аларга дөньяда яшәү максатын күрсәтү кебек мөһим мәсьәләләргә дә игътибар итә.
Алдагы тема Харбиннан Маһирә Кодәки мәкаләсендә дә дәвам иттерелә. Ул тикшеренү материалларын киңәйтә төшеп, Г. Тукайның “Эш”, “Һәр ялтыраган алтын түгел”, “Шүрәле” һәм башка әсәрләрен анализлый, аларның мәктәп балаларын тәрбияләүдәге ролен билгели. Аерым алганда, ул болай яза: “Балалар әдәбиятына мохтаҗлыгыбыз хәзер дә зур, әмма Габдулла Тукайның әсәрләре зур бер бушлыкны тутыра”.
Шагыйрь Әхмәт Виргаз (Харбиннан) Г. Тукай турында язган Җ. Вәлиди, Г. Сәгьди, Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш хез-мәтләренә күзәтү ясый. Нинди генә бәяләмә бирелсә дә, аның халык шагыйре булып калуын ассызыклый, телебезне үстерүгә керткән өлешен тәкъдир итә.
Г. Тукайның милләтне тәрбияләү мәсьәләсе Хәсән Ибраһим (Мукден) мәкаләсендә күтәрелә. Бу уңайдан ул болай яза: “Менә шул Тукай татар милләтен аның теле ачылган сәгатеннән башлап милли, дини рухта тәрбияләде, шул хисләр белән сугарды. Ул үзенең кыска гына булган гомеренең бөтенләен дип әйтерлек төрек-татар милләтенә багышлады”.
Мәкаләләр бүлемен Р. М. (Рокыя Мөхәммәдиш) имзасы куелган язма тәмамлый. Анда сүз Г. Тукайга милли мат-бугатның мөнәсәбәте турында бара. Аерым алганда, “Вакыт”, “Тәрҗеман”, “Тасвиры әфкяр”, “Икъбал”, “Милли байрак” гәзитләре, “Шура”, “Төрек йорду”, “Ислам дөньясы”, “Милли юл” журналлары шагыйрь иҗатын киң гавәмгә җиткерүдә башкарган эшчәнлекләре әтрафлы яктыртыла. Автор икенче бер мәсьәләне дә читләтеп үтмичә, болай яза: “Матбугатның бик кыска вакыт эчендә Тукайга югары урын бирүе, көлке вә һөҗү шигырьләрендәге каләменең үткенлеге Тукайга дустлар биргән төсле, дошманнар да тудырды”. Бу хосуста ул “Йолдыз” гәзитен истә тота һәм Г. Ибраһимовны атый.
Г. Тукайга багышлап язылган шигырьләр шәлкемен Харбиннан Солтанның (Әхмәт Виргазның) “Шагыйрьгә”, Ләнсидән Исхак Арсланның “Тукайга”, Маолиннән Заһидәнең “Сөекле шагыйрьгә”, Мукденнан Габдулла углының “Тукай рәсеменә карап”, Хафиз Шахмайның “Тукайга багышлап” дигән әсәрләре тәшкил итә.
“Тукай “Мәҗмугаи асар”енә кертелмәгән шигырьләр” дигән бүлемдә урнаштырылган “Өмидсезлек” дигән ши-гырьнең “Вакыт” гәзитенең 62нче санында бастырылганы әйтелсә дә, текст Г. Сәгъдинең хрестоматиясеннән алынганлыгы күрсәтелгән. Бу шигырь Ф. Бурнаш төзеп бастырган җыентыкка да кертелгән. “Бер мән” шигыре шулай ук “Вакыт” гәзитенең 1910 елгы 22 сентябрендә, “Иһтида” шигыре “Шура” журналының 1911 елгы 12нче санында дөнья күргәнлеге искәртелә.
Китапта Г. Тукайның 1909, 1910, 1912 елларда, вафатына санаулы сәгатьләр калганда Клячкин хастаханәсендә, табутта, җеназасын Казан имамнары күтәргәч, кабере өстендә алдырган, шагыйрьнең туган авылы Кушлавыч, туган өе, Яңа Кырлай авылында иң әүвәл укый башлаган мәдрәсә, ягъни Фәтхерахман хәзрәт йорты, Болгар номерлары фотоларыннан күчермәләр, “Васыятем” шигыре кулъязмасының факсимилесе урнаштырылган.
Юнысов мәйданында алдырылган фото астындагы язмалар, имамнарның исемнәрен ачыклауга ярдәм итә. Моңа кадәр без анда Галимҗан Баруди, Зариф Әмирхан, Ибраһим Халитов исемнәрен генә белсәк, биредә Салихҗан Баруди, Кәшшаф Тәрҗемани, Әхмәтҗан Мостафа хәзрәтләр дә ачыклана. Дөрес, монысы алга таба аерым тикшеренәсе бер юнәлеш.
Без биредә китапта урын алган мәкаләләргә ниндидер бәяләмә бирүне максат итеп куймадык һәм аның кирәге дә юк. Чит җирләрдә, авыр шартларда яшәп тә, сөекле ша-гыйребезгә карата булган ихтирам мөнәсәбәте чагылышы булган бу мәҗмуга хәзерге фән югарылыгыннан бары тик уңай кабул ителергә һәм Тукайны өйрәнү юнәлешендә кирәгенчә файдаланылырга тиеш.
Рамил ИСЛАМОВ, филология фәннәре докторы.
Җәүдәт МИҢНУЛЛИН, тарих фәннәре кандидаты, доцент.