+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
5 декабрь 2014, 23:36

Тукайны соңгы юлга озатканда катнашкан имамнар

Гәзитебезнең узган елгы саннарының берсендә басылган “Фотолар ни сөйли?” дигән мәкаләмне Габдулла Тукайны соңгы юлга озату мәрасимендә катнашкан кешеләрнең берсе Салихҗан Мөхәммәтҗановны ачыклауга багышлаган идем. Монысында сүзем кайбер дин әһелләре турында.

Бу матәм чарасында имамнар катнашуы турында шул вакыт матбугатында төрле мәгъ-лүмат китерелә. Мәсәлән, “Кояш” гәзитенең 7 апрель санында “Тукаевны озату мәрасиме” дигән редакцион мәкаләдә болай диелә: “Барысы да чакырылган булса да, җеназада Казан муллаларыннан Зариф хәзрәт, Касыйм хәзрәт һәм Кәшшаф хәзрәт кенә хазир иделәр (катнаштылар – Р. И.)”. “Мәктәп” журналыныңӊ 1913 елгы 4нче санында басылган “Казанда 4нче апрель” дигән мәкаләдән аңлашылганча, “Казанның имам вә мөәзиннә­реннән берсе дә калмай җена­зага хазир булганнар. Кләчкин шифаханәсендә шагыйрь белән хушлашу тәмамлангач, “берничә хәзрәт вә үзенә якын торган аркадашлары тарафыннан тәсбих тәһлил укыла”.
Билгеле булганча, Юнысов мәйданында “Зариф хәзрәт Әмирхани тарафыннан җеназа укыла. Җеназа соңында табут имамнардан күтәртелә вә шунда аның йәнә дә рәсеме чыгартыла”. Анда сурәтләнгән хәзрәт-ләрдән хәзергә Зариф Әмир-хани, Галимҗан хәзрәт Баруди һәм “Зәңгәр” мәчет имамы Ибра-һим хәзрәт Халитов кына билгеле иде.
Әйтергә кирәк, күмү эше тәмам булгач, Зариф хәзрәт “Тәбарәк” укып дога кылына, аннан соң Касыйм хәзрәт мәрхүм-нең “Васыятем” дигән шигырен укый.
Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының дини, милли мәркәз мәгариф шөгъбәсе тарафыннан Мукден шәһәрендә нәшер ителгән “Габдулла Тукай, 1913 апрель 1938 (вафатына 25 ел тулу уңае белән)” дигән китаптагы мәгъ-лүмат бу фотодагы дин әһел-ләрен тагын да ачыкларга ярдәм итә. Аерым алганда, китапта ул фото бирелеп, аның астына шулай язылган: “Күтәрүчеләр арасында: Галимҗан әл-Баруди, Ибраһим Халиди, Салихҗан Баруди, Кәшшаф Тәрҗемани, Зариф Әмирхан, Әхмәтҗан Мостафа хәзрәтләр, “Юл” көтебханәсе сахибләреннән – Әхмәд Урманче, “Гасыр” көтебханәсе сахиб-ләреннән – Әхмәдгәрәй Хәсәни, “Сабах” көтебханәсе сахибләрен-нән – Шиһаб Әхмәр әфәнделәр бар”.
Дөрестән дә, Ибраһим Хали-динең сул ягында Салихҗан хәзрәт Баруди сурәтләнгән. Ул — Галимҗан Барудиның бертуган энесе, Казандагы 10нчы мәчет имамы һәм мәдрәсә мөдәррисе. Җәдиди мәдрәсәләр өчен мөгаллимнәр әзерләү максатында “Мөхәммәдия” каршында 1907 елның 2нче маенда курслар оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Хөр фикерләр белдергәне өчен ул 1908 елның 8нче маенда Вологда губернасына сөргенгә җи-бәрелә. Анда абзыйсы, Габдулла Апанаев, Габделхәмит Казаков белән бергә төшкән фотосы саклана. Җеназа вакытындагы сурәтен ачыклауда ул да ярдәм итте.
Өч бертуган Барудилар арасында Салихҗан хәзрәт нәсел-нең бердәнбер дәвамчысы була. Аның улы Мәхмүт Галиев (“Мө-хәммәдия” шәкерте) РСФСРның атказанган укытучысы. Оныгы Булат Галиев Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы иде.
С. Баруди төрле фәннәргә караучы берничә китап авторы да. Мәсәлән, “Фәтхет-тәҗвид” китабы Коръәнне дөрес уку турында “Бәдәвам” үлчәмендә шигырь белән татарча язылган. Астрономия буенча хезмәте “Әл-гыйльмел-мансур фил-гамәли бәробгыль-дәстүр” дип атала.
С. Баруди артында Кәшшаф Тәрҗемани Казанның 11нче мәхәлләсендә имам-хатыйп һәм мәдрәсәдә мөдәррис була. Совет хакимияте вакытында ул Ырынбур Диния нәзарәтендә казый булып хезмәт итә. 1924-26 елларда аның мөхәррирлегендә “Ислам мәҗҗәлләсе” дигән дини-әхлакый һәм фәлсәфи журнал нәшер ителә.
Китапта бәян ителгәнчә, Зариф Әмирханиның сул ягында, Галимҗан Барудиның артындагы имамның исеме Әхмәтҗан Мостафа. Әмма аның нәкъ ул икәнлегенә инану өчен кайбер четерекле моментларны хәл итү сорала.
“Мәдрәсәләрдә китап киш-тәсе: Мәшһүр мәгърифәт үзәк-ләре тарихыннан” (1992) дигән китапта тарихчы Р. Әмирханов очеркына иллюстрация буларак “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгал-лимнәренең күмәк фотосы урнаштырылган. Анда сурәтләнгән кешеләрнең исемнәре мәдрәсә-нең элекке шәкертләре Мәхмүт Галиев, Әхмәт Исхак һәм язучы Җәвад Тәрҗеманов ярдәме белән ачыкланган. Беренче рәттә сулдан уңга дүртенче Әхмәтҗан Мостафин икәнлеге һәм фото 1915 елда төшерел-гәнлеге язылган. Ләкин шунысы аңлашылып бетми: Г. Баруди анда шактый яшь, хәтта сакалсыз сурәтләнгән, ә 1913 елда Г. Тукайны җирләгәндә төшерелгән фотода ул инде сакалына чал керә башлаган 56 яшьлек кеше. Ә Ә. Мостафа, киресенчә, өлкән кыяфәттә. Күренә ки, монда ачыклыйсы моментлар бар әле. Г. Тукайны соңгы юлга озатуда катнашкан Казан имамнары биредә әйтелгән хәзрәтләр белән генә чикләнми, әлбәттә. Димәк, алда әле тагын эзләнүләр көтә.

Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.
Читайте нас: