+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
16 декабрь 2014, 21:47

Зур имәннең көчле ябалдашы

Башкортстан Язучылар берлегенең 80 еллыгы тантанасы Рим Хәсәновның “Башкортстан” җыры белән башланып китүе яңа гына шушы берлеккә кабул ителгән милли музыка легендасына баш ию кебек кабул ителде. Ул кичтә Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филар­мониясенә язучылар, әдәбият галимнәре, укытучылар, журналистлар, шигърият һәм җыр-моң сөючеләр җыелган иде. Анда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Рәфис Корбан, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Мәскәү, Ырынбур, Чиләбе, Удмуртия, Чувашстан язучылар берлекләреннән җитәкчеләр булу һәм аларның котлау сүзләрен ишетү әлеге чараның киң географиясен билгеләде.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов республика Президентының котлавын җиткерде. Башкортстан Язучылар берлеген күптән түгел генә җитәкли башлаган Наил Гаетбаев өчен берлекнең 80 еллык тантанасын уздыру зур сынау да, имтихан да булгандыр. Киң карашлы, төпле акыллы, зур оештыру сәләтенә ия җитәкче мең еллык тарихы булган Башкортстан әдә­биятына байкау ясады, бүген башкарылучы эшләр, килә­чәккә уй-ниятләр белән уртаклашты.
Шушы тантана кысаларында танылган шагыйрә, Салават Юлаев премиясе лауреаты Факиһа Тугызбаевага “Баш­корт­стан­ның халык шагыйре” дигән дәрәҗәле исем бирелү барыбыз өчен дә шатлыклы яңалык булды. Башкорт, татар әдә­биятына гына түгел, гомум­төрки сүз сәнгате хәзинәсенә үзеннән зур өлеш кертүче, иҗатында ир-егетләр тәвәк­кәллеген, шаһинәләр акылын туплаган каләм иясе шатлыгын яшермәде. “Бүген Зәки Вәли­динең туган көне. Һәм шундый гаҗәеп көнне миңа зур исем бирелү ниндидер хикмәткә ия кебек. Язучы — ул халыкка юл күрсәтүче — заманның идеологиясен тудыручы”, — ди­де ул, Башкортстан җи­тәкчелегенә һәм үзен зурлаган халыкка ихлас рәхмәт белдереп.
Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге республика премиясе “Колый кантон” романы өчен язучы Спартак Ильясовка тапшырылды. Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, мәгариф министры, драматург һәм шагыйрь Әлфис Гаязов, матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов каләм әһелләренә Мактау грамоталары тапшырды. Бү­ләкләнү­челәр арасында “Кызыл таң” гәзитенең дуслары, актив авторлары — Дүртөйледәге “Дулкын” әдәби берләшмәсе җи­тәкчесе Рафаил Хафизов, шагыйрәләр Дилә Булгакова, Нәфисә Хәбибдиярова, Башкортстан дәүләт университеты доценты, шагыйрә Лилия Сә­гыйдуллина, “Тулпар” журналыннан шагыйрь Мөнир Вафин һәм прозаик Дилбәр Булатова булу безне нык шатландырды.
Татарстан кунагы, шагыйрь Рәфис Корбан Башкорт­стан әдипләре белән үзара хез­мәттәшлек, иҗади дуслык турында әйтеп китте. Чорыбыз легендасы, халык язучысы Суфиян Поварисовның Казанда шаулап-гөрләп узган юбилей тантанасы хакында сөйләде. Алдагы көн­нәрдә Казанда Башкорт­станның халык язучысы Марат ­Кә­ри­­мовның да китабын чыгару, иҗат кичәсен уздыру ниятен җиткерде. “Бер имәннең ике көчле ябалдашы” дип атады ул башкорт һәм татар әдә­биятларын.
Язучылар берлеген зур юбилее белән Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты, Журналистлар һәм Кинематографистлар берлекләре, Милли әдәби музей, Башкортстан филармониясе, Стәрлетамак драма театры, Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчелеге котлады.
Котлаулар республиканың сәхнә йолдызлары чыгышы белән үрелеп барды.
.
Читайте нас: