-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
6 гыйнвар 2015, 19:43

Илфак Смаковның җиз кыңгырау моңнары

Әлеге язмам Илфак Смаков турында булса да, сүзем­не Минтимер Шәй­миевтан башлыйм әле. Бәлки, Илфак­ның абруен тагын да арттырып җибәрер. Бәлки әле, кем белә, мәкаләмнең дә аз булса да бәясе күтәрелер.

Хикмәт шунда ки, безнең әдәбиятны, сәнгатьне, бигрәк тә җыр сәнгатен яратучы Минтимер Шәймиев — Илфак Смаковның җырларына да мөкиббән кеше. Очрашкан чакларда ул миңа берничә тапкыр Илфак Смаковны яратуын, бигрәк тә аның башкаруында яңгыраган “Сиңа тагын мин бер киләм әле” дигән җырны бирелеп тыңлавы турында сөйләгәне бар иде. Шуңа күрә аңа Илфак Смаковның Уфадан алып кайткан җырлар дискысын да бүләк итеп бирдем. Тагын бер очрашуыбызда ул миңа кинәт кенә “Асия Смакова кем ул?” дигән сорау биреп аптыратты. “Илфак Смаковның хатыны!” — мин әйтәм. “Шулаймыни?” — диде ул. Аннары өстәп куйды: “Бигрәк матур җырлый инде!” Мин инде, аның сүзен куәтләп, Асиянең Башкортстанда бик популяр җырчы булуы турында әйттем.
Күпмедер вакыт узганнан соң Уфада Асия Смакова белән очраштык. Мин аңа шушылар хакында сөйләп бирдем. Аның бик күңеле булды, билгеле. Аеруча Илфак өчен шатланганын әйтте. Бераздан Казанга хат килеп төште. Конверт эчендә, хат белән бергә, Асиянең һәм Илфакның җырлары тупланган дисклар да бар иде. Асия аларны президентка тапшыруымны сораган. Уңайсызланып кына тагын бер үтенечен дә әйткән: “Китап” нәшрияты Илфак Смаковка багышлап альбом әзерли икән, шул китапка Минтимер Шәрип улы да Илфак турында берничә фикер яза алмас микән? Мин инде, үз чиратымда, Асиянең күчтәнәч­ләрен һәм үтенечен түкми-чәчми илтеп бирдем. Минтимер ага бик сөенде, Илфакны тагын бер тапкыр исенә төшерде, бик матур сүзләр әйтте. “Язармын!” — дип тә өстәде, һәм вәгъдәсендә торды. Нәтиҗәдә, ихлас язылган, Илфакны да, Минтимер аганың үзен дә күтәрә торган мәкалә килеп чыкты. Ул Илфак Смаков турындагы китапны бизәп торыр дип уйлыйм...
Инде истәлекләргә күчик. Дөресен генә әйткәндә, без Илфак Смаков белән ул кадәр аралашып, дуслашып яши алмадык. Бу, билгеле, табигый да. Чөнки ул — Уфада, мин — Казанда дигәндәй... Иҗади яктан да бәйләнешләребез булмады. Беренчедән, мин үз гомеремдә композиторларга да, җырчыларга да көй яздырырыр өчен шигырь­ләр тәкъдим итеп йөргәнем булмады. Бу — тәкәбберлектән дә, кыюсызлыктан да түгел, ничектер шулай килеп чыкты инде. Ихластан әйтәм, танылган җыр­ларымның барысы да диярлек җырчы яисә композитор үзе эзләп тапкан шигырьләргә язылган. Җырчы-шагыйрьләр, гадәттә, алай эшләми: җыр текстын яза, илтеп бирә, көен яздырта, җырчысын таба, җыр радиодан йә сәхнәдән яңгыраганчы артыннан калмый. Миңа да шулай итәсе калган, әллә нинди матур җырлар туган булыр иде. Хәзер менә бик үкенәм. Югыйсә, күпме композиторлар, җырчылар белән аралашылган бит. Бәлки, Илфак та минем берәр җырымны башкарган булыр иде...
Икенчедән, Илфак нинди шагыйрьләр, композиторлар белән хезмәттәшлек иткән бит. Наҗар Нәҗми үзе генә дә ни тора! Наҗар кем дә, мин кем... Ә Наҗар ага белән Рим Хәсәнов иҗат иткән үлемсез җырлар?! Наҗар ага әдәбият галиме К. Миңнуллин белән бер әңгәмәсендә үзе дә болай ди: ‘‘Уфа юкәләре”н, “Син — гомер агышларым”ны беренче булып Фидан Гафаров башкарды. Аннан соң “Юкәләр”не Зәки Мәхмүтов, Гомәр Әбделманов, Илфак Смаков җырлады. Рим Хәсәнов белән бергәләп язган дүрт җырым да (“Сиңа тагын мин бер киләм әле”, “Юкка түгел, юкка түгелдер”, “Уфа юкәләре”, “Син — гомер агышларым”) Илфак Смаков башкаруында тарихка кереп калырлык булды.” Бу сүзләргә өстәп: “Шулай шул!” — диясе генә кала...
Менә ничә еллар инде Илфак Смаковның көмеш тавышы минем күңелемдә көмеш кыңгырау шикелле һаман чыңлап, бертуктаусыз яңгырап тора. Күңелемне иләсләндереп, моңландырып, үткәннәремне, бигрәк тә яшьлегемне сагындырып чыңлый. Аның яңгыравык тавышы, оптимистик хисләр белән сугарылган дәртле җырлары һич кенә дә картаерга ирек бирми, күңел кылларын тибрәндереп җибәрә, җанга яшьлек рухы, яшьлек дәрманы өстәп тора...
Мин аны беренче тапкыр якыннан 1968 елда үзебезнең Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә күрдем. Февраль иде микән, Илештә әдәбият һәм сәнгать көннәре узды. Мин ул чакта район гәзите хәбәрчесе булып эшләп йөрим. Районыбызга бик күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре килгән иде. Алар башта, төрле төркемнәргә бүленеп, авылларда халык белән очрашты, очрашулар уздырды. Безнең илешлеләр шартын китерә белә инде: кунакларыбызны авылдан-авылга чигүле сөлгеләр белән бизәлгән, кыңгыраулар таккан шәп атлар җигелгән кошовкаларга гына утыртып йөрттеләр. Бәйрәм тантанасы, бәйрәм рухы, иҗади күтәренкелек!.. Бөтен район бәйрәм итә!
Иң соңгы көнне район Мәдәният сараенда йомгаклау кичәсе булды. Менә шунда беренче тапкыр атаклы “Җиз кыңгырау моңнары” яңгырады. Кунаклар арасында ул елларда ук иң популяр шагыйрь­ләре­безнең берсе, сәхнәгә чыгып басу белән тамашачыны авызына каратып тота торган Әнгам Атнабай, ул чакта иң күп җырлана торган “Раушания” җырының авторы, үзешчән композитор Вәсил Хәбисламов та бар иде. Алар Илеш авылларында тик кенә йөрмәгән, кунак булудан тыш, өр-яңа шигырь һәм өр-яңа көй дә чыгарырга өлгергән икән. Шул шигырь белән көйнең бергә кушылу мизгеленең шаһиты булырга, өр-яңа “Җиз кыңгырау моңнары” җырының беренче тапкыр яңгыравын ишетергә насыйп булды миңа. Әле дә хәтеремдә: иң элек Атнабай кызыклы комментарийлар белән үзенең яңа шигырен укып җибәрде. Шигырьне укый белә иде инде! Зал алкышларга күмелде. Аннары Вәсил Хәбисламов баянда үзенең яңа көен сыздырып җибәрде. Шуннан соң сәхнәгә Илфак Смаковны чакырдылар. Ул инде, яшь булуына да карамастан, халыкның иң яраткан җырчыларының берсенә әйләнгән иде. Башкортстан радиосыннан аның җырлары яңгырамаган көн булмагандыр. Концертларына тамашачы зал тутырып килә. Илфак җырны башта кулына Атнабай тоттырган кәгазьдән карый-карый гына җырлый башлады. Ул җырлап бетерүгә зал тагын алкышларга күмелде. Алкышлар тиз генә тынмады, шуңа күрә җырны ул икенче тапкыр башкармыйча булдыра алмады. Дөресрәге, тамашачылар сорап җырлатты. Халыкның да, авторларның да, әлбәттә инде, Илфакның үзенең дә күңеле булды. Бу — Илфак өчен генә язылган җыр кебек иде. Бу — татар һәм башкорт эстрадасында өр-яңа үлемсез җыр туган тарихи минутлар иде...
Шул ук елны мин Казанга укырга киттем. “Җиз кыңгырау моңнары” җитезрәк булып чыкты. Мин барганда радиодан, сәхнәләрдән ул бөтен көчкә яңгырый иде инде, һәм ул безнең, студентларның, иң яраткан җырына әверелде. Ә мин инде, җае чыккан саен, дус-ишләремә ул җырның туу тарихын, аның беренче тыңлаучысы булуым турында зур горурлык хисләре белән сөйләргә ярата идем.
Дүртенче курсны тәмам­лаганда бер төркем студентларны укытучыбыз, шагыйрь Мостафа Ногман безне, практика узарга дип, Үзбәкстанга алып китте. Ташкентта, Сәмәркандта, Бохарада булдык, тарихи истә­лекләр белән танышып йөрдек. Ләкин минем өчен иң истә калганы — Илфак Смаков белән очрашу, якыннан танышу булды. Нәкъ без Ташкентта булган көннәрдә Башкортстан филармониясе артист­ларының гастрольләре иде. Бөтен Ташкент буенча аларның игъланнары эленгән. Мин инде, якташлар да булгач, ничек тә шул концертка бару ягын карадым. Сабакташларны да, җитәкчебез Мостафа аганы да күндердем: без ничектер керү җаен да таптык, соңыннан сәхнә артына кереп, якташларга рәхмәт тә әйтеп чыктык. Ә концерт барыбызга да ошады. Илфакның бигрәк тә “Җиз кыңгырау моңнары”н башкаруы минем үземнең күңелемә май булып ятты. Аның белән якташларча җылы итеп күрештек, җырларын күптән яратканымны да җиткердем, “Җиз кыңгырау моңнары”н ничек итеп беренче тапкыр җырлавын да исенә төшердем. Ул да бик канәгать булып калды булса кирәк. Ә Мостафа агабыз, бик күп җырлар авторы, нәкъ менә шул очрашуда Илфакка Сара апа Садыйкова белән бергәләп язган “Сөн буйлары” дигән яңа җырын тәкъдим иткән иде. Хәтта җырлап та күрсәткәне истә калган. Шунда мин ул җырның безнең Сөн буйларына, безгә күрше генә Чишмә авылына багышлап язылганын да әйтеп куйдым. Ул җыр да соңыннан Илфак башкаруында бик популярлашып китте. Мин аны әле дә бик яратып, берчә моңсуланып, берчә дулкынланып тыңлыйм. Укытучыбыз Мостафа ага Ногман, сөекле композиторыбыз Сара апа Садыйкова, үзебезнең Сөн буйлары, Илфак Смаков белән Ташкенттагы очрашуыбыз искә төшә, күңелләр тула...
Шушы очрашудан соң сабакташлар алдында минем абруй тагын да күтәрелеп китте, билгеле. Ә инде Ташкент дәүләт университетының тулай торагына кайткач (безне шунда урнаштырганнар иде), концерт турында бик озак сөйләшеп утырдык, “Җиз кыңгырау моңнары”н да бергәләшеп яңгыратып алдык. Ерак Үзбәкстанда үзебезнең милләттәшләребезне күрү, үзебез радиодан тыңлап хозурланган җырчыларыбыз белән очрашу, әлбәттә инде, күңелләрдә матур хисләр уяткан иде...
Илфак белән соңыннан да очрашулар, күрешүләр еш булмаса да булып торды. Казанга килгәч очрашканыбыз хәтердә калган. Уфага барганда да очрашканыбыз бар иде. Хәтта бервакыт Бөре шәһәрендә дә ниндидер бер кичәдә бергә чыгыш ясарга туры килде. Иң истә калганы һәм иң соңгы очрашуыбыз, мөгаен, Уфада Хәсән Туфанның 90 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә булгандыр. Ул искиткеч бер күтәренкелек белән узган ихлас кичә иде. Филармония залына татар белән башкортның күренекле әһелләре җыелды. Кичәне Наҗар Нәҗми белән Әнгам Атнабай алып бардылар. Казаннан Илдар Юзеев белән икәү килдек. Фәридә апа Кудашеваның чыгышы һәм җырлавы һич кенә дә истән чыкмый. Ә Илфак “Әйткән идең”не өздереп җырлап җибәрде. Соңыннан хәл-әхвәлләр белештек. Кәефе бик юк иде шикелле. Ул үзенең авырып торуын әйтте. Аннары без — кичәдә катнашучылар — күмәкләп фотога да төштек. Нинди гүзәл затларны җыйган иде бөек Туфан: Фәридә Кудашева, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Илдар Юзеев, Гыйлемдар Рамазанов, Шәриф Биккол, Рифкать Исрафилов... Ә без Илфак белән янәшә туры килгәнбез. Бу, әлбәттә, очраклы янәшәлек түгел иде. Безнең моңлы күңелләребез дә, җыр-моңга бай хисләребез дә гел шулай янәшә булгангадыр ул. Монысы инде рухи якташлык, рухи туганлык, рухи якынлык турында сөйли булса кирәк...
Менә әле Илфакның җыр­ларын тыңлый-тыңлый шушы мәкаләне язып утырам. Күңел тулы моң, күңел тулы сагыш-сагыну... Илфакның җырларын тыңлап туеп булмый. Безне гомер буена озата барган бик тә кадерле, газиз җырлар бит алар! Беркемне дә кабатламый торган яңгыравык, бәгырьләргә бәреп керә торган, чыңлап торган тавыш. Чыннан да, миңа гына шулай тоела микән, кайсы гына җырын җырласа да, аның затлы аһәңе җиз кыңгырау тавышларын хәтерләтә. Башкортта да, татарда да, шөкер, җырчыларга кытлык булганы юк. Әнә күпме җыр­чыларыбыз бар! Алар — йөзләгән, бераз арттырыбрак әйтсәк, меңләгән дә түгел микән әле? Арада Ходай биргән талантка ияләре дә җитәрлек. Бар яклары да килгән: тавышлары да матур, төс-кыяфәтләре дә, үз-үзләрен тотышлары да килешеп тора. Өстәвенә, моңлылар да әле! Халык та ярата үзләрен. Әмма аларның берсендә дә Илфакка гына хас бәллүр кебек чыңлап торган тавыш юк. Илфак кебек олуг җырчыларны кабатлап булмый, күрәсең. Аларның бөеклеге дә шундадыр! Мөгаен, шулайдыр!..

Роберт Миңнуллин,
Татарстанның халык шагыйре.
Читайте нас: