+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
25 февраль 2015, 21:35

“Илешемә кайтып килешем...”

Күптән түгел Илеш районында берьюлы ике чара — Әдәбият елын ачу тантанасы һәм тууына 65 ел тулу уңаеннан шагыйрь, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Г. Сәләм исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Ринат Хәйрине искә алу кичәсе үтте. Чарада Башкортстан Язучылар берлегеннән бер төркем әдипләр: язучы Сабир Шәрипов, шагыйрьләр Рамил Янбәк, Муса Сираҗи, Рафаил Хафизов, Ринат Хәйринең җәмәгате Айсылу Хәйретдинова, шагыйрьнең авылдашлары, чордашлары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре, күршеләре, бер сүз белән әйткәндә, аның иҗатын үз итүчеләр катнашты.

Ринат Хәйрине искә алу кичәсе район үзәкләштерелгән китапханәсендә “Йөрәк җыр­ларым­ны дога итеп, таң нурына төреп таратам” дип аталган әдәби-музыкаль чара белән башланып китте.
— Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Әдәбият елын ачуга багышлаган дәресләр, сыйныф сәгатьләре үтте. Аларның күбесе Ринат Хәйри иҗатына багышланды. Бу табигый дә, әгәр исән булса, быел аңа 65 яшь тулган булыр иде. Ләкин аяусыз үлем аны бик иртә — 40 яшендә үк безнең арабыздан алып китте. Әмма ул үз артыннан бай әдәби мирас калдырды. Шул мирасны кадерләп саклау, килер буыннарга җиткерү — һәммәбезнең мөкатдәс бурычы, — диде, чараны ачып, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзә Ямалов.
Башка танылган шагыйрь­ләрдән аермалы буларак, Ринат Хәйри читкә чыгып китмәгән, туган җирендә яшәп иҗат иткән. Шуңа да ул күбрәк Илеш кеше­ләре — аның данлы игенчеләре, терлекчеләре, савучылары турында язган.
Менә тагын хезмәт
кайнап торган
Басулардан кайтып
килешем.
Туган илем, синең табыныңа
Ап-ак калач куя Илешем!

дигән юллар үзе генә дә ни тора!
Бу шигырьгә заманында Ришат Рәхимов бик матур көй язган булган. Илешнең “Визит карточкасы”на әйләнгән ул җыр әле дә район сәхнәләрендә еш яңгырап тора. Җыр яңгырый икән, димәк, шагыйрь иҗаты да яши, онытылмый.
Район телевидениесе архивындагы язмалар арасында Ринат Хәйринең тавышы язылганы да сакланып калган. Чарада катнашучылар шул язманы тыңла­ганда Ринат Хәйринең үзе белән очрашкандай булды.
“1968 елдан бирле район “Маяк” гәзитендә эшләү дәве­рен­дә миңа районны чын мәгъ­нәсендә аркылы-буй йөреп чыгарга, иген үстерүчеләр белән турыдан-туры эш урыннарында очрашырга һәм сөйләшергә туры килде. Шуңа да күп кенә шигырьләремдә икмәк, туган як темаларына мөрәҗәгать итүем табигыйдер. Әлеге вакытта мин районыбызның фидакарь хезмәт ияләре — игенчеләргә багышланган поэма өстендә эшлим. Шу­ның “Игенче сүзе” дигән өлешен сезгә дә укып ишет­терәсем килә”, — дип шагыйрь шул поэмадан өзек укыганда чарада катнашучыларның күбесе­нең күзләре яшьләнде.
Ринат сабакташының магнитофон тасмасына язылган тавышын сабакташы һәм якын дусты Сабир Шәрипов та битараф кына тыңлый алмады. Шуңа да поэмадан өзек укылып бетүгә сүзне ул алды.
— Ринат белән миңа биш ел буена БДУда бергә укырга туры килде. Ул филология факуль­тетының — татар, мин башкорт бүлекләрендә укысак та, гомум лекцияләрдә без бергә утыра торган идек. Безнең дуслыгыбыз студент елларында гына түгел, мин — республика матбугат басмаларында, ә ул район гәзи­тендә эшләгән чакта да дәвам итте. Әгәр исән булса, ул дуслык бүген дә дәвам иткән булыр иде.
Мин Ринатны, талантыннан да бигрәк, тыйнаклыгы өчен хөрмәт итә идем. Шигырьләрен ул артык кычкырмый гына, басынкы тавыш белән укыр иде. Шуңа да аның шигырьләрен бик яраталар иде. Күреп торам, бүген дә халык Ринат Хәйринең шигырьләрен яратып укый. Шагыйрьнең бәхете дә әнә шунда — укымлы шигырьләр язуда, — диде Сабир Шәрипов һәм Ринат Хәйринең иҗатын бөртекләп барлап, китаплар итеп чыгаруга зур көч салганы өчен хатыны Айсылу Хәйретдиновага зур рәхмәтен белдерде.
— Безнең Ринат белән язмышларыбыз бик охшаш: икебез дә ятим үстек, икебез дә БДУда укыган чакта әдәби берләш­мәләрнең старосталары булдык, икебез дә гәзиттә эшләдек, икебез дә балалар өчен шигырьләр яздык.
Ринат Хәйринең иҗаты күпкырлы: ул бер дигән шагыйрь дә, бер дигән язучы да, бер дигән публицист та иде. Андый сәләт һәр кешегә бирелми. Шунысы куанычлы: Илеш халкы үзенең талантлы улларын зурлый, хөрмәтли белә. Ринатның тууына 50, 55, 60 ел тулу уңаеннан районыгызда зур чаралар үтте. Инде бүген 65 еллыгын билгеләргә җыелдык. Бу эш киләчәктә дә шушылай дәвам итсен иде, — диде Рамил Янбәк һәм Ринат Хәйри­гә багышлап язылган шигырен укып ишеттерде.
Чарага район “Маяк” гәзите мөхәррире, Ринат Хәйринең авылдашы Рөстәм Хисаметдинов та катнашты:
— Хәйретдиновлар — бөтен гомерләрен “Маяк” гәзитенә багышлаган кешеләр. Бердәнбер кызлары Ләйсән дә кечкенә чагыннан шунда үсте. Шуңа да ул әти-әнисе юлыннан китте. Бүген без аның республика Авыл хуҗалыгы министр­лыгының матбугат хезмәтен җитәкләве белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Айсылу Зәки кызы район гәзитендә эшләгән чорында мәрхүм иренең исемен мәң­геләштерү буенча гаять зур эш алып барды. Бу эш бүген дә дәвам итә. Күптән түгел без редакциянең бер бүлмәсендә аңа багышланган музей булдырдык. Шунысы куанычлы: “Маяк” гәзитенең 80 еллык юбилее да Ринат абыйның 65 еллыгына туры килде. Шул уңайдан Ринат Хәйринең ши­гырьләрен сәнгать­ле сөйләү­челәр арасында конкурс игълан иттек. 12 мартта, “Маяк”ның 80 еллыгы билге­ләнгән көндә, аңа йомгак ясаячакбыз, — диде Рөстәм Дирһаметдин улы.
Чара барышында Муса Сираҗи да шагыйрь һәм аның иҗаты турында бик җылы сүзләр әйтте:
— Күпләрегез, бәлки, белмидер дә, мин Ринат Хәйринең укытучысы да әле, — дип башлап китте Муса ага чыгышын.
Баксаң, БДУда укыганда Муса Сираҗи Ринат Хәйри укыган курсның кураторы булган икән. Ул гына да түгел, Башкортстан Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшләгән чагында Илеш районы әдәби берләшмәсенең аталышын да (ул озак еллар “Ләйсән” әдәби берләшмәсе дип аталды) алар икесе бергә уйлап тапкан икән.
— Ринат турында уйлаганда шуны әйтер идем: талантлы кешеләрнең гомерләре, үзләре үлгәч, икенче гомер — әсәр­ләренә күчкән гомер белән үлчәнә. Әсәрләре күпме яши — аларның исемнәре дә шулкадәр яши. Илеш кешеләре күпме яшәсә, аның исеме дә онытылмас, шулкадәр яшәр, — диде Муса Сираҗи. Ул Әдәбият елында Илештән чыккан башка язучы-шагыйрьләрнең дә иҗат­ларына игътибарлырак булырга, аларга багышланган кичәләр үткәрергә чакырды.
Яшьлек дусты Рафаил Хафизов, озак еллар “Маяк”та бергә эшләгән хезмәттәше Фәрит Харрасов, укытучысы Фина Михайлова, сыйныфташы Мөслимә Галимова, замандашлары Илбира Җәлилова, Фәния Мулла­әхмәтова, Гөлҗиһан Шәймора­това, “Балкыш” әдәби бер­ләшмәсе җитәкчесе Зәлифә Кашапова, район үзәкләштерел­гән китапханәсе директоры Финә Зиннәтуллина Ринат Хәйри һәм аның иҗаты турында бик матур фикерләр әйттеләр.
Чара ахырында сүз Айсылу Хәйретдиновага бирелде.
— Мине иң шатландырганы Русиядәге Әдәбият елының Илештә Ринат Хәйрине искә алу кичәсе белән ачылуы булды. Минем уемча, Ринат — мондый хөрмәтләүгә чын мәгънәсендә лаек шәхес. Районда яшәп иҗат иткән, Илешен ташламаган шагыйрь бит ул, — диде Айсылу Зәки кызы һәм ирен шулай зурлап килгәннәре өчен залда утыручыларның һәммәсенә, аеруча оештыручыларга, район җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен җиткерде.
Чара барышында район үзәгендәге 1нче гимназия һәм 4нче мәктәп укучылары шагыйрь­нең балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле сөйләде, Балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Әлфия Вәлиева “Упкын читендә” дигән повестеннан өзек укып ишеттерде, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсидә Мостафина белән Фәнис Яхин аның сүзләренә язылган җырларын башкардылар, музыкаль яктан чараны Гыйльмулла Габдуллин бизәде. Әйдәүче китапханәче, “Илһам” клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина исә чараны әзерләп, бик матур итеп алып барды.
Төштән соң чарада катнашучылар район тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда булды. Арытаба Ринат Хәйрине искә алу кичәсе аның туган авылы Үрмәт­тә дәвам итте. Иң тәүдә чарада катнашучылар, зиратка барып, аның каберенә чәчәкләр салды, аның аяк очында әнкә­сенең кабере калкып чыгуын күреп сыкрандылар. Ринат Хәйринең әнкәсе Хәлимә апа узган елның августында 104 яшенә җитеп дөнья куйган икән.
Шагыйрь кабере. Кабер өс­тендә ике каен агачы. Болар гади генә каеннар түгел, Ринат Хәйринең фикердәше һәм остазы Әнгам Атнабаев утырткан каеннар икән. Шагыйрьнең үлеменә кырык көн тулган көнне утырткан аларны Әнгам ага. Бүген инде җир йөзендә Ринат Хәйри дә, Әнгам Атнабаев үзе дә юк. Ләкин кабер өстендәге каеннарның кәүсәләре елдан-ел калыная, тамырлары көчәя барган кебек, аларның иҗатының бәһасе дә елдан-ел арта гына бара. Чөнки алар чын шагыйрьләр, халыкчан шагыйрьләр иде.
Чарада катнашучылар Үрмәттә Ринат Хәйригә хөрмәт­нең зур булуына бу көнне тагын бер кат инанды. Авылның иң озын урамы аның исемен йөртә, 2009 елда мәктәпнең бер бүлмәсендә аңа багышлап музей оештырганнар, нәсел шәҗәрәсен төзегәннәр, музейны яңа экспонатлар белән баетканнар.
Күренеп тора, үрмәтлеләр авылдаш шагыйрьләрен бик хөрмәт итә, аның иҗатын өйрәнү һәм килер буыннарга тапшыру җәһәтеннән эзмә-эзлекле эш алып баралар. Моның шулай икәнлеге авыл мәдәният йортында узган чара барышында да ачык тоемланды.
Үрмәтлеләрнең һәммәсе талантлы авылдашлары турындагы фикерләрен әйтеп калырга ашыкты, аның хакындагы якты хатирәләре белән уртаклашты. Шул чара барышында “Ринат Хәйригә талант кемнән бирел­гән?” дигән сорауга да җавап табылды. Гомере буе мәктәп директоры булып эшләп хаклы ялга чыккан Рәсүл Хәбибуллин үз чыгышында Ринат Хәйринең әтисе Мәгъфүрҗан аганың сорауларга кыска шигырь юллары белән җавап бирергә яратуын әйтеп үтте. Ә Үрмәт авылы биләмәсе башлыгы Айдар Гыйльметдинов исә музейны тагын да зуррак бүлмәгә күчерү, аны яңа экспонатлар белән баету эше алып барылачагын белдерде. Мәктәп директоры Азат Гыймазов белән укытучы Наилә Гыйлемханова авылларыннан шушындый талант иясенең чыгуы белән горурлануын әйттеләр.
Үрмәттә узган чараның иң дулкынландыргыч өлеше, мө­гаен, мәктәп укучыларының чыгышы булгандыр. Балалар, берсеннән-берсе уздырып Ринат абыйларының шигырьләрен сәнгатьле сөйләде, аның сүзләренә язылган җырларны башкарды.
Кем белә, бәлки, киләчәктә алар арасыннан да Ринат Хәйри кебек талантлы шагыйрьләр үсеп чыгар әле. Әлеге искә алу кичә­ләрен үткәрүнең максаты да әнә шуңа — яшь буында әдә­би­ят­ка, якташ шагыйрьләр һәм язучылар иҗатына сөю тәрбияләүгә кайтып кала бит.
Үрмәттә узган чараны йомгаклау өчен сүзне янә Айсылу Хәйретдинова алды.
— Ринат сезне, авылдашларын, бик яратты. Олыны — олы, кечене кече итә, һәрберегезгә очрашканда җылы сүзен таба белде. Тормышның бөтен ваклыкларын онытып, Ринатны искә алуыгызны, аның исемен мәң­геләштерүегезне дәвам итсәгез иде, — диде Айсылу Зәки кызы һәм чараны оештыручыларның һәммәсенә үзенең ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шагыйрь белән озак еллар аралашып яшәгән Илбира Җә­лилова Район үзәк китап­ханәсендә узган чара барышында “Әгәр Ринат Хәйри исән булса, бүген, һичшиксез, халык шагыйре исемен йөртер иде” дигән фикер әйтте. Дөрес фикер бу. Ринат Хәйри “Халык шагыйре” дигән исемгә лаек булырлык шагыйрь иде. Чара барышында районда аның исемендәге әдәби премия булдыру кирәклеге турында да фикерләр яңгырады. Бирсен Ходай. Әдәбият елында Ринат Хәйри исемендәге әдәби премия булдырылса, бу, бе­ренчедән, шагыйрьнең үзен зурлау, икенчедән, Илешнең дә данын күтәрү булыр иде. Якташ шагыйрьләрен һәм язучыларын тиешле дәрәҗәдә хөрмәтли белүче район җитәкчелеге бу фикерне агымдагы елда, һичшиксез, гамәлгә ашырыр, дигән теләктәбез.
Читайте нас: