+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
11 март 2015, 22:58

“Минем гаиләм татарча сөйләшә”

Шулай дип аталган конкурс-фестиваль игълан ителгәч, анда катнашырга теләк белдерүче гаиләләр бик күп булып чыкты, балалар бакчалары, мәктәпләр дә бу чарадан читтә калмады. Нефтекама шәһәре хакимиятенең мәгариф бүлеге, татар милли-мәдәни үзәге, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә үткәрелгән бу чараның беренче турында катнашкан 14 гаиләнең 10ысы икенче турга узды.

Телне саклап, бу­ыннан-буынга тапшырып килгән гаи­лә­ләрнең һәркайсы үзен­чә­лек­ле, кабатланмас, сәләтле. Сәх­нәгә чыгып туган тел­дә җыр сузарга да, тыпырдатып татарча биергә дә, шигырь сөйләргә дә осталар.

Мотыйгуллиннар гаилә­сеннән 4нче сыйныфта укыган Ренальны шәһәрдә үт­кән төрле чараларда еш күрәбез, татар телендә өздереп җыр­лаучы бу малай күптән сәхнәдә үз кеше. Аңа бу сәләт әнисеннән бирел­гән, күрәсең. Әлеге чарада Земфира Әхнәф кызы үзе дә искиткеч оста итеп шигырь укыды. “Туган телне саклаган өчен” номинациясе бу гаиләгә бик урынлы бирелде.

Галимовлар гаиләсендә тәрбияләнүче Илнур — искиткеч матур итеп татар биюен башкара. Ул “Виктория” ансамб­лен­дә шөгыльләнә. “Бие, улым, без­нең нәсел элек-электән биергә оста булган. Бу сәләтнең җепләре синдә өзелмәсен!” — диде әнисе Фәһимә Фәрит кызы. Дәртле “Әпипә” көенә күңелләрне җилкеткән Илнурның чыгышын карап, тамашачы җепнең өзел­мәячәген, арытаба да дәвам итәчәген аңлады. “Башкару осталыгы өчен” номинациясе лаеклы рәвештә Галимовларга тапшырылды.

Шәриповлар гаиләсеннән 12 яшьлек Илдар көрәш белән мавыга, 30нчы балалар бакчасына йөргән сеңлесе Диләрә бию түгәрәгендә шөгыльләнә. Әниләре Лилия Илүс кызы аларны акыллы, белемле итеп тәрбияләргә тырыша, туган телгә өйрәтә. Балаларның телне яхшы бе­лүенә тамашачы сөенеп утырды. Ә абыйлы-сеңелле башкарган татар биюе күңелләргә май булып ятты. Шәриповларга “Нурлы гаилә” номинациясендә тиңнәр булмады.
Фәрраховлар гаиләсен биш кеше: гаилә башлыгы Риф, әниләре Зөлфия, гимназиядә белем алучы кызлары Гюнель, ике яшьлек Сәфинә һәм дәүәниләре Халә Сөләйман кызы тәкъдим итте. Моңлы тавышлы Зөлфия зур осталык белән “Әни теләкләре” җырын башкарды. Җырдагы “Тәү­фыйклы булып, үс, балам” дигән сүзләр ананың васыяте кебек яңгырый. Шундый җырлар җырлап кына үстергәнгәдер, кызлары Гюнель бик тәү­фыйк­лы, тырыш, сәләтле бала. Ул әнисе кебек бик матур җырлый, бу юлы да туган телендә җыр башкарды. Зирәк һәм акыллы дәүәни тәрбиясен хәзер кеч­кенәләре Сәфинә ала, аның да апасы кебек инсафлы булып үсәчәгенә шик юк. Татар җыр­лары, биюләре аша конкурсның темасын тулысынча ачып биргән Фәрраховлар гаиләсе “Җырлы гаилә” номинациясендә җиңде.

Әкрамовлар гаиләсе “Тату гаилә” номи­нациясендә җиңеп чыкты. 22нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Әлфидә Флүр кызы энесе Рәлифне дә, улы Данилны да сәхнәгә алып чыккан. Алар башкарган “Гомерләр балкышы” җырын тамашачы бик җылы кабул итте. Ә кечкенә Данил туган телебездә шигырь сөйләп ишеттерде.
23нче балалар бакчасына йөрүче кызы Зәлия һәм улы Нур белән әниләре Илмира Әлет­динова чыгыш ясады. Нур матур итеп флейтада “Туган тел” көен башкарды, ә кечкенә Зәлия белән Илмира Миңнеяр кызы җырга-биюгә булган осталыкларын күрсәтте. Бишеккә салып, татарча көйли-көйли курчагын тирбәткән кызчыкка карап, күңелләр тула, татар теле яшәр әле, дигән өмет ныгый. Исеменә күрә җисеме дигәндәй, Әлетди­новлар гаиләсе “Сөйкемле гаилә” номинациясендә җиңеп чыкты.

Насретдиновлар гаиләсе чыгыш ясаганда залда алкышлар тынып тормады. Эльвира Фәнис кызы һәм Камил Рөстәм улының кызлары Камилә белән Заринаны туган телдә сөйләшеп, җыр-моң аша тәрбия­ләве күренеп тора. 4-5 яшьлек Зарина сәхнәдә һич югалып калмыйча, әнисе артыннан тыпырдарга тырыша, микрофонга үзенчә көйли. Ә инде гаиләнең кулга-кул тотынышып, күмәк бию башкаруы аларның никадәр дус, тату булуын күрсәтте. Бу гаилә тамашачы сөюен яулады.

Даутовлар гаиләсеннән сәхнәгә әниләре Инзилә Әдеһәм кызы, кызлары Вилия һәм Элина чыкты. Чыкты да, моңнары-җырлары, татарча шундый да саф, матур, чиста итеп сөйләшүләре белән тамашачыны әсир итте! Туган телгә булган шундый сакчыл караш безне сокландырмый калмады, әлбәттә, шуңа да “Кызыл таң” гәзитенең махсус призын кечкенә Вилия белән Элинага тапшырдык. Ә икенче бүләге­безгә чараның иң бәләкәй катнашучысы Сәфинә Фәррахова лаек булды.

Беренче урынга шәһәрнең 9нчы мәктәбеннән килгән Якуповлар гаиләсе лаек булды. Татар теле укытучысы Гөлназ Корбанова тырышлыгы белән гаилә әлеге чарага зур әзерлек белән килгән иде. Дәүәни оныкларына теләк теләде, әниләре Илсөяр Фәнис кызы үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, ә 1нче сыйныфта укучы Диана һәм 3нче сыйныфта укучы Диләрә бик матур итеп җырлады. Хәзер бу гаилә республикада үтәчәк чарада шәһәр данын яклаячак, уңышлар телибез аларга!

Кыскасы, һәр гаилә теманы ачты, өйләрендә татар теленә хөрмәт зур булуын күрсәтте. Чарада катнашучыларны шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Шамил Халитов, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Нәфисә Нәбиева тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук мәртәбәле кунаклар — “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Алик Локманов, “Ак калфак” хатын-кызлар ассоцияциясе җитәкчесе Люция Вафина да һәр гаиләне зурлап, бүләкләр тапшырды, матур теләкләрен җиткерде.

Башкортстанның һәм Та­тарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсил Галимов исә Диләрә Якупованы һәм чараны музыкаль яктан бизәүче Алия Хөснетдинованы “Галим” сту­диясендә җыр яздырырга чакырды һәм аларга зур сәхнәгә чыгарга булышырга вәгъдә итте.

Әлеге чараны әзерләүгә һәм үткәрүгә мәгариф бүлеге методисты Рушана Имамова, татар теле укытучылары, балалар бакчалары җитәкчеләре, тәрбия­челәр зур көч салды. Һәм юкка түгел — чара чыннан да искиткеч матур, җылы, эчтәлекле килеп чыкты!
Читайте нас: