Шушы уңайдан китапханәчеләр Фәнисә Әхмәтҗанова һәм Фәйрүзә Мәҗитова оештыруында район балалар модельле китапханәсендә — “Агыйдел буе җырчысы”, Иске Кыргызда — ”Үз илендә кабат туа Сарьян, бүтән китмәс өчен туа ул...” дигән әдәби-музыкаль чаралар узды. Аларда якташларыбыз — Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин, күренекле режиссер һәм артист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Зарипов, Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, профессор, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов, ветеран-журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айсылу Хәйретдинова, Х. Сарьянның бертуган апалары Рәшидә Шәехморзина белән Мәмдүдә Галиева, икетуганнары Фәнә Минһаҗева, Зүлә Мөхәммәтшина, яшьлек мәхәббәте Флүрә Кәбирова, район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Х. Сарьян белән якыннан таныш булган һәм аның белән озак еллар аралашып яшәгән кешеләр катнашты.
Роберт Миңнуллинның Х. Сарьян турында “Балта остасы. Проза остасы. Тел остасы” дип, язучының үзе кебек үк кыска да, оста да итеп әйткән сүзләре бар. Илештә узган чаралар барышында да Хәсән Сарьянның тел, проза һәм балта остасы булуына аерым басым ясалды, аның турындагы хатирә-истәлекләр яңартылды, шәхси тормышындагы моңарчы билгеле булмаган кызыклы фактлар һәм детальләр ачыкланды.
Бигрәк тә район балалар модельле китапханәсендә узган чара дулкынландыргыч очрашуларга бай булды. Чара башында язучының икетуганы Фәнә Минһаҗева Хәсән Сарьянның ничек сукыр артистлар төркеменә ияреп китү тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләсә, икенче өлешендә яшьлек мәхәббәте, Югары Яркәй авылында яшәүче Флүрә Кәбирова Хәсән Сарьян белән дуслыклары турында бәян итте (бу хакта тулырак гәзитнең алдагы саннарының берсендә укырсыз).
Шулай да чараның иң дулкынландыргыч өлеше Х. Сарьянның бертуган апалары Мәмдүдә Галиева белән Рәшидә Шәехморзинаның катнашуы булгандыр. Хәсән Сарьянның үзенә бик кыска гына гомер бирсә дә, Аллаһы Тәгалә аның апаларын озын гомерле итеп яраткан. 88 яшьлек Рәшидә апа бүген районның — Татыш, ә 1921 елгы Мәмдүдә апа Груздевка авылларында гомер кичерәләр. Тагын бер апасы Әкълимә (1926 елгы) Игмәт авылында яшәп, энесе үлеп берничә ел үтүгә вафат булган.
— Сарьян туганыбыз гаҗәеп йомшак күңелле, зирәк, җыр-моңга әвәс, шаян бала булып үсте. Төскә-биткә ул коеп куйган әткәебез иде. Гармунда уйнау сәләте дә, моң да аңа әткәйдән бирелгәндер, дибез. Әткәебез татар халык җырларын бөтен нечкәлекләрен белеп башкара иде, — диде Мәмдүдә Салихҗан кызы.
Баксаң, Мәмдүдә әби үзе дә бик моңлы итеп җырлый икән. Ул чарада катнашучыларга Сарьян энесе бик яратып җырлаган “Йөрәк сере” җырын башкарды. Моннан тыш, Сарьян энесенең балта остасы булуына тукталып, бүген Груздевка авылында Хәсән Сарьян кайчандыр үз кулы белән салган йорт барлыгы, анда китапханәче Фәйрүзә Мәҗитованың балалары һәм оныклары белән гомер кичерүе турында да әйтте. Ә Мәмдүдә Салихҗан кызының килене — гомере буе Кадер урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп хаклы ялга чыккан Сания Галиева татар әдәбияты буенча ачык дәресләрен иренең якын туганы булган
Х. Сарьян иҗатына багышлап үткәрүе турында горурланып сөйләде.
Ул, шулай ук, Х. Сарьянның шәхси тормышына кагылышлы кайбер фактларга да ачыклык кертеп үтте. Сания Әнәс кызының әйтүенә караганда, Х. Сарьян үзе дә, әтисе Салихҗан да, уллары Рифкать белән Булат та 48 яшьтә якты дөньядан киткән. Ә Сарьян аганың хатыны Фируза апа узган елның декабрендә вафат булган.
Х. Сарьян иҗатын бөртекләп өйрәнеп, аның хикәяләрен, мәкаләләрен, язучы турында замандашларының истәлекләрен бергә туплап, 2006 елда “Агыйдел егете” дигән китап бастырып чыгарган Роберт Миңнуллинның да әйтер сүзе бар иде:
— Сарьян туган җир җанлы, туган җанлы иде. Аның китапларын укып карасаң, безнең як телен, безнең як сөйләшен, безнең як кешеләрен әллә каян танып була. Алар туган якка мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Китапларының берсе “Туган як хикәяләре” дип атала. Бу юктан гына түгел, ул әнисен, туганнарын, якташларын, Агыйделен, Илешен бик ярата иде, — диде Роберт Мөгаллим улы һәм бер уңайдан күңелендәге Х. Сарьян белән бәйле бик күп хатирә-истәлекләре белән дә уртаклашты.
Чарада катнашучы мәртәбәле кунаклар Әхтәм Зарипов, Фаил Фәтхетдинов, Илшат Насыйпов, Айсылу Хәйретдинова, Зүлә Мөхәммәтшина Х. Сарьян турында бик җылы сүзләр әйтте, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һәм китапханәчеләрне язучы иҗатын тагын да ныграк һәм тирәнтенрәк өйрәнергә чакырдылар.
Чара барышында ветеран-укытучы Фәнә Минһаҗева, Базытамак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмира Ахунова, Югары Яркәйдәге Т. Рахманов исемендәге мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Юлия Янгирова, 1нче гимназиянең 7нче һәм 11нче сыйныф укучылары Лиана Нургалиева һәм Элена Девятова Х. Сарьянның кайбер хикәя-повестьларыннан өзекләрне сәнгатьле укыдылар, китапханә хезмәткәрләре Рәзинә Баянова белән Альфира Вәлидова “Бер ананың биш улы” әсәреннән өзек сәхнәләштерделәр. Шулай ук, чара барышында Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрова, аның укучысы, төбәкара “Озын көй”, республика “Язгы тамчылар” һәм “Курайчылар” конкурслары лауреаты Айбулат Гыйләҗетдинов, район сәнгать мәктәбе укучысы Айгөл Гамбәрова башкаруында җырлар яңгырады.
Иске Кыргыз авылы мәдәният йортында узган чарада да Х. Сарьян белән бәйле бик күп хатирә-истәлекләр яңгырады. Аларны тамашачыларга ветеран-укытучылар — Ябалак авылыннан Ким Галиуллин, Яңа Аюдан Сәгыйть Муллаәхмәтов җиткерде. Шунысы игътибарга лаек: Х. Сарьянны туган төбәгендә дә онытмыйлар. Мәдәният йортындагы бай эчтәлекле музейның бер бүлмәсендә аңа багышланган почмак булдырганнар. Анда Х. Сарьянның үз кулы белән эшләнгән, агачтан юнып ясалган әйберләре дә урын алган. Алар белән безне музей җитәкчесе, Яңа Аю урта мәктәбенең тарих фәне укытучысы Илгиз Сәлимгәрәев таныштырды.
Бу көнне Илеш халкы, чын мәгънәсендә, үзенең талантлы улын зурлады. Һәм бик дөрес эшләде. Татар әдәбиятының йөзек кашы булырлык әсәрләр язып калдырган Хәсән Сарьянны зурлап, Илеш үзен дә зурлады, үзен дә данлады. Әнә шунысы аеруча нык сөендерде.