+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 апрель 2015, 21:44

Бишбүләктә Кәрим көннәре

Быел бу күркәм чара Әдәбият елына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Күренекле әдип, иҗаты мәктәп программаларына кертелгән, без шигырьләрен яттан белгән ватанпәрвәр-шагыйрь, якташыбыз Фатих Кәримнең кызы, әтисенең әдәби мирасын бөртекләп җыючы һәм кадерләп саклаучы Ләйлә ханым Кәримова үзе катнашкан, Казаннан килгән танылган журналист һәм язучы, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Русия татарлары милли оешмалары рәисләренең берсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бишбүләк егете Римзил Вәлиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Минзәлә дәүләт татар драма театры директоры Роберт Шәймәрданов, Уфадан республиканың Мәдәният министрлыгы вәкиле Гөлдар Моратова һәм башка бик күп кунаклар, яугир-шагыйребезнең якын туганнары катнашлыгында үткән чара бик фәһемле булды.

Кунакларны, Мәдәният сараендагы тантаналы чарага килгән барча халыкны Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллин кайнар сәламләде. Наил Габдулла улы чыгышында бөек райондашлары Фатих Кәрим язмышындагы кайгылы датага — төгәл 70 ел элек аның бүгенге Калининград өчен барган каты алышларда үле­мечле яра алуына да тукталды.
— Якташыбызның иҗаты, бик күпләр, шул исәптән, күренекле чит ил әдипләре дә билгелә­венчә, дөнья әдәбиятында моңарчы булмаган һәм кабатланмас бер үрнәк булып кала. Туктаусыз утлар яуганда, туплар шартлаганда һәр буш минутын файдаланып, автоматының прикладына кәгазь куеп, каләм белән берничә китап булырлык повесть һәм поэмалар, йөзлә­гән шигырь язган башка берәү дә юк. Иң мөһиме — ул язган­нарның барысы да югары әдәби таләпләргә җавап бирә. Фатих Кәрим иҗатына дистәлә­гән фәнни эш багышланган. Данлыклы район­дашыбызның әдәби мирасын саклауга бәһаләп бетергесез өлеш керткән хөрмәтле Ләйлә Фатих кызына олы рәхмәтебезне җиткереп, аның алдында түбәнчелек белән баш иям һәм сәхнә түренә чакырам! — диде Наил Гатауллин.
Ләйлә Кәримовага беренче итеп быел югары зәвык белән эшләнгән “Бишбүләк районының Фатих Кәрим исемендәге әдәби премиясе лауреаты” дипломы һәм күкрәккә тагыла торган билгесе тапшырылды. Ләйлә ханым җавап сүзендә әтисенең туган районына, аның җитәкчелегенә Фатих Кәримнең якты истәлеген мәңгеләш­терү җәһәтеннән башкарылган зур эшләр өчен ихлас рәх­мәтен белдерде. Икенче булып лауреат дипломы һәм билге Бишбүләк районының элекке җитәкчесе Илдар Гыймаевка тапшырылды. Бүләкне мәрхүмнең хатыны Римма Расих кызы кабул итеп алды. Нәкъ менә Илдар Рәис улы башлангычы белән шагыйрьнең туган авылы Аетта йорт-музей яңар­тыла, аның исемендәге әдәби премия булдырыла. Әйт­кәндәй, әлеге премиянең беренче лауреаты — “Кызыл таң”ның Биш­бүләктәге элекке үз хәбәрчесе Әнвәр Сөләйманов.
Фатих Кәрим исемендәге премия Бишбүләк районы хакимияте тарафыннан 1999 елдан башлап бирелә. Узган еллар эчендә аңа дистәләгән иҗатчы, шул исәптән күренекле башкорт шагыйре, Бишбүләк районы гимнының авторы Кадим Аралбай, урындагы шагыйрь Наил Гыймай Аетлы, фотожурналист Олег Андреев, музейчы Роза Иванова, галим Тимер­бәк Нигъмәтуллин, рәссам Рәшит Имашев һәм башкалар лаек була.
Ике көнгә сузылган чара Ренат Харисның Фатих Кәримгә багышланган әсәре буенча куелган спектакль белән шагыйрьнең туган авылы Аетта тәмамланды. Минзә­лә­леләр татар дөньясына шундый бөек шәхесне биргән Бишбүләк халкын аннан алда искиткеч матур тамашалары белән район үзәгендә һәм Усак-Кичү авылында чыгыш ясап куандырган иде.
Читайте нас: