+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 Май 2015, 21:31

Талантлар – үз арабызда

Карткисәк урта мәктәбендә үткән очрашу – моңа ачык мисал.Безнең мәктәптә төрле чаралар даими үткәрелеп тора. Алар безгә укучыларга, бердән, дәресләрдә алган белемебезне тирәнәйтүгә булышлык итсә, икенчедән, китапларда сурәтләнгән вакыйгаларны тормыштагы хәлләр белән чагыштыру мөмкинлеге бирә.

Күптән түгел Әдәбият елы кысаларында үткәрелгән очрашу да бик эчтәлекле булды. Шунысы үзенчәлек­ле: без исемнәре илдә билгеле шагыйрьләр яисә язучыларны түгел, ә үзебезнең арада яшәп, иҗат итүчеләрне чакырдык. Алар барысы да сугыш чоры балалары. Шуңа бу тема аларның иҗаты аша кызыл җеп булып үтә.

Хәтереңдәме?
Ачлык тырнагыннан
Котылырга юллар эзләдек.
Үлән ашап тамак туйдырсак та
Якты көнгә өмет өзмәдек.


Фәүкыйнур апа Шәрипованың шушы шигъри юллары очрашуда катнашкан­нарның һәркайсының иҗатында чагылыш таба. Ул авылыбызда туып-үссә дә, язмыш җилләре аны туган яклардан еракларга алып киткән. Үсмер чаклары авыр сугыш чорына туры килә. Шуңа урман кисәргә дә, торф чыгарырга да туры килә аңа. Ире Радмир хәрби хезмәтне сайлаганлыктан, байтак еллар Германия Демократик Республикасында да яшиләр, өч улга гомер бирәләр. Ләкин язмыш Фәүкыйнур апага төрле сынауларны җибәреп кенә тора. Тәүдә — ире, аннары төпчек улы вафат була. Күптән түгел икенче улының да гомере көтмәгәндә өзелде. Йөрәгендәге чиксез кайгыны ул шигъри юлларга тезә.
Фәүкыйнур апа хәзер – өч китап авторы. Мәктәп укучылары аның туган авылыбызга, сугыш елларына багышлап язылган шигырьләрен яттан сөйләде. Аларның чыгышы Фәүкыйнур Шәрипо­ваның тормыш юлына багышланган видеоязма белән үрелеп барды.

Сандугачның балалары
Куналар тирәкләргә.
Шигырьләрем шифа булсын
Ярсыган йөрәкләргә.

Өзә басарга кыймыйлар
Аяклар тыйнакланды.
Гайрәте бетеп, күзләрем
Тик яшькә юмартланды.

Шөкер итеп яшәп ятам,
Бер мохтаҗлык юк сыман.
Илләргә афәт килмәсен,
Куркамын бары шуннан.


Фәүкыйнур апа чыгышын шундый теләкләр белән тәмамлады. Бүген ул Уфада яши, яше сиксәннең өстендә булса да, бик өлгер, камыр ашларын оста пешерә. Германиядән алып кайткан тегү машинасында ашъяулыклар, алъяпкычлар, күлмәкләр тегеп, дусларына бүләк итә, җәмәгать эшләрендә теләп катнаша. Авылыбызда үткәрелүче бер генә чарадан да читтә калганы юк – ара ерак дип тормый, ялт итеп кайта да җитә.
Очрашуда катнашкан икенче кунагыбыз Наҗия Солтанова 1930 елда туган. Аның да үсмер вакыты сугыш елларында авыр хезмәттә үтә. 1952 елда ул Карткисәк урта мәктәбенә укытучы булып килә. Өч дистә елдан артык гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә, аларны иҗади эшкә җәлеп итүгә зур игътибар бирә.
– Гомерем буе шигырь яздым, хәтта хатларны да рифмага салып яза идем. Һәр укучым бүгенгедәй күз алдымда, – дип, Наҗия апа балаларның төрле шуклыкларын искә төшереп үтте.
Галиулла Хуҗиәхмәтов безнең мәктәптә өч дистә елга якын хезмәт дәресләре алып барган. Мәктәптә аның оста куллары җылысы салынмаган бер генә кабинет та юктыр. Ул ясаган тәрәзә йөзлекләре авылдагы күп йортларга нур биреп тора.
– Күп кызларга сандык ясап бирдем. Аллаһка шөкер, минем сандык белән кияүгә чыккан бер генә кыз да кире кайтмый, – дип, мәктәп ветераны җыелган халыкны көлдереп тә алды. – Бала чагым авыр сугыш елларына туры килде. Әтием фронтта батырларча һәлак булды. Шуңа аның белән шигырьләр аша гына сөйләшә алдык. Ялгызы алты баланы аякка бастыру өчен әниебезгә көнне төнгә ялгап эшләргә туры килде, – дип Галиулла абый күз яшьләре аша шигырь юллары тезде...
Галиулла абыйга беренче сыйныфка 9 яшендә генә бару насыйп була. Шигырьләрне 1957 елда Мәскәүдә хәрби хезмәттә чакта яза башлый. Шуннан башлап язганнарын берничә калын дәфтәргә теркәп барган.
Сүзне Рәфия Ахунова дәвам итте. Мәхәббәт турында шигырьләре, шаян такмаклары белән ул авыл клубы сәхнәсендә дә еш чыгыш ясый. Ә очрашуда катнашучыларга ул ире сугыш яланында ятып калган тол хатын исеменнән язылган “Өзелгән өмет” дигән шигырен укыды.
– Боз күңелле кеше шигырь яза алмый. Андый сәләт матур, изге күңелле кешеләрдә генә була. Шигъри күчтә­нәчләрегез, тормышны яратуыгыз белән безнең күңелләрдә үзегезгә карата соклану хисләре уяттыгыз, – дип, мәктәп директоры Лидия Харисова очрашуга йомгак ясады.
Ә без исә барлык укучылар һәм укытучылар исеменнән очрашуны оештырган һәм алып барган директор урынбасары Фәнирә Нәбиуллинага, безнең күңелләрдә бик җылы хисләр уяткан Фәүкыйнур, Наҗия, Рәфия апаларга һәм Галиулла абыйга чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Розалия ГӘРӘЕВА,
Карткисәк урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.
Читайте нас: