Кичә Могамир абыйның әнисе Фәния апага багышланды. Исән булса, шушы көннәрдә аңа 85 яшь тулган булыр иде.
— Дан казанган артистларга, язучыларга, танылган кешеләргә багышланган кичәләр бик еш үтә. Ә безнең әнкәй гап-гади авыл хатыны иде. Гомер буе эштән бушамаган, ял күрмәгән, көнне төнгә ялгап эшләгән, итәк тулы бала үстергән, тәрбия биргән, олы тормыш юлына чыгарган. Ә алар, минем әнкәй кебекләр, күпме? Меңләгән, миллионлаган. Бүгенге кичә менә шундый гади авыл апаларының барысына да багышлана, — диде җырчы һәм гармунчы Могамир Ильясов.
Могамир абыйның әнисе Фәния апаны кичә барышында бик күпләр мактап та, сагынып та, зурлап та, юксынып та искә алды. Сәхнәгә туганнары гына түгел, Фәния ханымның күршеләре, дус-ишләре, чордашлары күтәрелде, җылы истәлекләр бик күп булды.
Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Могамир Ильясов әнкәсенең иң яраткан җырларын башкарды. Үзәкләрне өздереп “Рамай” да, “Умырзая” да, “Сарман” да яңгырады бу кичтә.
— Кызганыч, әнкәй исән чагында мин аңа багышлап җырлар җырламадым. Еллар үткән саен шул эчемне кырып торды. Менә хәзер әнкәй юк, әмма аның чордашлары, ахирәтләре исән, бүгенге хәтер кичәсендә яңгыраган җырларым әнкәй рухына дога булып ирешсен, — диде Могамир Карам улы. Аның хатыны Халә Сөләйман кызы да шул ук фикердә, әйткәндәй, әлеге кичәне оештыруга ул да бик күп көч салган.
Әти-әнисенең изге теләген хуплап, кызлары Зөлфия, оныклары Гюнель дә әлеге чарага үз өлешен керткән. Алар әзерләгән тамаша туган тел, туган җир, әниләр турында иде, һәм ул бик урынлы яңгырады. Кичәгә Ильясовларның гаилә дуслары Миңлегөл һәм Рамил Лотфуллиннар, Фәридә Минәҗева да килгән иде, аларның чыгышын да тамашачы яратып кабул итте. Лотфуллиннарның оныгы Әдилә Гыйләҗеваның чыгышын күреп, гаиләдә тагын бер сәләтле артист үсүенә авылдашлары да сөенде.
Кичәгә Уфа шәһәренең “Сәхипҗамал” хатын-кызлар оешмасыннан якташыбыз Флүсә Назаргулова килгән иде. Ул чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде, халыкның шундый иманлы, тәрбияле, киң күңелле булып калуын теләде.
...Әнкәй,бүген төштә сине күрдем,
Кочагыңның тойдым җылысын.
Кемнәр әйтер, нигә әниләрнең
Кочаклары шундый җылы соң?
Әнием, бүген мин бәхетле идем,
Төшләремә тагын керсәнә...
Көне буе бала булып йөрим,
Төшләремдә генә күрсәм дә.
Алтмыш яшьлек улың булсам да...
Әнкәсенең рухына улы шулай дәшә. Чәчләрен ак сырган ир асылының әнкәсе белән шулай сөйләшүе, юксынуыннан тамашачыларның да күзләренә яшь тула. Ә таралышканда шушындый матур эчтәлекле, җылы кичәне оештыручыларга кат-кат рәхмәт әйтеп, алар уйчанланып калды. Шик юк, аларның һәркайсы бакыйлыкка күчкән туганнарын, якыннарын уйлагандыр. Кайткач, һичшиксез, аларга атап хәер биргәндер.
...Мин Фәния апаны белми идем. Әмма Могамир абыйга карап, мин аның нинди кеше булганын яхшы чамалыйм. Начар ана шушындый да игелекле, моңлы, тырыш, изге күңелле бала үстерә алмый. Җир йөзендә Могамир кебек уллар калдырган аналар алдында баш иясе килә.