+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
10 июнь 2015, 22:48

Синнән көч алып кайтам

Туган авылым Мәмәдәл белән вакытлыча гына хушлашып, Уфага “Башкортостан пионеры” гәзитенә эшкә килүемә — августта, “Кызыл таң”га алынуыма декабрьдә 30 ел тула. Олы әдибебез Нәҗип Асанбаев әйткәнчә, мин һаман да үземне шәһәргә командировкага килгән кеше итеп исәплим. Ярый әле туган авылым белән бәйләнеш нык булды. Әмма еллар үтү белән әти йортына кунакка гына кайтып йөрү авылны сагыну-ярату тойгыларын баса алмады шикелле.

Ә берничә ел элек республикада билгеле олы бер түрә: “Син фәлән ел гәзитнең авыл тормышы бүлегендә эшлисең. Җир эшен аңлагандай, киңәш-тәкъдимнәр дә бирәсең. Үзең­нең җирең, бакчаң бармы соң?” дип сорап куйды. Шушы сүзләр мине сүзсез генә түгел, бик уңайсыз хәлдә калдырды. Менә шулай үз авылымда җирле булдым. Өченче җәй анда нәрсәдер төзергә, утыртырга тырышабыз. Зурлыгы 30 сутыйга якын мәйдан, яшермим, гомер буе каләмнән “авыр” нәрсә тотмаган кеше өчен башта “кәҗә маен” аз чыгармады. Хәзер кем генә кызыксынса да йөзем якты: җир эшен онытмаганмын икән әле. Матур гына мунча да салып куйдык. Кризислар артык сиз­дермәсә, көзгә гараж да өлгер­тергә исәп. Әлбәттә, хез­мәт­тәшләремнең “мактанырга ярамый” дигән сүзләре искә төште. Ә бу һич тә мактану түгел. Шәһәрдә озак гомер итеп, авылга кайтырга теләүче кешеләргә киңәш урынына әйтелгән сүзләр бу. Үземнән чыгып әйтәм: авылга кергәнче үк җиңнәрең сызганулы булганда гына шул урам ритмына, күршеләр мохитенә кушылып була. Халык үтә дә сизгер ул: син авылга җигелеп дөнья көтәргә кайткансыңмы, әллә мәтрүшкәле каен миллеге белән мунчада чабынып китү өчен генә авылны үз итә­сеңме...
Кемгә ничектер, әмма минем өчен авыл яшәеш тамырларым береккән, авыр чакларда үз куенына алып, көч-хәл, үзенең энергетикасы белән рух ныклыгы бирүче изге урын булып кала. Соңгы 20 ел дәвамында ил картасыннан 20 меңнән артык авыл югалган. Халкыбызның иминлек һәм туклык чыганагы булган 100 милллион гектар сөренте җир ташландык хәлгә калган. Миңа калса, туган төягенә, газиз җир-ана язмышына битараф калмаучылар күбрәк булса, мөгаен, әлеге аянычлы саннар кимрәк күренер иде.
Билгеле, адәм баласы һәр­вакыт уңайлы, матур булуга өстенлек бирә. Кайчандыр шәһәрләр дә авыл халкын шул ягы белән тартты. Ләкин кайда гына яшәсәк тә, туган авылларыбызны, тәпи атлап киткән сукмакларыбызның никадәр якын һәм кадерле булуын онытмасак иде.
Кулыма каләм алгач та уйга калдым: башкалада нәшер ителүче “Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшләүчеләр арасында шәһәрдә туып-үскәннәр күпме? Санаулы гына булып чыкты. Аларның да күпчелеге компьютер белгечлә­ре. Иллеләп кешене берләш­терүче коллектив әгъзаларының шәһәр читендә үз бакча-йортлары яисә авылда җир участоклары бар. Каләм тотып кына дөнья көтеп булмавын да күрсәтә заман. Анысы рухи азык бирсә, эш кораллары белән чит илдән ризык кертүгә каршы “көрәшә­без”. Ә бит аяклары белән авылда “басып торучы”лар бүгенге болгавыр заманда үзләрен ышанычлырак та, көчлерәк тә тоя кебек.
Читайте нас: