Кушнаренко районы Карача-Елга авылының модельле китапханәсенә нәкъ шундый уйлар белән кайттык. Кайчандыр районда “укымышлы халык яши” дигән даны булган авылда бүген китап укучылар бармы?
Биредә оештырылган чарага районның “Яңа көн” гәзите мөхәррире Фәнгыя Низаева, иҗади хезмәткәрләр Нәсимә һәм Илдар Хафизовлар, Әлфия Арсланова килгән. Ташка басылган сүз кадере турында җентекле сөйләшүгә район һәм республика басмаларына даими язышып торучы, аларны еллар дәвамында алдырып укучылар да чакырылган. Безнең өчен, әлбәттә, “Кызыл таң” укучылары фикере кадерле.
— Безнең әти-әниләр сугыш заманында да “Кызыл таң”ны алдырудан туктамады, хәреф язарга, беренче иҗекләрне кушып укырга аннан өйрәндек, — ди элекке колхоз рәисе, хезмәт ветераны Флүр Шәрәфетдинов. — Нинди заманда да ул халык гәзите булып кала белә, “Кызыл таң”да һәрвакыт көн кадагына суккан, һәркемнең язмышына, көнкүрешенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр чагылдырыла.
Флүр Шәрифҗан улы үз тормышын “Кызыл таң”сыз күз алдына да китермәвен әйтте һәм авылдашларны матбугатка игътибарлырак булырга чакырды.
Гомумән, чарада матур чыгышлар күп булды. “Яңа көн” гәзите хәбәрчесе Әлфия Арсланованың, сүз тәмен белеп, мәрҗәннән такыя үргәндәй җөмләләр төзеп сөйли белүе сокландырды. Каләм тибрәтүче буларак, аның әсәрләре республика һәм Татарстан басмаларында да дөнья күрә башлаган. Илдар Хафизовның — сатирик, Калтай авылында яшәп, бөтен гомерен ана теле укытуга, аның бәсен күтәрүгә багышлаган Рәшит Кәримовның фәлсәфи шигырьләре җыелучыларның күңеленә хуш килде. Уфадан махсус чакырылган кунак Флера Шәрипова исә үзе иҗат иткән җырлар белән сөендерде, шагыйрә Фәндидә Харрасованың чыгышы чарага мәртәбә өстәде. Чарада китап, гәзит сүзенең бәһасе, әдәбиятка игътибарны арттырмыйча торып, җәмгыятьтәге әхлак мәсьәләләрен хәл итеп булмаячагы турында җентекле сөйләшү булды.
Китапханәче Инзира Якупова менә шундый җитди мәсьәләне күтәреп чыккан. Ул биредә 27 ел эшли. Китапханәче һөнәрен үзләштереп, юллама белән эшкә килгән, шушында гаилә корып, төпләнеп калган. Аның сүзләренә караганда, эшли башлаганда китапханәдә 8-9 меңгә якын китап булса, хәзер алар саны 13 меңгә җиткән. Анда әдәби әсәрләр, балалар китаплары, фәнни әдәбият та бар.
— Инзира ханым, сез эшләгән елларда китап укучылар саны үзгәрдеме — арттымы яки кимедеме? — дип иң борчыган сорауны бирәбез.
— Китапханәгә йөрүчеләр 500-600 кешегә җитә. Бу еллар дәвамында ул үзгәрешсез калды.
Димәк, Китап галиҗәнәпләренә ихтирам зур әле бездә. Әлбәттә, моңа үзеннән-үзе генә ирешелми, тәрбияви эшне дөрес оештырырга кирәк.
Карача-Елга авылы халкы китапханәчедән уңды! Инзира Наил кызы үз эшенә мөккиббән, халыкны нәфис әдәбият дөньясына җәлеп итәрдәй төрле чаралар уйлап табучы иҗади шәхес. Республикада узган Төбәкара “Беренче Мостай укулары” конкурс-фестивалендә аның проекты җиңеп чыкты һәм ул “2014 елда Башкортстан Республикасының иң яхшы китапханәчесе” исеменә лаек булды. 7нче сыйныф укучысы Ленар Нурисламовның Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятен сәнгатьле итеп сөйләве, Зәбирә Бикмурзина җитәкчелегендәге “Ак калфак” фольклор коллективының шушы көн өчен янә оешып чыгыш ясавы, сиксән яшьлек Рәҗидә апа Сәетованың очып-очып биюе — боларның барысы өчен дә авыл халкы, яше-картының аңа олы рәхмәте булгандыр. Китапханәчеләр, нәкъ Инзира Якупова кебек, халыкның рухи чишмәләрен саектырмыйча, әдәби сүзнең кадерен югалтмыйча, аның сагында торучы булсын иде.