Тарихи чыганаклардан күренүенчә, бу мәдрәсәләрдә шәкертләр саны заманында 900гә җиткән. Биредә башкорт һәм татар әдәбиятлары тарихында лаеклы урын алачак өч шагыйрь — Гали Чокрый, Шәмсетдин Зәки, Мифтахетдин Акмулла бер үк вакытта очрашкан. Хатирәләр буенча, Шәмсетдин Зәки, шәкерте Акмулла белән сәхрәгә чыгып, күңелләре бушанганчы бер-берсенә шигырьләрен укып кайтыр булган...
Әдәби марафонны стәрлебашлылар Әлшәй районыннан кабул итте. Чараның рәсми өлеше Стәрлебаш авылы Мәдәният сараенда узды. Район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров җыелучыларны зур һәм әһәмиятле вакыйга белән тәбрикләде.
Башкортстан Язучылар берлеге исеменнән марафонда катнашучыларны драматург, “Һәнәк” журналының баш мөхәррире Рәлиф Кинҗәбаев сәламләде.
“Җәйге эссе көн, мәшәкать күп, печән чабарга, су сибәргә кирәк, вакытлары булырмы, килерләрме икән?” — Рәлиф Мөстәкыйм улын Уфа — Стәрлебаш юлында шундый уйлар борчыган. Тик борчылуы юкка булган — зал тулы булды.
— Бу төбәкнең әдәби-мәдәни тарту көче бар. Гали Чокрыйга да белем алу өчен ничәмә чакрымнан бирегә килеп җитү җиңел булмагандыр, — ди драматург.
Рәлиф Кинҗәбаев, мәдрәсәләрнең XVIII-XIX гасырда зур территориягә таралган абруен ассызыклап үтеп, бүгенге каләм осталарына да кагылды, бик өметле, кызыклы исемнәр булуын әйтте.
Чакырылган кунаклар — Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Морзакаев, Мифтахетдин Акмулла музее директоры, прозаик Фәнис Янышев, Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә хезмәткәре Римма Хәкимова да урындагы әдәби мохиткә уңай бәя бирделәр.
Концерт программасын республика һәм төбәкара конкурслар дипломантлары һәм лауреатлары Регина белән Венера Әхмәровалар ачты. Репертуар, нигездә, якташлар иҗат иткән җырлардан торды. Фәйзи Гомәровның “Стәрлебашым — йөзек кашым” җырын “Яшьлек” хатын-кызлар җыр ансамбле, Гаян Арсланов сүзләренә Гүзәлия Мөхәммәтшина язган “Парсызлар булмасын” җырын Гөлфия Арсланова башкарды, ә Аллагуват авылыннан Флүр Ильясов, Куганакбаштан Зөлфирә Булатова үзләре иҗат иткән җырларны сәхнәгә чыгарды. Зөлфия Гыйззетдинова сүзләренә Флүрә Арслангулова язган җырны Рөстәм Галиев һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлфизә Хәйруллина ишеттерделәр. Зөлфия Гыйззетдинова үзе дә “Мин яратам сине, тормыш” әсәрен укыды. Иске Калкаш авылыннан Айсылу Хөббетдинова — бию белән, “Стәрлебаш бөркетләре” эстрада-фольклор ансамбле (җитәкчесе — Гөлйөзем Сәепова), яшь җырчы Линар Гафиятуллин җырлар белән сөендерделәр.
Әйткәндәй, Стәрлебаш җирендә Акмулланың иҗат чишмәсе Фәйзи Гомәров, Равил Шаммас, Әдхәт Синугыл, Мариус Максютов, Зәки Зәйнуллин, Зиннәт Галимов, Флүрә Хәлиуллина-Сәлимова, Рәлиф Кинҗәбаев, Флүр Галимов, Рәфгать Рысаев, Исмәгыйль Хисаметдинов кебек каләм осталары йөзендә лаеклы дәвамын алган. Бу көнне аларның исемнәре горурлык белән телгә алынды.
Әдәбият елы символын тапшыру өчен сәхнәгә Әлшәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Закуан Әхмәтов белән мәдәният бүлеге начальнигы Миргасыйм Әкимбәтов күтәрелделәр. Штандартны Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы урынбасары Альбина Суфиянова кабул итеп алды.
— Кеше көндәлек эш белән генә яшәми, — диде Закуан Зөфәр улы. — Аңа әдәбият та, нәфис сүз дә кирәк. Әйе, авыр заманда яшибез, шуңа карамастан, шундый матур сәбәпләр белән җыела алабыз икән, эстафета районнар буйлап йөри икән, димәк, әле әдәбият яши һәм яшәячәк.
Закуан Әхмәтов, шулай ук, залдагыларны гәзит-журналларга язылырга чакырды. Чынлап та, әдәбият белән вакытлы матбугатның бер-берсеннән башка яшәвен күз алдына да китерү кыен. Гәзит-журналлар — иҗатчылар өчен танылу, остару мәйданы.
Чара Мәхмүт Мәхмүдов исемендәге Стәрлебаш туган якны өйрәнү музеенда дәвам итте. Эчтәлекле экскурсия барышында районның тарихы да, бүгенге казанышлары да, лаеклы шәхесләре дә ачылды. Иҗат әһелләре, язучы-шагыйрьләр — музейның почет тактасында.
Музейдан соң кунаклар Геройлар аллеясендә булды. Стәрлебашлылар — Советлар Союзы Геройлары Абдулла Әхмәтов белән Сафа Хәсәнов һәйкәлләренә чәчәкләр салды.
Тантананың соңгы өлеше Стәрлебаш авылара район китапханәсендә үтте. Гасырлар буе халыкка белем бирү, рухи һәм мәдәни үсешенә ярдәм итү буенча бәяләп бетергесез мөһим эш башкарган һөнәрдәшләренең хезмәтен әлеге көндә дәвам итүче авылара китапханә һәм аның 18 филиалының Әдәбият елының уңышлы узуына үзләренең зур өлешен керткән хезмәткәрләре бергә җыелып, иҗади осталыклары белән сокландырып каршылады кадерле кунакларны.
Тәүдә бина алдына тезелеп басып, бүгенге бәйрәмне тасвирлаган тирән эчтәлекле матур җырлары белән сөендерделәр, аннары директоры Рәбига Нәдершина белән улы Булат һәм үз ролен чын артистлардай башкарган дистәгә якын китапханәче туташлар, искиткеч могҗизалы эпизодлар күрсәтеп, узган елда 100 мең сумлык грант алуга ирешкән китапханәнең байлыгы белән таныштырдылар.
Арытаба чара түгәрәк өстәл артына күчте. Рәлиф Кинҗәбаев, тамашага җыелган район язучылары, китапханәчеләр, укытучылар, иҗат белән шөгыльләнүче укучылар һәм студентлар алдында чыгыш ясап, аларны үз мисалында иҗат серләренә төшендереп, марафонны истәлекле бәйрәмгә әйләндергән өчен якташларына Башкортстан Язучылар оешмасы исеменнән рәхмәтен ишеттерде һәм утырышта тикшерелергә тиешле кулъязмаларның берничәсен алдан ук укып чыгып, авторларның, яшь булуга карамастан, шагыйрьләр дәрәҗәсендә язуына сөенүен белдерде.
Аннары сүз алган Наилә Гыйззәтуллина аңлатуынча, әдәби марафонның мөһим бурычы итеп яшь каләм әһелләренә ярдәм итү билгеләнгәч, районның оештыру комитеты 15-40 яшьлек иҗатчыларның күңел гәүһәрләрен авылара район китапханәсендә тупларга карар итә һәм эшкә тотына. Нәтиҗәдә, хәтсез материал туплана. Аларның авторлары арасыннан Башкортстан дәүләт университеты студентлары — Хәлекәй кызлары Лиана Әхмәрова белән Айсылу Баһаветдинова, университетның Стәрлетамак филиалыннан Динар Латыйпов, Тәтер-Арслан урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Тимур Мөлеков, Ибракайдан Галия Мөхәммәтҗанова утырышта катнашып, шигырьләрен укып, Факил Морзакаев, Фәнис Янышев, Айгиз Баймөхәммәтов, Асия Басыйрова, Зөлфия Гыйззетдинованың фикерләрен, уңай бәяләрен һәм киңәшләрен ишетеп куандылар.
Утырышта, шулай ук, район иҗатчыларын борчыган мәсьәләләр — “Китап” нәшриятында китаплар бастыру, Башкортстан Язучылар берлегенә кабул итү мәсьәләләре дә кузгатылып, Уфа вәкилләреннән бу җәһәттән дә җавап алынды. Аларның үзләре һәм иҗади эшчәнлекләре белән таныштырулары, шигырьләрен һәм юмористик кыска хикәяләрен укып ишеттерүләре дә онытылмаслык якты хисләр калдырды стәрлебашлылар күңелендә. Кыскасы, марафон нәтиҗәле үтте. Каләм тибрәтүчеләр өчен дә, аларның әсәрләрен көтеп алучылар өчен дә чара зур бәйрәмгә әверелде.
Айгөл Юлъякшина, Рәфгать Рысаев.