Һәркайсының үз урыны
Әхмәт Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәгә эшкә чыгып, көн дәвамында берәр детектив укып, вакытны шул рәвешле уздырып җибәрмәкче идем. Чөнки мин, башка күпләр кебек үк, әлеге һөнәр ияләре нибары китап бирә һәм кабул итә, калган вакытын яраткан шөгыленә багышлый дип уйлый идем.
Юк, алай җиңел генә булып чыкмады. Башкорт әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Айгөл Бурангулова миңа шундук бурычлар йөкләде. Сәгать тугызга эшкә килгәч, кичәге статистика белән шөгыльләнәсең. Укучылар формулярларын алып, ничә кеше килгәнен һәм аларның күпме китап алганын исәпләп чыгарасың. Соңыннан ул мәгълүматны журналга теркәп куясың. Арытаба кулланылган китапларны киштәгә тезәсең. Һәр китапның тышында аның “шифр”ы язылган. Мәсәлән, Муса Галинең “Адымнары”нда — “С (Башк) Г81” диелгән. Китапханәдәге барлык нәфис әдәбиятның коды “С” хәрефе икән, ә җәя эчендә аның нинди телдә икәнлеге күрсәтелә. “Г81” — автор билгесе. Ул фамилиянең беренче хәрефеннән һәм тәртип саныннан тора. Кыскасы, китапларны теләсә кайда буш киштәләргә тезмисең, һәркайсының үз урыны.
Бу эшләр белән сәгать унга кадәр шөгыльләнәсең, аннары китапханә укучылар өчен ишекләрен ача. Ишек ачылу белән озын чират тезелер дип күз алдына китергән идем... Юк, җәйге вакытта кеше аз икән. Студентлар — каникулда, шәһәрдә яшәүче абый-апалар бакчаларында ял итә.
Буш вакытта китапханәчеләр кичәләр өчен сценарийлар яза, акцияләр, күргәзмәләр оештыру белән шөгыльләнә. Мәсәлән, ШОС һәм БРИКС саммитлары кысаларында ШОС һәм БРИКС дәүләтләре язучыларының башкорт һәм татар телләрендә чыккан китаплары күргәзмәсе эшләгән.
“Китапханә төне” — күпләрнең яраткан акциясе. Бу төнне “Мине үзең белән ал” дип аталган стеллажга үзеңнән арткан китапларны алып килеп, башкалар китергәнне бушлай алып китә аласың. “Дәваханәләргә — китаплар” акциясе дә популяр. Атна саен укучылар китапханә аша башкала дәваханәләрендә дәваланучы авыруларга китаплар тапшыра.
Күптән түгел Милли китапханәдә язучыларның, шагыйрьләрнең “Иҗат лабораториясе” исеме астында очрашулар циклы старт алган. Кичәләрдә авторлар осталык дәресе бирә, әсәрләренең язылу тарихын һәм башкалар хакында сөйли. Китапханәчеләр яңа китапларның исем туен да уздыра.
Кыскасы, күңелле кичәләр һәм акцияләр — китапханәчеләрнең намуслы хезмәте.
Электрон уку залында
Әлеге бүлек белән танышкач, үземне электрон уку залында сынап карадым. Бу зал аеруча популяр, сезон вакытында буш урын бөтенләй калмый икән. Биредә, Интернет тоташтырылган компьютерлар артына утырып, китап укып, кирәкле мәгълүматны табарга була. Әлеге залга йөрүчеләр — реферат, диплом эшләре язучы студентлар һәм хаклы ялдагы абый-апалар. Җәйге вакытта күбрәк икенче категория хезмәтләндерелә. Минем тәүге клиентым Уфа шәһәрендә яшәүче Клара Хәмидуллина булды. Китапханәдән ерак яшәми, көн саен диярлек килеп, Интернетта утыра икән. Апаны нәрсә кызыксындыра дисезме? Һиндстанның рухи лидеры Ошоның медитация дәресләре. Әлеге видеодәресләрне ул, наушниклар киеп, сәгатьләр буе карый, рухи байлыгын арттыра.
Китапханәче буларак, мин уку залындагы тынычлык һәм тәртип өчен дә җавап бирәм. Укучылар бер-берсе белән сөйләшә башласа, яннарына килеп, кисәтү ясыйм. Чөнки алар башкаларны китап укудан бүлә. Кеше күп булып, һава бетә икән, тәрәзәләрне ачып, җилләтеп алам. Кыскасы, китап укучылар өчен барлык уңайлылыкларны да тудырам.
Китапханәләр заман белән бергә атлый, шулай итмәгәндә укучыларын югалту ихтималы бар. Шуңа күрә электрон уку заллары барлыкка килә, китапханәнең рәсми сайтында электрон китаплар укырга була... Әлеге вакытта Милли китапханә хезмәткәрләре барлык көчен электрон китапханә туплауга юнәлтә. Моның өчен бик күп көч таләп ителә. Башта авторлар белән килешү төзелә: аларның ризалыгыннан башка китапханәчеләрнең әсәрләр белән эш итү хокукы юк. Башкорт әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре бүгенге көнгә 50 килешү төзегән. Бу четрекле мәсьәләгә карата авторларның мөнәсәбәте төрле. Яшьләрнең компьютердан китап укуына каршы булганнар да бар.
Тик яшьләр китапханәгә килү белән басманың электрон варианты белән кызыксына. Милли китапханә директоры Айгөл Моратова бу юнәлештә зур эш алып бара. Китапларның QR-кодын (аның белән китапның электрон варианты бушлай килә) шоколад тышлыгына төшертә, стенага элә торган келәмнәргә “суктыра”... Бу балаларда әдәбиятка мәхәббәт уятуның бер юлы булып тора. Аларның шул ук телефонда уен уйнап утырганчы, китап укуы күпкә файдалырак.
Әйткәндәй, китапханә сайты аша китапка заказ да бирергә мөмкин. Аны син килүгә әзерләп куялар.
Аваздаш һөнәрләр
Журналист та, китапханәче дә җиңел аралашырга тиеш. Кешенең нәрсә турында укырга теләвен аңа сораулар биреп беләсең, әлбәттә. Ике һөнәр иясенең тагын да бер охшаш ягы — укымышлы булу. Никадәр күбрәк китап укыйсың, аралашу да, килгән кешене хезмәтләндерү дә җиңелрәк булачак. Журналистка да төрле өлкәдә эшләүчеләрдән интервью алу өчен киң белем ярдәм итә.
Сүз ахырында
Кыскасы, китапханәченең кул кушырып утырырга бөтенләй вакыты юк икән.
Уку залында гына кулланырга рөхсәт ителгән китапларны урлау турында ишеткәнем бар иде. Бүген мондый хәлнең булу-булмавы белән кызыксындым. Хәзер һәр китапта чип бар икән. Китапны куеныңа кыстырып чыгарга уйласаң, ишек төбендәге автомат шундук тавыш бирәчәк.
Татар телендәге иң популяр китапны да билгеләп үтәсе килә. Зифа Кадыйрованың әсәрләре бер генә төн дә китапханәдә “кунмый” икән! Чыгышы белән Башкортстанның Учалы районыннан булган, бүгенге көндә Татарстанда яшәүче авторның китапларын барлык буын вәкилләре дә яратып укый. Аның бер китабын мин дә алдым һәм эш көнемне тәмамлап, кайтып киттем.