Эльвира Нагаева Краснокама районының Шушнур авылында туган. Әти-әнисе белемле кешеләр, Сәхәби абый — гомер буе парторг, колхоз, авыл Советы рәисе булып эшләгән. Шушнурдан Яңа Нугай авылына эшкә тәгаенләнгәч, гаилә күрше авылга күченә.
— Сыйныфташларымнан аерыласым килмичә, мин мәктәпкә Шушнурга йөрүне дәвам иттем. Ул мари авылы, анда мәктәптә мари телендә укыйлар иде, әмма бу да миңа киртә була алмады, мари балалары белән беррәттән телне дә өйрәндем. Шунысы кызганыч: татар телен һәм әдәбиятын укымадым, — ди ул.
Гаиләдә балалар эшләп үсә. Сәхәби абый һәрвакыт колхоз эшендә булганлыктан, ихатадагы, йорт-курадагы бөтен эш әни кешегә һәм балаларга төшә. Моннан тыш, аларның һәрберсе тырышып укый, мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый.
— Безнең өйдә кызларга — бары тик укытучы, ә ир балаларга авыл хуҗалыгына бәйле һөнәр сайлау турында гына сүз барды. Шуңа күрә, 10нчы сыйныфны тәмамлау белән мин Бөре педагогия институтына җыендым. Барып имтиханнар биреп йөрү, дулкынланулар, аннары почта аша зарыгып чакыру көтү, укырга кергәнлегемне белгәч шатлануларым — барысы да кичә генә булган кебек. Ул вакытта ата-аналар безнең арттан йөрмәде, һәркем үз белеме, үз белдеге белән укырга керә иде. Мин дә шулай бары тик үз тырышлыгым белән институтның чит телләр факультетын кызыл дипломга тәмамладым. Әти-әнине сөендереп, укыган җиремнән аларга рәхмәт хатлары килеп торды, исемемне исә институтның Почет тактасына керттеләр. Кулга диплом алуга, мөмкинлекләр булса да, башка төбәкләргә китәсе килмәде. Мин үземне туган ягымнан башка күз алдына да китерми идем. Районга кайтып, Иске Янъегет мәктәбендә эшли башладым. Хезмәт юлым бай, мавыктыргыч булды. Арлан мәктәбендә, район пионерлар йортында эшләгән елларым зур тәҗрибә бирде, — ди ул.
Нибары 34 яшьлек чагында Эльвира Нагаеваны район мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Педагог баштан аяк эшкә чума, ул җитәкчелек иткән вакытларда район мәгариф системасында бик күп уңай үзгәрешләр була, яңа традицияләргә нигез салына, яңа объектлар сафка керә. Русия Мәгариф министрлыгы белгечләре район мәктәпләрендә булып, аларның эшчәнлеге белән танышып, аңа юкка гына югары бәя бирми ул вакытта.
— Мәктәпләрнең бурычын мин тәрбияле, белемле шәхесләр тәрбияләүдә күрдем. Һәр бала “бишле”гә генә укый алмый, әмма һәр баланың сәләте бар, я ул менә дигән итеп сурәт төшерә, я бии, я булмаса җырлый, кул эшенә әвәс була, спортны ярата. Менә шушы сәләтне вакытында күреп алып, үстерергә кирәк. Безнең мәгариф бүлеге беркайчан да, авыр 90нчы елларда да, белем бирү белән генә чикләнеп, тәрбия эшен арткы планга куймады. “Һәр баланы, ничек бар, шулай кабул итеп, аны яхшырак итәр өчен эшләргә!” — дигән сүзләр безнең өчен девиз булып торды. Шөкер, бүген дә район мәгариф системасы республикада матур эшләре, традицияләре белән билгеле, — ди Эльвира Сәхәби кызы.
Гомерен балаларны тәрбияләүгә багышлаган мөгаллимә быел 55 яшен билгели. Тормыш иптәше Филүс Муллахан улы белән алар ике бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарган. Гаилә — кешенең иң кирәкле, иң ныклы тылы, Филүскә рәхмәт, ул минем киңәшчем дә, сердәшем дә, тәнкыйтьчем дә, дустым да, терәгем дә булды, ди юбиляр.
Кечкенә чагында язмыш үзен чит җирләргә алып китмәсен өчен каз канатыннан баш тарткан Эльвира Нагаева тормыш юлының нәкъ туган җире — Краснокамада үтүенә үкенми.
— Районның уңышлары, аның кешеләре белән һәрвакыт горурланып яшәдем. Бәхетемне туган җиремдә таптым, дип авыз тутырып әйтә алам, — ди Эльвира Нагаева.