+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
22 август 2015, 22:34

Челтерәп аксын көмеш сулар!

Юрмиязбаш узган шимбә иң бәхетле авылларның берсе булгандыр. Гадәттә, тынлыгы белән каршы алган авылга бу көнне җан кергән иде. Инде күптән йозак эленгән тәрәзәләрдә ут балкый. Капка төбе саен берничә машина. Бәйрәмгә әзерләнгән мич ашының исе бөтен авылга таралган.

Бу көнне авылда Чишмә бәйрәме үтте. Соңгы тапкыр Юрмиязбашта бәйрәм моннан 24 ел элек, аның 100 еллыгына багышлап үткәрелгән иде. Халык, әлбәттә, очрашуга, бәйрәмгә сусаган. Шуңа да туган нигезләренә бик ераклардан кайтучылар шактый булды. Чишмә буена җыелган авылдашлар сөйләшеп туймады. Күр­сәтелгән вакыттан да алда халык агыла башлады, бу да юрмиязлыларның бәй­рәмне көтеп алулары турында сөйли иде.
Бәйрәм Изге чишмә янында үтте. Хәер, бәйрәмнең сәбәпчесе дә нәкъ шул чишмә үзе иде. Узган ел Рәшит Сөләйманов балалары ярдәмендә аны төзекләндерде: бураларын алмаштырды, коймалап алды, халыкка ял итәргә уңайлы булсын өчен эскәмияләр, хәтта таган, гамаклар да урнаштырды. Авылда алты чишмә бар. Аларның өчесе каралган, ә менә башкалары өчен Рәшит абыйның йөрәге әрни. Үзе кечкенә чакта суын эчеп үскән Батырша чишмәсе өчен борчыла ул, чөнки аның буралары да шактый тузган. Хәл, сәламәтлек булса, шуны төзәтергә иде, дигән хыял белән яши. 85 яшен тутырырга торган кешенең сәламәтлеге төрлечә. Шулай ук Күлбаш чишмәсенең бүгенге хәле дә тынгылык бирми аңа. Салкын чишмә авылдан бераз читтәрәк урнашкан. Шулай булса да, ул элек яшьләрнең очраша, бәйрәмнәр үткәрә торган яраткан урыны санала иде. Хәзер авылда, нигездә, олылар гына калгач, чишмә янына йөрүче юк. Шөкер, Урам чишмә, Таш чокыр чишмәләре каралган.
— Таш чокыр чишмәсен узган ел авыл Советы белән берлектә Риф Фазлыев тәртипкә китерде. Авыл кешеләре дә булышты. Ә Урам чишмәне моннан берничә ел элек төзекләндердек. Мондагы чишмә берничә күздән агып чыга. Өч-дүрт ел элек таш боҗра төшереп, торбалар белән суны куштык. Ул вакытта бу эшне Рамил Салиховка йөкләткән идек. Бураларын Таһир Тимерханов эшләде. Бу чишмә тәртипкә килде, тирә-ягын коймалап аласы гына калды, ансын да эшләп куярбыз, дип уйлыйм. Ә Батырша һәм Күлбаш чишмәләренә килгәндә, аларын карыйсы бар, бәлки, таш боҗралар төшерү яхшырак булыр, күз күрер, — ди Күрдем авыл Советы рәисе Рамир Әхмәтов.
Ә Изге чишмә гомер буе шушы оч кешеләрен туйдырды. Ихаталарда кое юк чакта ничәшәр тапкыр килә идек икән бирегә? Бакчага сибәргә дә, эчәргә, пешеренергә дә, малга да суны бар халык шул чишмәдән ташый иде. Җәйле-кышлы кер чайкарга, каз өмәләрендә халык монда йөрде. Шөкер, чишмә һәрвакыт каралган, тәрбияләнгән булды, күршеләребез Заһит Салихов, Алин Мортазин, Сабирҗан Нигъмәтуллин, Зәки Салихов һәрвакыт карап, тәрбияләп торды. Рәшит Сөләйман улы исә берничә тапкыр чишмә колашасын алмаштырды, бураларын яңартты.
— Чишмәгә исем биргәндә бик озак уйландык. Гадәттә, чишмәләргә я аларны ачкан, я карап тоткан кешеләр исеме бирелә. Ә без, “Изге чишмә” дип атарга булдык, — ди Чишмәне төзекләндерүдә башлап йөргән Гөлнара Гыйлемханова. Ул шулай ук бу изге эштә ярдәм иткән кешеләргә: Нефтекама шәһәреннән Фидаил Мухаевка, тимердән коеп эшләү остаханәсе хуҗасы Гали әфәндегә, бураны төшерүдә ярдәм иткән Рамил Салиховка, өстәлләр өчен түмәрләрне кайтарган Фәрвәз Шабутдиновка, коймаларны буяуда булышкан Мәүлидә Хисамова, Флүзә Ничковаларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.
— Шулай ук без авылда яшәүче балалар һәм кунакка кайткан нәниләр йөзендә дә ярдәмчеләр таптык. Узган җәй бик яңгырлы булды, бер машина рәшәткәләрне кайтарып аударган гына идек, күкне кара болыт каплап алды. Ир-атлар ашыгып-ашыгып, аларны коймалыкларга кага башлады, аларга рәшәткәләрне ташып торабыз, әмма өлгермибез. Шул вакыт тау артыннан бер көтү бала-чага килеп чыкты. Йөгерешеп килделәр дә, безгә булыша да башладылар. Араларында Айназ Салихов белән Камил Сөләйманов кына зуррак. Ә калганнары — Рината, Данил, Айгиз, Вәгыйзь, Розалина исә бөтенләй бәләкәй. Шулай булса да, безнең “егылырсыз, ташымагыз”, “кулыгызга шырпысы керер” дигән сүзләргә игътибар итмичә, алар эшнең азагына кадәр булышты, бер йөк рәшәткәлекләрне ташып бетерде, — дип балаларга рәхмәтен белдерде Гөлнара Рәшит кызы.
Гаилә һәм Рәшит Сөләймановлар Юрмиязбашта яшәп инде бакыйлыкка күчкән барлык әрвахларның да рухларына атап корбан чалды. Зур табын корылды. Өстәлләрдә самавырлар чыжлады. Авылдашлар өстәлгә пешкән тәбикмәкләрен күтәреп килде, сый-хөрмәтнең бер өлешен авыл Советы үз өстенә алды. Шулай итеп ризыклардан сыгылып торган өстәл каршылады бәйрәмгә килүчеләрне. Ә аш вакытында җитешсен өчен Гаилә Сөләйманова, Розалия Мортазина, Заһира Әхмәтҗанова, Фәния Мортазина иртә таңнан казан янында кайнашты. Югары Тәтешледә яшәүче Фәния Мортазина да аш пешереп алып кайткан иде. Табынны ямьләргә Айсылу Садрисламова, Гөлчәчәк Исламова булышты.
Бәйрәм искиткеч күңелле үтте. Аны оештыручы Гөлнара Гыйлемханова бәйрәмгә үзенең дусларын — артистларны алып кайткан иде, халык рәхәтләнеп авылның чишмәләре, тарихы турында әдәби-музыкаль композиция, концерт карады. Дин әһелләре чишмәгә дога укыды. Шушы изге су белән авыл кызлары килгән кунакларны сыйлады. Кичә барышында Юрмиязның һәр кешесе хөрмәтләп телгә алынды. Әйе, билгеле артистлар да, күренекле галимнәр дә чыкмаган. Әмма биредә хезмәт сөйгән кешеләр яши. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, нефтьчеләр, урманчылар, укытучылар, икътисадчылар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, журналистлар, табиблар чыккан Юрмиязбаштан. Алар үзләренең тыйнак хезмәтләре белән республика, ил данын күтәрә.
Бәйрәмдә, әлбәттә, нәни ярдәмче­ләребез дә билгеләп үтелде. Баш­кортстанның Табигатьтән файдалану һәм тирә-як мохитне саклау өлкәсендә дәүләт кон­троленың Нефтекама идарәсе вәкиле Салават Фазлыев табигатьне саклауга керткән өлешләре өчен Айназ, Айгиз Салиховларга, Камил, Данил Сөләйманов­ларга, Алия, Вәгыйзь Гыйлемхановларга, Рината Фасаева, Розалина Закироваларга Мактау грамоталары, ә авыл Советы — татлы призлар тапшырды.
Бәйрәмдә район хакимияте башлы­гының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәлиф Рәхимов катнашты. Ул авыл халкына, чишмәне төзеклән­де­рүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм район исеменнән чишмәнең паспортын эшләргә Сертификат тапшырды. Бу зур бүләкне авыл халкы алкышлап кабул итте. Шулай ук авыл Советы биләмәсе башлыгы Рамир Әхмәтов Юрмиязбаш авылын төзекләндерүгә зур өлеш керткән Рәшит Сөләймановка, Урал Мортазинга, Гөлнара Гыйлемхановага, Фәнзил Хаҗиевка Рәхмәт хаты тапшырды. Ветераннар советы рәисе Фидәлия Мостафина Юрмиязбаш авылы халкын әлеге бәйрәм белән тәбрикләде.
Бәйрәмгә килгән халыкны авылдашыбыз Рәисә Мортазина Юрмиязбашның тарихы белән таныштырды. Ерактан кайткан кунаклар иң тәүдә Аллаһ йортына юнәлде, төзекләндерелгән, яңарган мәчетебез белән сокланды. Бик күпләр: Рима һәм Рита Абдуллиналар, Аксәет авылыннан Радик хәзрәт мәчеткә бүләкләр дә алып килгән иде.
Концерт номерлары белән үрелеп барган бәйрәм бер тында үтте, өч сәгатьтән артык барса да, халык өчен җитми дә калды. Инде чараның төп өлеше тәмамланып, уеннар, ярышлар башлангач та, халык сәхнә каршыннан китәргә ашыкмады. Ә без бәйрәмне оештыруга булышкан иганәчеләребез Данил Мос­та­финга, Гадилә Ибраһимовага, Фәнзил Хаҗиевка, Илшат Шакировка барлык авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җит­керәбез. Шулай ук бәйрәмне оештырган Гөлнара Гыйлемхановага, әзерлек эш­ләрендә булышкан Рамил Салиховка, Урал Мортазинга, Радис Нурихановка, Таһир Тимерхановка, Фәнзил Хаҗиевка рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә.
Читайте нас: