Биредә алар татар, башкорт, урыс телләрендә иҗат итүче яшь язучылар, шулай ук инде шактый гына тәҗрибәсе булган каләмдәшләренең кулъязмаларын тикшерде. Елена Аллаярова, Анна Самосадкина, Гөлфирә Байбулатова, Гөлнара Гыйлемханова, Вадим Солтанов, Евгения һәм Михаил Чуклинның иҗат җимешләренең бу көнне уңай яклары да, җитешсезлекләре дә күрсәтеп үтелде. Әйтик, кемгәдер шигырь язганда алмашлыклар белән артык мавыкмаска, икенчесенә фигыльләрдән рифмалар кормаска, шигырь калыпларына җавап бирүче формадан тайпылмаска дигән киңәшләр бирелде. Ничек кенә булмасын, һәркемнең эшенә тирән анализ ясалды.
— Шигырь язу ул — сурәт төшерү белән бер. Әлеге картиналар буяулардан түгел, ә сүзләрдән төзелә. Кайбер шигырьләрдә тулы бер картина күз алдыңа баса, әмма кайберләрен берничек тә күзаллап булмый, образлар тумый, — диде Владимир Денисов.
— Шигырьләрне укыйсың да аның мәгънәсен, югары ноктада туктаган азагын көтәсең. Әмма автор чыбыркысы белән селтәнеп йөри дә тәки шартлатмый, ә чыбыркы шартларга тиеш — шунсыз шигырь булмый! — диде Радик Хәкимҗанов.
Мәдәният үзәгендә әдәбият сөючеләр, китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, журналистлар белән берлектә “түгәрәк өстәл” үтте. Сүз әдәбият, шигърият турында барды. Җыелучыларның күбесен китап чыгару, ничек итеп киң аудиториягә үз әсәрләреңне ишеттерү мәсьәләсе борчый икән, бу турыда фикер алышулар булды. Кыскасы, иҗат кешеләре җыелган очрашу бик күңелле, файдалы үтте.
Нефтекамада каләм тибрәтүчеләр бик күп, алар, кайбер төбәкләрдәге кебек, таркау түгел, урыс телендә язучылар — Михаил Ковин җитәкләгән “Поэтический Нефтекамск”, татарча язучылар Ринат Апачев җитәкләгән “Инеш” иҗат берләшмәләренә тупланган. Шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен шәһәрдә чыгучы “Красное знамя”, “Кама тулкындары”, районның “Кама таңнары”, “Курай” гәзитләре битләрендә еш күрергә була. Моннан ике ел элек нефтекамалылар шәһәр хакимияте ярдәмендә урыс, татар, башкорт, мари язучыларының, иҗат кешеләренең эшләрен бергә туплап, альманах чыгарды. Уртак тырышлык белән әлеге китапның дөнья күрүе, беренчедән, Нефтекамада иҗат кешеләренә хөрмәт зур булуы турында сөйләсә, икенчедән, биредә аларның күп булуы, дус-тату яшәве турында бәян итә.
Нефтекаманың әдәби эстафетаны кабул итүе шәһәрдә театр-концерт сезоны ачылу белән туры килде. Бу уңайдан бик матур концерт күрсәтелде. Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов марафонның символы — Елъязма-китапны Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Рәшит Дәүләтовка тапшырды.