Бәйрәмнең беренче өлеше “Кама таңнары” район гәзите редакциясендә үтте. Нефтекама шәһәре хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Әхмәдишина Әдәбият елының символы — Китапны тантаналы рәвештә Краснокама районына тапшырды.
— Нефтекамада әлеге марафон бик эшлекле төстә үтте, аның файдасы зур булды. Краснокама җирендә дә марафонның уңышлы үтүен телим, — диде ул. Китапны район хакимиятенең мәдәният бүлеге мөдире Лира Мостаева кабул итеп алды.
Редакциядә районның яшь шагыйрьләре Гөлнара Гомәрова һәм Гөлназ Гафарованың шигырьләрен анализлау булды. Шагыйрь Радик Хәкимҗанов эшләрне җентекле тикшереп, аларга бәя бирде, кимчелекләрен атады, уңышлы табышлары өчен мактады һәм иҗади уңышлар теләде.
Гөлнара белән Гөлназның каләм тибрәтүенә шактый инде. Алар икесе дә мәктәптә эшли, балаларга татар телен өйрәтә. Иҗат итәргә дә вакыт таба. Гөлнара Гомәрова — Иске Мошты авылы кызы.
М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының филология факультетын тәмамлаган. Озак еллар “Кама таңнары” гәзитендә эшләде, ялкынланып язды, каләме һәрчак үткен булды. Моннан берничә ел элек Яңа Кабан авылына килен булып төшеп, шунда төпләнде, бүгенге көндә мәктәптә эшли, иҗат ялкынында януын дәвам итә, хәзер инде шигырь язу серләренә укучыларны да өйрәтә, аның укучылары иҗади бәйгеләрдә бүләкле урыннар ала.
Гөлназ Гафарова — иҗатка кечкенәдән гашыйк кеше. Бала чагыннан ук күп укый, үзе дә бик иртә каләм тибрәтә башлый. Шигырьләре күп, аларның берничәсенә авылдашы, композитор Илдар Мәгъдәнов көй язган. Гөлназ — бик күп иҗади бәйгеләр җиңүчесе. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге үткәргән “Татар җәмгыятендә хатын-кызның тоткан урыны” дигән бәйгедә “Эссе” номинациясендә дәртләндерү бүләгенә лаек булган.
Алга узып шуны да әйтәсе килә: “Районның 85 еллыгына — 85 шигъри юл” дигән бәйгедә дә нәкъ шушы ике шагыйрә җиңүче булды.
Әлеге чарада районның башка шагыйрьләре — Наҗия Басыйрова, Юрий Якубов иҗатына да бәя бирелде. Әйтергә кирәк, һәркайсының әсәрләре уңай бәяләнде, ә Наҗия Басыйрованы Радик Хәкимҗанов җитлеккән, оста шагыйрә дип атады.
“Түгәрәк өстәл” тәмамлануга, район җитәкчелеге һәм кунаклар Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә обелискка чәчәкләр салды, районның истәлекле урыннарын карады.
Марафонның икенче өлеше район Мәдәният йортында дәвам итте. Биредә “Краснокаманың әдәби картасы” төзелгән иде. Район картасында кызыл белән билгеләнмәгән авыллар юк диярлек, һәр авылда танылган кешеләр туган. Аеруча Яңа Янъегет, Иске Янъегет, Яңа Хаҗи төбәкләре андыйларга бай. Краснокама 40-50нче елларда татар-башкорт драматургиясендә тирән эз калдырган драматург Гамир Насрый, танылган каләм остасы Мосаниф Яһүдин, фаҗигале язмышлы шагыйрь Эдуард Мостафин, талантлы каләм иясе Эсфир Яһүдин, шагыйрьләр Гөлилһам Афзал, Рәмзинә Тимерова, Наҗия Басыйрова, Илдар Гайсин, Люция Газетдинова, мари язучысы Александр Юзыкайн, урыс телендә иҗат итүчеләр Павел Куликов, бертуганнар Иван, Анатолий, Валерий Тетеревлар, бертуган Маргарита һәм Борис Ярославовлар, Игорь Букин, Евгений Назаров, Татьяна Манякина, Зоя Волкова, Людмила Коняхина, Георгий Апрельский (Калегин), Таисия Гусева районның әдәби мирасын тулыландыра.
Китапханә, музей хезмәткәрләре, тел укытучылары җыелган “түгәрәк өстәл”дә шушы авторлар һәм талантларга бай Краснокама төбәге турында сүз барды.
Әлеге чарада күрше Удмуртия Республикасының Язучылар берлеге рәисе Петр Захаров катнашты. Кичәнең азагында район хакимияте башлыгы урынбасары Фәнүдә Дмитриева тантаналы рәвештә елның символы — Китапны Агыйдел шәһәре башлыгы урынбасары Илмир Ялаловка тапшырды. Арытаба район сәнгать осталары әзерләгән зур концерт булды, сәхнәдән җырлар, шигырьләр яңгырады.
“Районның 85 еллыгына — 85 шигъри юл” бәйгесе җиңүчеләре Гөлназ Гафарова, Гөлнара Гомәрова, Элина Җиһаншина бүләкләнде. Әлеге чара Краснокама җиренең талантларга никадәр бай булуын янә бер кабат исбат итте.
...Сүз гомере — калыпта,
Шагыйрь гомере — халыкта”, —
дип язган иде якташыбыз Эдуард Мостафин. Әдәби марафон халыкның шигъриятне яратуын, шагыйрьләрне зурлавын, мондый чараларны көтеп алуын күрсәтте.