Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы буларак миңа Танып буена урнашкан районнарда әдәби марафон үткәрүне йөкләделәр. Һәм менә мин каләмдәш дусларым – “Шоңкар” журналының баш мөхәррире, күренекле башкорт шагыйре һәм прозаигы Мөнир Кунафин, шөһрәтле галим, әдәбият белгече, профессор Рәиф Әмиров, танылган урыс шагыйре, тәрҗемәче, бард Сергей Янаки һәм Милли әдәбият музееның җаваплы хезмәткәре Әлмира Шәрипова белән бергәләп үземнең туган якларыма юлландым. Әйтеп торасы да юк, безнең иҗади төркемгә искиткеч шәп кешеләр тупланган. Аларның һәрберсе – үз жанрының остасы, башкорт, урыс, татар телләрендә чатнатып сөйләп, теләсә кайсы аудиторияне сәгатьләр буена авызына каратып тотырлык талантлы һөнәр иясе.
Әлбәттә, туган якларына һәркем ашкынып кайта. Кызганычка каршы, миңа Борай районындагы әдәбият бәйрәмендә катнашырга туры килмәде, Сочи шәһәрендә узган халыкара журналистлар фестивалендә булып калдым. Анда журналистлар берлеге премиясе лауреаты сыйфатында, Әдәбият елына багышлап, иҗат кичәсе үткәрдем. Туган районыма кайта алмасам да, күрше Калтасы һәм Балтач районнарындагы әдәби чараларда катнашып, тынгысыз гомеремнең бәхетле мизгелләрен кичердем. Якташларымның хезмәт һәм ижат уңышларын күреп, бер шатлансам, аларның әдипләргә, ижат кешеләренә җылы карашын тоеп, икеләтә куандым.
Марафон кысаларында әдәбият темасына кагылган мәсьәләләр буенча җитди сөйләшүләр булды, яшь язучыларның кулъязмалары тикшерелде. Калтасыда. Рим Рәхимов, Венера Глухова, Марина Карамова, Дарья Коновалова, Вилена Кадыйрованың, Балтачта Әхнәф Мазһаров, Аида Хәертдинова, Илнур Вәлиев, Булат Мостафин, Гүзәл Хәертдинова, Элеонора Зарипова, Тамара Гуськова, Диана Хәмәтханованың иҗат җимешләре үтә дә нык сөендерде безне. Ике районның да үзәк китапханәләрендә әдәби марафонга бик яхшы әзерләнгәннәр. Китап күргәзмәләре, якташ язучыларның иҗатларына багышланган стендлар күзнең явын алып, әллә кайдан ук үзләренә чакырып тора. Бу җәһәттән үзәк китапханәләр җитәкчеләре Наталья Глухова белән Лилия Хөсәенованың тырышлыгын аеруча билгеләп үтәсе килә.
Кыска гына вакыт эчендә әллә күпме истәлекле очрашулар, дуслар белән күрешүләр, кызыклы һәм файдалы әдәби чаралар – болар барысы да күңелемдә уелып калды. Район мәдәният сарайларының халык белән шыгрым тулы зур залларында шаулап үткән әдәби-музыкаль кичәләрне сокланып карадык.
Калтасыдагы күптәнге танышым Роберт Шакиртов безгә үзе җитәкләгән тарих һәм туган якны өйрәнү музеен күрсәтте, ә Балтачта Рәфис Шәйхәйдәров үзе оештырган мәшһүр мәгърифәтче Батырша музеендагы кыйммәтле экспонатлар турында сөйләп шаккатырды. Биредә өч дистә гасыр элек басылган китаптар да бар хәтта. Иске дусым Рәфис хәзрәт безгә үзенең хыялын да әйтте – Батыршаның Шлиссельбург кальгасы янындагы кабер ташын яңарту һәм бөек мәгърифәтчегә багышланган тактаташ ачу. Әлбәттә, бу мәсьәлә республика югарылыгында хәл ителергә тиеш.
Калтасыда да, Балтачта да әдәби чараларның бик югары дәрәҗәдә үткәрелүе бу төбәк җитәкчеләренең һәм мәдәният хезмәткәрләренең сәләтле вә оста оештырыучылар икәнен раслый. Район башлыклары Юрий Садыров белән Марсель Закиров һәм аларның уттай урынбасарлары Динар Сәйфегалиев белән Фирдәвис Рәхимов үзләрен китап укый белгән, әдәбиятыбызны яраткан, язучыларыбызны зурлаган зыялы кешеләр итеп танытты. Шундый булганнары өчен мактыйм мин аларны. Сатирик икәнемне дә онытып хәтта.
Бу районнарны уртак бер елга – Танып берләштерә. Юк, гади түгел, Җитез Танып ул. Балачагымда ук, сокланып, беренче шигырьләремне үзенә багышлаган сөекле Таныбым минем! Елгабызның сыйфатлары якташларымда ачык чагыла – җитез, өлгер, уңган һәм булдыклы алар. Иҗади уңышлар юлдаш булсын үзләренә. Ә мин исә Танып буйларыннан илһам алып кайттым да янә ерак юлга чыктым: Русия язучылары төркемендә Кырымга барып, иҗади кичәләр, очрашулар үткәрергә... Әдәби марафон һич кенә дә туктап калмый – безне йөгертеп кенә тора.
РӘСЕМНӘРДӘ: Калтасы районы үзәк китапханәсенә иң шәп бүләк – автографлы китап; Балтачлылар кунак каршылый белә; Балтачта әдәбият мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл”.