+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
7 ноябрь 2015, 22:12

“Президент гаиләсендәге юбилейларны да алып бара ул!”

Танылган режиссер, шоу-вумен Зәмирә Рәҗәпованың Илеш районы Торачы авылында яшәүче әнисе Зинфира Арсланова шулай ди. Зәмирә Рәҗәпова — татар эстрадасындагы танылган алып баручы да, үзенчәлекле тавышлы җырчы да, режиссер да, сценарий язу остасы да, шагыйрә дә, шоу-вумен да, улына аның өчен җан атып торучы әни дә, иренә хәстәрлекле хатын да, әнисе өчен иң ныклы терәк-таяныч та. Аллаһы Тәгалә Зәмирәгә чибәрлекне дә, үҗәтлекне дә, тырышлыкны да, сәләтне дә мулдан биргән. Нәрсәгә тотынса, шул кулыннан килә аның. “Талантлы кеше бар яклап та талантлы була” дигән гыйбарә нәкъ менә аңа да төбәп әйтелгәндер кебек.Шунысы кызык һәм кызганыч: Татарстанда ул бик популяр булса да, үзе туып-үскән Башкортстанда әле аны бик үк белеп бетермиләр. Шуңа да без бүген бу хатаны “төзәтергә”, даими рубрикабызда әнисеннән сөйләтергә булдык.

Читайте нас: