ТугрылыкИлһам Шакиров, Фәридә Кудашеваны тыңлап үскән Резида бу мәшһүр шәхесләр үрнәгендә ул чорда халыкта җырчыларга карата югары зәвык тәрбияләнүен аңлый, күңеле моңга тартылган кыз, урта мәктәпне тәмамлап, һөнәр сайлаганда икеләнеп кала. Көченә һәм мөмкинлекләренә ышанмаудан түгел, үз-үзенә каты таләпләр куйганга. Хисапчы булырга укырга керергә килгән кызны тәҗрибәле берәүнең акыллы киңәше үз юлына кайтара. Бәхеткә, шул җәйдә авылга Кушнаренко халык театры килгәч, икеләнүләренең нигезсез булуына төшенә Резида. Хезмәт юлын шунда башлый. Арытаба Стәрлетамак мәдәният-агарту техникумын тәмамлый һәм үзе сайлаган һөнәренә генә түгел, кече ватанына тугры ка-ла. Түбән Сәеттәге Бүләк апа белән Рәзил абый Биктимеровлар гаиләсендә үскән биш баладан бары тик Резида гына туган төбәгендә төпләнә. Җырларда җырланган Чәрмәсәннең тарту көчеме, күрше Югары Сәет авылына кияүгә чыгып, ире Илһамга терәк, кызы Таңчулпан белән улы Илсурга әни була, каенана-каенатага килен хезмәте күрсәтә. Һәм авылның кечкенә клубын бүгенге көнгә кадәр үзенең эш урыны итә.
Чыннан да, мәдәнияттә, бигрәк тә авылда эшләү өчен үзеңнән фидакарьлек таләп ителсә, гаиләңнең теләктәшең, фикердәшең булуы таулар актарырдай көч бирә, гадәттә, аның һәр әгъзасына шөгыль табыла. Матур гаиләнең башлыгы Илһам — бик күп башлангычларда терәк, “Дуслар” гармунчылар төркемендә катнаша. Резиданың ике канаты — кызы белән улы шушы клубта тәгәрәп уйнап үсәләр, һәр тамашаның үзәгендә булалар. Бүген Уфа дәүләт авиация техник университетында укып йөрүче Таңчулпан техник чараларны эшләтүдә ярдәм итә. Илсур әнисе юлыннан атлый, сәнгать училищесының вокал бүлеген тәмамлаганнан соң, Казанда белем ала. Ул күптән түгел зур уңышка иреште — яшь башкаручыларның “Татар моңы” халыкара телеконкурсында беренче урын яулады.
“Дулкын” хатын-кызлар вокаль ансамблен, “Акъяту” драма түгәрәген яшьләр тулыландыра. Һәр буын яңа сыйфатлар алып килә. Социаль-мәдәни объектлардан клуб кына эшләп килгән авылда балаларга бәләкәйдән үк сәхнә тәрбиясе бирә Резида. Бу бигрәк тә әһәмиятле, артист булу мотлак түгел, ә менә бала кеше алдында югалып калмаска, фикер туплап чыгыш ясарга өйрәнә. “Чишмә” фольклор төркеме өлкәннәр өчен булса, “Чишмәкәй”гә кече буын йөри. Алар әкиятләр күрсәтә. Тамаша мавыктыргыч, кызыклы гына түгел, мәгънәле дә, гыйбрәтле дә булсын өчен Резида сценарийларны үзе яза. Борын-борыннан җылытучы гына түгел, яшәү чыганагы булган авыл миченә багышлап, мәкаль-әйтемнәр, җыр-такмаклар туплап язылганы — үзе зур табыш.
Узган җәйдә күптәнге хыялын тормышка ашыра Резида — туган авылында “Исәнмесез, авылдашлар!” очрашуы үткәреп, якташларының олы рәхмәтенә лаек була. Бу эшнең никадәр мәшәкатьле булуын гаиләсендә кечкенә генә чара оештырып караган һәркем аңлый, әлбәттә, ә монда авыл бәйрәме турында сүз бара, димәк, җаваплылык та берничә тапкыр зуррак дигән сүз. Икенче көнне хәлен белеп шалтыратсам, Резида йөгерә-йөгерә тәгәрәшеп өлгергән кыярларын тозлап, җиләк-җимешеннән кайнатма әзерләп йөри икән. Шулай сыерын савып, бозавын карап, каймак-маен әзерләп, авыл кешесенең бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләрен һич авырлыксыз башкаручы, матур гаиләсен тәмле ашлар белән сыйлаучы уңган хуҗабикә дә ул. Илһам исә йортларының эчен дә, тышын да чын-чынлап гөл иткән, анда шәһәр уңайлыклары тудырган. Чыннан да, авылда мәдәният хезмәткәре бөтен яклап та үрнәк булырга тиештер.
— Халык ихлас булса, һәр башлангычны күтәреп алса, авылда эшләргә мөмкин, яшәве дә күңелле, барысына да өлгереп була, — ди Резида үзе.
Мәдәният өлкәсендә озак еллар эшләгәне һәм тармакны үстерүгә күп көч салганы өчен махсус сертификатка лаек булган Резида Сабитова.
Учак дөрләсен өчен— Клубка килсәм, сулышларым иркенәеп, кәефләр күтәрелеп, көннәр яктырып китә, биредә аура шундый уңай, — дип сөйли Резида.
Моның сере мөдирнең эшен яратып башкаруында гына түгел, баксаң, бу бина узган гасыр башында мәчет булган икән, аны клуб итеп үзгәртеп салганнар. Шуннан бирле әлеге сыйфатта хезмәт итә ул.
Авылда Сабирҗан мулланы белүчеләр аны һәрвакыт хөрмәт белән искә ала торган була. Кызы Суфия апаның исән-сау Уфада яшәвен белгән Резида аны авылдашлары белән очраштырырга карар итә. Бик дулкынландыргыч, ихлас кичә була ул.
Ә беркөнне Югары Сәеткә Уфадан вәкилләр килеп төшә. Үтенечләре бераз аптырата. Римма Амангилдина башкаруындагы “Уйнат гармуннарыңны!” җырына клип төшерүгә рөхсәт сорыйлар. Тагын да матуррак, яңарак клублар бар бит, дип үз фикерен әйтеп карый мөдир. Нәкъ аларныкы кебек мәдәният учагы кирәк булуын аңлата режиссер. Бөтен авыл диярлек төшә ул клипта. БСТ каналы җырны яңгыраткан саен авылдашлар шул күңелле мизгелләргә әйләнеп кайткандай була. Унике елдан Резида клипта катнашучыларның барысын да янә клубта очраштыра. Гаҗәеп кичә була ул: күптән үсеп җиткән егет-кызлар да, бераз өлкәнәя төшкән авылдашлар да тамашаны янә бер кинәнеп карый, җырчының үзе, башка сәнгать әһелләре белән җылы аралаша.
Матур чаралар үткәрү — клуб хезмәткәренең ярты эше генә ул, дип расларга батырчылык итәм. Чөнки мәдәният учагына йөрүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру да — аның төп бурычларының берсе. Берничә ел элек Югары Сәет клубында зур үзгәрешләр була. Бина газ белән җылытуга күчерелә, ап-актан тышланып, җыйнак кына койма белән уратып алынгач, бөтенләй заманча төс ала. Бу эшләрдә ярдәм кулы сузган район хакимия-тенә рәхмәте зур Резида Сабитованың.
Җанны ярып чыга җырҮсмер чактан шундый бер эпизодны хәтерли Резида. Әтисе белән көтүгә чыккан кыз тау башында кычкырып җырлап җибәрә, тавыш мөмкинлеген тикшерү өчен тагын-тагын җырлый, шулай мавыгып китеп, көтүнең таралуын, әтисенең эндәшүен дә сизми кыз.
Тавыш диапазоны, чыннан да, киң Резиданың. Стәрлетамак мәдәни-агарту техникумының хор-дирижерлык бүлегендә укыганда аңа опера җырларын да башкара алачагын әйтәләр. Вакыт үтү белән үзенең бик көчле укытучыларда белем алуына инана бара Резида.
— Әлеге уку йортын тәмамлаганнарның күпчелеге җырлар яза, — ди ул.
Җыр яза башлавы турында кызыклы итеп бәян итә Резида. Кияүгә чыккач, гаилә, бер-бер артлы туган ике сабыен үстерү мәшәкатьләре белән 5-6 ел бөтенләй җырламый яшь ана. Бервакыт үзе дә аңламастан күңелен, бөтен булмышын биләп алган, гасабилык чигенә китереп җиткергән ниндидер бер көйне берчә куркып, берчә сагаеп кешеләргә җиткерә, тик тыңлаучылар моңа кадәр аны ишеткәне булмавын әйтә. Шунда гына ул аның җанын ярып чыккан үз моңы булуын аңлый. Баштарак бу халәте белән килешә алмый, көйләрен йотлыгып, сокланып тыңлаган Рим Хәсәнов һәм башка композиторларны үзе өчен буй җитмәс биеклеккә куя. Ләкин җыр чишмәсе инде агыла. Сүзләре дә табыла тора. Резиданың беренче тыңлаучысы да, бәя бирүчесе дә – ире Илһам. Җырларын инде бүген Башкортстан һәм Татарстан җырчылары Айдар Галимов, Зөһрә Сәхәбиева, Радик Вәлмөхәммәтов, Римма Амангилдина, Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов һәм башкалар башкара.
— Мин кешеләрдән илһам алам, һәркемдә моң бар, ул йөрәкне, җанны урап чыгып, яңа моң тууга сәбәпче була. Төрле очрашулардан күңелең тулышканын тоеп кайтасың, — ди Резида.
Шуңа да ул район, республика күләмендәге бик күп чараларда катнаша. “Сәхибҗамал” хатын-кызлар, “Берлек” оешмалары әгъзалары белән рухи кардәшлек аңа бетмәс-төкәнмәс кинәнеч бирә. Шулай да иҗаты белән иң элек райондашларын таныштыра Резида. Якташ шагыйрьләр Нәҗибә Әминева, Руслан Сөләйманов, Рәшит Гатауллин, Әзһәр Кәшфуллин шигырь-ләренә язылган җырлары да бар. “Бер-береңне яратып”, “Сибелә көмеш тәңкәләр”, “Җырларым – дусларыма” дип аталган дисклары чыгу уңаеннан Кушнаренко мәдәният йортында шул исемдәге концерт программалары тәкъдим итә ул. Райондашлары бу ихлас очрашуларны көтеп ала, заман җилләренә карамастан, йөрәге кушкан юлына тугры калып, зур тәҗрибә туплаган мәдәният хезмәткәре, Кушнаренко исемен бөтен республикага яңгыраткан якташлары белән горурлана. Без дә ак юллар, ак көннәр, ак моңнар телибез сиңа, Акъяту кызы Резида!
Гаилә архивыннан алынган фото.