+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 декабрь 2015, 22:26

Аккошлардай ак болытлар сәлам әйтте сезләргә!

“Ике аккош” Республика музыка фестивале күпсанлы сәнгать сөючеләрне җыйды.Халкыбыз күңелендә мәңгелек урын алган ике зур шәхес — композитор һәм аккордеончы Бәхти Гайсин белән легендар җырчы Фәридә Кудашева, пар аккошлардай, мәхәббәткә коенып, көймәдә чайкала. Йөзләрендә шатлык, бәхет нурлары уйный. Әйтерсең, тарихка китмәгән дә алар, мәңге тереләр кебек. Тамашачылар сагынып һәм сокланып экранга бага. З. Исмәгыйлев исемендәге Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында “Ике аккош” республика конкурсының йомгаклау концерты шулай башланды.

Быел Фәридә Кудашевага — 95, ә Бәхти Гайсинга 85 яшь тулган булыр иде. Юбилей елларында гына түгел, ә гомумән, тиеш кебек кабул итеп, бигрәк тә аларның туган якларында — Чишмәдә һәм Авыр­газыда яшәү­челәр, һәм, әлбәттә, Башкорт­станның сәнгать сөюче халкы, олуг шәхесләрне онытмый. Аерым алганда, республикада икенче ел “Ике аккош” музыка фестивале уза.
Читайте нас: