-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 декабрь 2015, 22:10

Аның җаны сандугачка әйләнде

Татар һәм башкорт халыкларының сөекле җырчысы Фәридә Кудашеваның тууына 95 ел.“Кызыл таң” гәзите редакциясендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин төзеп нәшер иткән “Фәридә Кудашева. Илаһи моң иясе” китабының исем туе үтте. 496 битле, күләме 45 басма табакны тәшкил иткән һәм тиражы 2000 данә булган бу китапка Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатының тормышына һәм иҗатына багышланган мәкаләләр, истәлекләр, әңгәмәләр, шигырьләр, аңа язылган хатлардан өзекләр, фоторәсемнәр, хәтта җырчыбызга кагылышлы мәзәкләр туплап бирелгән.

Татарстан китап нәшрияты “табасыннан” әлегә санаулы гына данәләре төшкән җыентык турында сөйләшер, мәшһүр җырчыбызны юбилее уңаеннан тагын бер искә алу өчен иң беренче булып нигә әле “Кызыл таң”га җыелуыбызның сәбәбен баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов түбәндәгечә аңлатып үтте:

— Фәридә Кудашеваның гәзитебез белән дус яшәве ярты гасырга якын дәвам итте. Ихлас хезмәттәшлек 1964 елдан башланган. Ул чакта аны, үзе әйтмешли, “Кызыл таң”ның “штатный җырчысы” дип йөрткәннәр. Гәзит укучылар белән очрашуларга фәкать Фәридә апа һәм данлыклы Бәхти абый ансамбле бара торган булган. Һәм шушы традиция өзлексез дәвам итте. Басмабызның бер сорау-үтенеченә дә Фәридә апа җавапсыз калмады. Берчак “Кызыл таң” әдәп, әхлак, тәрбия темаларына дискуссия оештыргач, Фәридә апа бу хакта үзенең фикерләрен киң катлам укучыларга җиткерүне кирәк дип тапты һәм аның белән “Сәнгать кешесе — рух сакчысы” дигән әңгәмә дөнья күрде. Бик күп хатлар килгән иде бу әңгәмәгә карата. Аларның күпләрен гәзиттә бастырдык, кайберләрен җырчының үзенә тапшырдык. Фәридә апа мондый хезмәттәшлектән бик разый иде.

“Кызыл таң”ның 90 еллык юбилеен күпләр хәтерлидер. 88 яшьтә булуына карамастан, бәйрәмебезгә килү генә түгел, сәхнәгә менеп, кабатланмас тавышы белән миллионнарның күңелләрен тетрәткән җырларын башкарды. Аның чыгышы тәмамлангач, тамашачылар Фәридә апабызны аягөсте басып озак алкышлады.

Аннары, әле генә кулыбызга килеп кергән җыентыктагы материалларның күпчелеге заманында безнең гәзиттә басылган. Менә шуларның барысы да исем туеның “Кызыл таң”да үтүенең урынлы булуын дәлилли.

— Хөрмәтле якташлар-каләмдәшләр! Бүгенге очрашуга әллә ни әзерләнеп тормыйча, хәттә ашык-пошыграк җыелдык, — дип башлады сүзен Роберт Миңнуллин. — “Илаһи моң иясе” китабының берничә данәсен алган көнне үк диярлек Уфага килергә җай чыкты. Әлеге чара хакындагы ниятемне Фаил Камил улы да хуплады.

Ходайның рәхмәтедер, бөтен гомерем яхшы кешеләр арасында үтте һәм үтә. Шул исәптән Фәридә апа белән озак еллар якыннан аралашу бәхете тиде. Фикердәшләр дә, дуслар да булдык. Һәр күрешеп сөйләшүебез күңелемне сафландырды, ихлас соклану хисләре, матур истәлекләр калдырды. Шул очрашулардан алган тәэсирләрем әле булса җанымны җылытып тора. Кешенең кемлеген тиз таный, сизә, гадел бәяли, төрле мөнәсәбәтләрне җайлый торган шундый затлы башка шәхесне очратмаганмындыр.

2004 елда Башкортстан “Китап” нәшриятында Хәсән Назар белән Галия Галимова башкорт, татар, урыс телләрендә чыгарган “Фәридә Кудашева” дигән альбом-китапны ул бик яратты, аның белән горурланды. Җырчыбызның вафатыннан соң аның икетуганы Сөембикә Сәйфи кызы Кудашева да “Фәридә” дигән истәлекләр китабы нәшер итте. Авторларның рөхсәте белән бу басмалардагы кайбер язмаларны мин дә бу җыентыгыма керттем.

Фәридә апа 50нче елларда ук Казанга гастрольгә килә башлаган һәм шул вакытта ук әдәбиятыбызның Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники кебек титаннары аны ихлас яратып гәзитләргә язган. Җыр сөючеләр, тамашачылар аны чиксез ихтирам итте. Татарстан җитәкчелеге дә аны игътибарыннан читтә калдырмады: дәрәҗәле исемнәр бирде, төрле зур бәйрәмнәргә, тантаналарга олы кунак итеп чакырды. Урыны түрдә булды!

Һәрвакыт халык алдында, халык арасында, халык күңелендә булган моң алиһәсе гомеренең соңгы елларында да Казанга ашкынып килде. Ак пароходта Марат Шәриповның Агыйдел — Кама — Идел буйлап оештырган сәфәрләренең берсен дә диярлек калдырмады, хәзерге термин белән әйткәндә, аның үзенә күрә бер брендына әверелде. Сәяхәтләрнең 2010 елдагысы исә бөек җырчыбызның 90 яшьлегенә багышланды. Фәридә апа сәфәргә җәмәгатем Клара белән мине дә дәште. Бу сәфәрнең Фәридә апа өчен соңгысы икәнен алдан сизенгән кебек, без аның юбилеен пароходта олылап уздырдык.
Читайте нас: