+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
5 март 2016, 02:00

Яшьлек дәрте сүрелми

Чакмагыш районының “Идел” халык уен кораллары ансамбле республиканы күрше төбәкләрдә дә таныта.Була бит шундый кешеләр — туган һәр яңа таң өчен шатланып, якты дөньяның кадерен белеп, яшьләрчә бүгенге көн белән бергә атлыйлар. Яраткан шөгыльләре аларга көч бирә, яңадан-яңа уңышларга этәрә.

Район Мәдәният сараеның “Идел” халык уен кораллары ансамбле әгъзалары — нәкъ шундыйлардан. Өч дистә елга якын тарихы булган “Идел” югары һөнәри осталыгы өчен “халык ансамбле” исеменә тәкъдим ителде. Һәм ул моңа, һичшиксез, лаек.

Коллективның үзәге — 1991 елдан бирле үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы хөрмәтле ветераннар һәм, әлбәттә, оештыручысы, дистә еллар дәвамында җитәкчесе булган дирижер, музыка укытучысы булып эшләп хаклы ялга чыккан Ринад Кәри­мов. Ансамбльнең төп составын югалтмыйча, энҗе бөртек­лә­редәй туплап, югары һөнәри биек­леккә кү­тәрде ул. “Идел”нең актив әгъзалары — хаклы ялдагы укытучылар, инженерлар, икътисадчылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башкалар.

— Төп максатым — кешеләрдә оптимистлык, уңай хис-тойгылар тудыру. Ансамбль сәхнәдә чыгыш ясаганда, хезмәттәшләрем дә, үзем дә яшьлеккә әйләнеп кайткандай булабыз, — ди үз эшен фанатларча яратучы Ринад Вәкил улы. Ул үзе — танылган педагог, музыкант Әлфәрит Солтановның укучысы.

Туган җиребезнең чын патриотлары, сәнгатькә, моңга гашыйк, замандашларым “Идел”не бүгенге һөнәри биеклеккә күтәрүгә зур өлеш кертә. Дистә еллар дәвамында республика районнары, Уфа, Казан шәһәрләре сәхнәләренең, сабантуй яланнарының бизәге булган өлкән буын кешеләре алар.

Ансамбльнең иң өлкән әгъзасы, тормышны чиксез яратучы 88 яшьлек Наил Газизов Уфа шәһәренең Конгресс-холлында чыгыш ясаганда тамашачылар аны аягүрә басып алкышлады. Ул аккордеонда, скрипкада, мандолинада уйный. Ансамбль­нең алыштыргысыз мандолина көйләүчесе дә ул. Сәхнәдә чыгыш ясаган 64 ел дәвамында грамоталарга, дипломнарга лаек булган Наил Әхияр улы. Аның гаиләсе дә җыр-моңга гашыйк. Тормыш иптәше Зәйнәп моңлы тавышы белән тамашачыларны хәйран калдырса, ике кызы ансамбльдә мандолинада уйный. Коллективның тагын бер актив әгъзасы — Рима Хәйбрахманова аның бертуган сеңлесе. Ул да 6 яшеннән мандолинада уйнарга өй­рән­гән, 25 ел шушы ансамбльгә йөр­гән.

—75 яшем тулса да, ансамбльдән аерыласым юк, — ди ул.

“Идел” уен кораллары ансамб­лендә мандолина кылларын оста чиртүче, коллектив оешкан көннәрдән үк бөтен концертларда катнашучы Нәфисә Насыйрова бу нәфис уен коралында 12 яшеннән уйный башлаган.

— Мәктәптә укыганда озын тәнәфестә мандолинада уйнап укучыларны биетә идем. Бүген 80 яшемдә дә кулымнан мандолина төшми. Аны уйлаганда яшәреп китәм, кайгы-хәсрәтләрем онытыла,— ди ул. — Бөтен нәселебез җыр-моңга гашыйк. Энем Ранис шушы ансамбльдә баянда уйный, ә сеңлем Розалия бик матур җырлый.

Ансамбльнең иң актив әгъза­ларының берсе — Роза Шәрипова. Бик күпләрне мандолинада уйнау серләренә төшендергән остаз ул. Әле дә өлкән буын кешеләре аның өздереп уйнаганын тыңлар өчен өенә килә яисә үзләренә чакыра. Талантлы музыкант аларның үтенечен кире какмый. Ансамбль җитәкчесе Ринад Вәкил улы белән бер мәктәптә эшлә­гәндә укучыларны берләштер­гән халык уен кораллары ансамбле оештырулары, район, хәтта Уфа сәхнәлә­рендә чыгыш ясаулары турында горурланып сөйли ул.

Ансамбль — бер олы гаилә ул. Менә шушы гаиләне дәртләндерү­челәрнең берсе — сиксән яшьне узып киткән Маргарита Иванова. Ансамбльдә утыз елга якын төп партияләрне уйный.

Район мәдәният бүлегендә күп еллар җитәкче вазыйфаларда эшлә­гән, Русия Федерациясенең мәдәният отличнигы Динә Хәсәнова ундүрт яшеннән мандолинада уйный. Менә 51 ел кулыннан мандолина төшми. 38 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган ул.

Чакмагыш районында җыр-моңга гашыйк кешеләр күп. Зилә Ишаева да шундыйлардан. Ансамбльгә бик теләп йөри, мандолинада, гармунда уйный. Кул эшләре осталарының район, республика конкурсларында катнаша. Кыскасы, бик уңган, тормышка гашыйк, көчле ихтыярлы, күп яклы талант иясе ул.

Фина Мамлиева хаклы ялга чыккач, Ринад Вәкил улы чакыруы буенча ансамбльгә килә һәм бүген дә бөтен күңелен биреп мандолина кылларын чиртә.

“Идел” коллективы дүрт дистәдән артык кешене берләштерә. Дистә еллар буена чакмагышлылар гына түгел, бәлки, бөтен республикабыз, Уфа-Казан тамашачылары алкышлаган сәхнә йолдызлары — тальянчылар Хәтиф Хәбибрахманов, Фидус һәм Фикус Шәриповлар үзәк телеви­дениенең беренче каналда барган “Уйна, гармун!” тапшыруында катнашкан виртуоз тальянчы Рәис Кадраев, чын күңеленнән сәнгатьне сөюче Феликс Якупов, Габделфәт Нуриев, баянчылардан йөзек кашы булган Хәүлә Янгирова, гер күтәрү буенча республика чемпионы, сабантуйлар батыры, баян партия­ләрен искиткеч оста башкаручы Ким Хөснетдинов, Башкортстанның атказанган укытучысы Фидрат Гыймаев һәм район Мәдәният сараеның талантлы баянчысы Рудин Бәдрет­динов уйнаган көйләр күп тапкырлар район данын еракларга таратты.

Ансамбльгә (хәзер инде оркестр дип йөртелә) яңа гына килгән хезмәт ветераннары Ринат Вилданов һәм Тимур Батыршин матур җырлыйлар да, сәнгатьле сөйлиләр дә, өздереп баянда да уйныйлар.

Ансамбльдә төрле тавыш төсмер­ләре биреп, көйләрне бизәүче уен кораллары да киң кулланыла. Аларны яңгыра­тучылар — күп еллар район Мәдәният сарае директоры булып эшлә­гән, бүген дә оркестрда катнашучыларны оештыручы Галия Борһанова, шулай ук ветераннарыбыз Флүзә Фәррахова, Рифа Рахманова, Рәсимә Такыянузова, Фина Шәй­хе­лисламова, Лиза Ба­тыр­гәрәева, Венера Нуриева, Гайникамал Бай­бәкова һәм башкалар.

Үткән елда “Идел” оркестры Нефтекама, Яр­мәкәй зона бәйгесендә беренче урын яулады, Конгресс-холл сәхнә­сен­дә чыгыш ясап, лауреат булды. Шушында ук без­нең тальянчылар икенче урынга чыкты, ә “Соло” номинациясендә 88 яшьлек Наил Газизов, скрипкада татар халык көйлә­рен башкарып, диплом алды. Де­кабрьдә Уфаның ВДНХ залында искиткеч уңышлы чыгыш ясады.

Районда сәнгатькә зур игътибар бирелә. Беренчедән, яңа төзелгән мәһабәт Мәдәният сарае, аның матди базасы, уен кораллары, сәхнә киемнәре, мәдәният бүлеге һәм балалар сәнгать мәктәбенең бер үк бинада урнашуы, зәвык белән бизәлгән якты бүлмәләрдәге чисталык-пөх­тәлек, икенчедән — яхшы оештыручы кадрлар туплануы, район хакимия­тенең оста, эзмә-эзлекле җитәкче­леге, мәдәният өлкәсенә җитди игътибары безне, ветераннарны, куандыра. Шулай ук район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Руслан Фазлыевка, яшь­ләр белән дә, өлкәннәр белән дә уртак тел табып эшли белүче Розалия Хафизовага зур рәхмәт белдерәбез. Ихтыяҗ булса, оркестрга автобус бүленә, яңа костюмнар тектерелде.

Менә шулай сөе­неп, яшьләрчә дәрт белән яши без­нең “Идел” халык уен кораллары ансамбле.
Читайте нас: