+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
10 март 2016, 02:00

Сәлам белән, Муса Гәрәев

Данлы шәхесләребезгә кагылышлы ядкарьләрнең, хәтта кечкенә кәгазь кисәгенең дә, еллар үткән саен кадере, тәэсир көче арта бара.Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев 1945 елның җәендә язган хатларны тирән дулкынлану белән кулга алам. Алар әлегә музей экспонатлары да, архивлардагы берәмлекләр дә түгел. Атап язылган кешесе аларны 65 ел саклап, арытаба кардәш фронтовикка тапшырган.“Кызыл таң”ның элекке журналисты, Бөек Ватан сугышы ветераны, 92 яшьлек Шәүкәт абый Макулов миңа калын гына папка китерде. “Аны икетуган сеңлем Фәния Моратова туплаган, — диде ул. — 2010 елның мартында, хәле бик начарлангач, телефон аша мине чакырып әйтте: “Син моны алып кит әле. Эчендәгеләр белән таныш. Кирәк дип тапсаң, берәр каләм әһеленә бирерсең. Бигрәк тә Муса Гәрәевның 1945 елның маенда төшкән фотоларын күз карасыдай сакларга тырыш...” Шуннан соң сеңлем озак та тормады, гүр иясе булды. Аңа 86 яшь иде...”Папкада кыйммәтле ядкарьләр шактый күп. Мәшһүр очучының сугыш беткән елның җәендә Фәния Моратовага язган хатларыннан тыш, аның Башкортстан дәүләт медицина институты (Фәния дә шунда укыган) студенткалары арасында төшкән фотолары. Геройның үзенең һәм аның турында матбугатта чыккан язмалар...Фәния Моратованың шактый гына тәфсилле ике кулъязма истәлегенең берсе “Муса Гәрәев белән бергә үстек” дип атала. Сәламәтлек саклау өлкәсендә гаять зур көч салынган, 55 елга сузылган хезмәт юлын тасвирлаган икенче кулъязмага “Намусым — минем иң югары хөкемдар” дигән баш куйган. Аның беренче битенә сөекле әти-әнисенең фотосын урнаштырып: “Алар — ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның беренче укытучылары” дип язган.

Ике гаилә — бер түбә астында

“Әтием Нәҗмеголем Мостафа улы Моратов 1902 елда хәзерге Чакмагыш районындагы Имәнлекул авылында туган, мәдрәсәләрдә сабак алган, укы­­тучылар курсын тәмамлаган, хезмәт юлын Сыерышбаш мәктәбен­дә башлаган, — дип яза аның кызы. — Әтиемә — 26, әнием Закирә Мир­заҗан кызына — 23, миңа — 4, энемә 2 яшь чагында әтигә Иләкшиде авылында (хәзер Илеш районына керә) 4 сыйныфлы башлангыч мәк­тәп оештырырга кушыла. Авыл­га яшь укытучылар гаи­ләсе килгәнен һәм алар­ның яшәр урыннары юклыгын ишетеп, 6 яшьлек Мусаның әнисе Гөлнәфис апа безне үзләрендә торырга алып китте. Ул да Имәнлекулдан икән, әти белән бергә үскәннәр. Муса һәм минем картәтиләр Насретдин белән Мостафа замандаш-дус булганнар. Гөлнәфис апа Иләкшидегә Әхмәт­гә­рәй улы Гайсага кияүгә чыгып, 8нче ел яшиләр икән инде. Ике яклы зур йорт: алгы ягында торалар, күпсанлы кунаклар килгәндә генә түр ягының кирәге чыга икән.

Мондый фатирны без әллә кайдан эзләп тә таба алмаган булыр идек. Чисталык, пөхтә­лек, үзара туганнарча мөнәсә­бәт. Менә шунда бер гаиләдәй яши башладык. Әти-әни көн буе мәктәптә эштә, кичләрен өлкәннәргә белем бирәләр. Кайчак без торган якка җыела­быз. Әти Г. Тукай­ның “Таз малай”, Ф. Әмирхан­ның “Фәтхул­ла хәзрәт” кебек кызыклы китапларын укый. Муса аның итәгендә утыра, сорау арты сорау яудыра. Малай бе­лем­гә омтыла, дип, әти-әнисе шатланып бетә алмый. 7 яшендә Муса әтисе ярдәмендә чаңгы, тимераяк ясады. Укырга төш­кәч, Әсхәт Әзмәтов белән дуслашты. Яхшы укыдылар, эшлекле булдылар. Әсхәтнең тавышы яңгырап тора, кычкырып көлә. Муса тыныч, оялчан. Яраткан әйтеме: “Көләсең дә көләсең, ни булырын беләсең”. Безне шаярта да иптәшләре янына йөгерә.

Коллективлаштыру башланды. Иләкшидедән дүрт чакрым ярымда булачак “Таш­чишмә” колхозы өчен җир бүленде, аны оештыру әтигә тапшырылды. Тәүгеләрдән булып гариза язган 20 кешенең берсе Гайса Әхмәт­гәрәй улы иде. Гайса Гәрәев булып йөрде. Суын халык яратып эчкән Таш­чишмә исеме колхозга һәм кеч­кенә авылга кушылды.
Гайса абый йортын Таш­чишмәгә күчереп, ике катлы итеп салды, башка биналар кор­ды, ихатаны төзеклән­дерде. Муса әтисенә булышып йөрде. 5нче сыйныфтан Бишкурай мәктә­бенә барды, минем әти-әни дә укытырга шунда күч­теләр. Без һаман да әле Гәрәевларда (Таш Чишмәдә) яши идек.

Колхозда уңыш үстерүдә, җыюда без дә ярдәмләштек. Гөлнәфис апа колхозның яшел­чә бакчасында эшлә­де, мине дә үзе белән ала иде, ә кыз­лары Мәхмүзә белән Мәс­гудә ашарга әзерләделәр, Муса күбрәге атлар тирәсендә кайнашты.

Имәнлекулда МТС оештырылгач, аның сәяси бүлеге хез­мәткәрләре Ташчишмәгә патефон алып килделәр дә урам уртасына куеп җырлат­тылар. Чын могҗиза иде бу.

Күктә бик сирәк кенә булса да самолетлар күренде, картлар куркышып дога укыды. Муса Уфада аэроклуб барлыгын ишеткән, очучы булырга хыяллана башлады. 7нче сыйныфтан соң тимер юлчылар техникумына ба­рып керде. 3нче курста чакта Забелье аэродромында очарга өйрәнеп йөрде. 1940 елның язында шундагы тиешле программаны үтәп чыкты. Шул ук елның ахырында техникум һәм училищелардан егетләрне Энгельс шәһәрендәге хәрби очучылар училищесына сайлап алдылар.

7нче сыйныфтан соң 1939 елда медрабфакка кергән идем, ике ай гына укып калырга туры килде — рабфакларны яптылар. Шул ике айда буш вакытларда якташларым Муса, Әсхәт белән кино, театрларга, концертларга йөрдек, табигать кочагына чыктык. Шуннан безнең очрашулар озакка тукталып калды. Сугыш башланды. Әсхәт беренче көннәрне фронтта һәлак булды. Мусаны да алдылар. Сирәкләп хатлары килде, еш күченеп йөрүе сәбәп­ле, безнең хатларны алалмый иде.

1942 елда медицина институтына укырга кердем. Шул елны 40 яшьлек әти дә сугышка китте. Курск-Орел дугасында каты яраланып, озак кына дәваланып, яңадан сафка баскан. Украина далаларын, Польша, Румыния, Венгрия, Чехословакия аша үтеп, сугышны Германиядә тәмамлаган. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Шул ук 1942 елда әнине Түбән Яркәй мәктәбенә директор итеп куйдылар. Зур киеренкелектә ике ел чыдады да, эшен калдырып, Ташчиш­мәгә Гөлнәфис апа янына китте. Ул үзенең ике катлы йортында өч кызы һәм Фәнил исемле улы белән гомер ки­черә иде. Минем дә ике эне­кәшем кул арасына кереп, колхозда эшләп йөриләр иде. Гайса абыйны да, сәламәтлеге начарлану сәбәпле, хезмәт армиясеннән кайтардылар.

Ничек кенә булса да үзебезгә йорт салып керергә кирәк иде. Урын бирделәр. Сата алган бөтен нәрсәне саттык. 15 ел буе Гәрәевларда өйдәш торганнан соң, ниһаять, үз почмагыбыз булды. Сугыш беткәч, әти үз йортыбызга кайтты...”

Герой хатлары ни сөйли?

Җиңү таңы ату белән үк Муса Гәрәевка кыска вакытлы ял бирәләр. Сугыш дәвамында самолетта бергә очкан һава укчысы Александр Кирьянов белән ИЛ-2 самолетында Куйбышев шәһәреннән Уфа аэропортына 13 майда килеп төшәләр. Аэроклубка барырга машина белешә башлагач ук Мусаның күптәнге дуслары — аэроклуб хезмәткәрләре Глеб Баранов белән Вениамин Карповка тап булалар. Сәгать буе тегене-моны сөйләшеп утыралар, танышларын искә төше­рәләр. Муса Гәрәев бераздан гимнастерка кесәсеннән нәр­сә­дер алырга күн курткасы “молния”сен ычкындыру белән аның күкрәге тулы орден-медальләр, алардан өстә ике Алтын йолдыз медале күреп, уфалы авиаторлар өнсез кала. Алларында яшьлек дусты гына түгел, ике тапкыр Советлар Союзы Герое утыра лабаса! Баранов аэропорт конторасына йөгереп керә дә аэроклуб һәм Осоавиахим җитәкче­ләренә шалтырата. Шунда ук Карповка әмер би­релә: “Тиз генә самолетыңны әзерлә дә Муса Гәрәев белән хезмәттәшен Ташчишмәгә илт!”

Авыл читендәге чирәмлеккә самолетны утыртуда катлаулылык килеп чыга: халык шул урынны сырып ала. Муса иске гәзит кисәгенә: “Читкәрәк китеп торыгыз, төшәргә комачауламагыз!” дип яза да фуражкасына салып җиргә ыргыта. Халык бу әмерне үти, берничә минуттан инде авылдашлары Геройны күтәреп, әти-әнисе өенә алып китә. Атна буе Ташчишмә авылы гөр килеп тора. Хөрмәтле кунакларны барып алу да шул ук Карповка йөкләтелә. Алар Барановлар фатирында берничә көн торалар.

Партия өлкә комитетының беренче секретаре Семен Денисович Игнатьев үзенең эш бүлмәсендә табын кордырып, республиканың төп җитәк-челәрен җыеп, Муса Гәрәев белән очрашу тантанасы үткәрә. Урысча, башкортча, татарча җырлардан тәрә­зәләр зыңлап, биюләрдән идәннәр сыгылып торган бу бәйрәмдә данлы очучының кунагы сыйфатында Фәния Моратова да катнаша. Ул укыган меди­цина институтында да күңелле очрашу була. Муса фронтта зур каһарманлыклар күр­сәтсә дә, һаман да элеккечә тыйнак, аз сүзле, оялчан булып калган икән. Аңа беренче һәм икенче Алтын йолдыз медале нәрсә өчен һәм кайчан бирелүе турында А. Кирьянов аң­лаешлы һәм гади итеп сөйли. Студенткалар белән күмәкләп фотога төшәләр.

Бу очрашулардан соң Мәскәүгә киткәч, Мусадан Фә­ниягә 11 июнь — 15 июль аралыгында 4 хат килгән. Татар егете белән татар кызы бер-берсенә урысча язганнар. Менә Герой хатларыннан кайбер өзекләр.

“...Сездән аерылып китү бик авыр булды. Шул ук көнне Куйбышевка очтык һәм анда кунарга туры килде. Икенче көнне төштән соң Мәскәүгә килеп төштек. Фатирга барсам, үз күзләремә үзем ышанмыйм — бик якын дустым утыра. Ул да Советлар Союзы Герое. Безнең кайбер иптәш­­ләрне Мәскәүдә 24 июньдә үтәчәк зур парадка әзерләнергә җыйган­нар икән. Мине дә монда калдырдылар. Көненә 8 сәгать сафта йөрү күнегүе үтәбез. Калган вакытта Мәскәү буйлап йөрибез. Фронтташлар күп. Киләчәк язмышым әлегә билгесез. Академия турында да бер нәрсә дә әйтә алмыйм, чөнки үзебезнең генералларны күрмәдем әле. Акчам бетте, дуслар биреп тора. Гомумән, бернин­ди дә мохтаҗлыгым юк. Үзебезнең частькә кайткач, барысы да җайга салыныр. Ике айлык акчаны аласы бар.

Үземнең хәлләр менә шулай. Синең укулар ничек? Бу хатка шундук җавап яз. Мин Мәскәүдә чакта, бәлки, килеп тә өлгерер. Ярый, тиздән очрашканга кадәр! Мәскәүдәге адресым... 11 июнь”.


“...Мин сиңа бер хат язган идем, җавап алалмадым. Бү­ген үзебезнең частькә китәбез.

Мәскәүгә 8 июньдә килгән идем. Атна буе башкаланы карап йөрдек. Шуннан парадка әзерләндек. 24 июньдәге парадта катнаштым. Аннан соң безгә Америка һәм Мәскәү посылкалары тапшырдылар.

Киләчәк тормышым турында хәзергә бер нәрсә дә язмыйм, чөнки частькә кайтмаганмын әле. Акаде­миягә укырга урнаштырырлар дип уйлыйм. Частебезгә кайткач, барысын да ачыклагач, язармын. Хә­зергә шуны гына әйтәм — без Көнчыгыш Пруссиядән Бело­руссиягә күченә­чәкбез дигән сүз йөри...

Теге вакытта фотога төш­кән идек, миңа да берничәсен җибәр әле. Әтиең кайтмадымы әле? Өйдәгеләр ни хәлдәләр? Барысы турында да яз. Ахирәтләреңә сәлам. 27 июнь”.


“...1 июльдә мин инде үз частемдә идем. Килгәч тә бераз ял иттерделәр. Безнең кайбер иптәшләргә шулай ук Герой һәм ике тапкыр Герой исеме биргәннәр. Алар белән дә банкетларда утырылды.

Монда шундый күренеш тә аптырата: тиздән безнең моннан китәчәгебезне белгәч, солдатларыбыз, күзләренә ак-кара күренми, кием-салым, чүпрәк-чапрак, җыен чүп-чар җыя баш­лаганнар. Моның өчен аларга бер ай буш вакыт би­рел­гән. Авылда һәм Мәскәүдә озак кына йөрүем әйбер җыю белән маташырга мөмкинлек бирмәде.

СССРга кайтырбыз, ә минем бер нәрсәм дә юк. Ярый, исәнлек булса, үлмәбез әле.

Эх, мондагы табигатьнең гүзәл­леген күрсәң икән! Тирә-як яшеллек, җиләк-җимеш. Тиздән уңыш җыю башлана.
Академия турында әлегә эндәш­миләр. Анда тыңлау­чылар туплау сентябрьдә була. Минем бүгенге тормыш күңел­сез һәм үтә бертөрле. Иртәдән кичкә кадәр белгечлегебез буенча шөгыльләнәбез. Тәртип ягы каты.
Үзеңнең нинди уңышларың бар? Әтиең хәзер кайда? Энекәшләреңә сәлам әйт. Моңарчы язган ике хатымны алдың микән? 11 июль”.


“...Дүрт көн элек кенә сиңа хат язган идем, әмма икенче көнне үк Мәскәүгә очарга туры килде. 19 августта һава парады булачак, шуңа күнегү­ләр үтәбез. Мәскәү адресым буенча синең хатларың килгән, ләкин аларны частькә җибәреп өлгергәннәр. Мәскәүгә язуыңны дәвам ит, мин әле монда озак булам.

Тормышымда хә­зер­гә бернинди дә үзгә­реш юк, киләчәктә нәрсә булыры да билгесез.

Хәзергә сау булып тор. Сәлам белән, Муса Гәрәев. 15 июль”.


55 елга сузылган хезмәт юлы

Югарыда без Нәҗмеголем Мора­товның тормыш сәхифә­лә­ренең сугыш тәмамланганга кадәрге чорын тасвирлаган идек. Шуны йомгаклап куйыйк. Хәрби киемне ул 1946 елда гына сала һәм Илеш мәктәп­ләрендә укытуын дәвам итә. 1952 елда “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. 1953 елдан Уфада ЗАГС архивында, Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли. Нәҗмеголем Мостафа улы 1962 елда пен­сиягә чыккач, архивларда, ки­тапханәләрдә сакланган бик күп тарихи документларны өйрәнеп, гарәп имласындагы кулъязмаларны безнеңчәгә күчереп, бихисап фәнни хез­мәтләр яза, күптомлы башкорт әдәбияты тарихына материаллар туплауда актив катнаша. Республикадагы, аеруча туган төбәгендәге авыллар тарихын кәгазьгә төшерә, алар ниге­зендә шәҗәрәләр төзи, кыйм­мәтле кулъязмаларны туплап, Чакмагыш һәм Илеш районнарындагы туган якны өйрәнү музейларына тапшыра, Имән­лекулда этнографик музей оештыра. Мәгариф ветераны 100нче яшьтә вафат була.

Ә аның кызы Фәния 55 ел эшли. 1948 елда медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлагач, аны Туймазыга санэпидстанциянең баш табибы итеп җибәрәләр. Моңар­чы ел буе монда бу урын буш торган. Станциянең барлык мәйданы да 18 квадрат метр. 18 кешелек коллектив та таралып беткән диярлек. Транспорт юк. Күрәсең, Туймазыда “чирне дәвалауга караганда аны кисәтү мөһимрәк” дигән хакыйкать онытылган.

Фәния менә шундый шартларда коллектив туплый. Эшне кузгатып җибәрер өчен булса да хуҗалык исәбе ысулын (ул заман өчен зур яңалык!) үзләштерә башлыйлар. 140 квад­рат метрлы бина төзеп, анда тиешле лаборато­рия­ләрне урнаштыралар. Махсус машина сатып алалар. Дезинфекцион, профилактик эшләр­не планлы алып баралар. Йогышлы авырулар кими. Туйма­зылыларның бу өлкәдәге уңышлары турында бөтен республика сөйли. Күренекле язучы Әнвәр Бикчәнтәев “Литературная газета”ның 1952 елгы 5 август санында зур мәкалә бастыра.

“Дүрт еллык фидакарь хез­мәтем­нең нәтиҗәләрен күреп, шул ук 1952 елда мине медицина институтының йогышлы авырулар кафедрасы каршындагы клиник ординатурага белемемне камилләштерергә чакырдылар, — дип яза Фәния Нәҗмеголем кызы истәлек­ләрендә. — Кафедрада мине җылы каршыладылар. Уку планы төзедек. Гыйлем дөньясына кереп кенә киткәндә сәламәт­лек саклау министры М. Сираҗетдинова чакырып алды да йогышлы авырулар клиник дәваханәсендә 12 көн баш табиб булып эшләп торырга тәкъдим итте. Нәрсә дияргә дә белмәдем. Өч ел укыйсым да бар бит әле. Әмма эштән баш тарту гадәтем юк. Баш табибны төрмәгә утыртканнар. Вакытлыча куелганы хәрби кешегә кияүгә чыгып киткән. Кафедра мөдире Барый Сөләйманов, ярдәм итәрбез, диде.

Беренче империалистик сугыш чорында хәрби тоткын немецлар салган баракларда урнашкан клиник дәваханәне барып күрүгә үк котым очты һәм Уфадагы бер генә табибның да монда эшкә килергә телә­мәвен аңладым. Бухгалтерлык исәбе таркалган. Кер юу бүлеге эшләми. Бараклар мич ягып җылытыла, утын да ике көн­лек кенә калган. Юынтык су түбәндә урнашкан шәхси йортлар подвалларын баса, чөнки пычрак суны арбага утыртылган мичкәләргә салып ташыйлар, булган ике генә ат өлгерә алмый. Канализация дигәнне белүче дә юк. Коллективта ыгы-зыгы.

Нәрсәдән башларга, кем белән киңәшләшергә? Шәһәр­нең сәламәт­лек саклау мөдир­ләре еш алмашына, аларда без­нең кайгы юк. Ярый әле без­нең бәхетебезгә шул вазыйфага элекке хәрби табиб Генрих Геллерман билгелән­гән. Клиниканы килеп күрде дә: “Шундый шартларда ничек кеше­ләр дәваларга, яшьләрне өйрәтергә мөмкин?” — дип исе китте.

Җәй эчендә канализация төзеп, шәһәр коллекторына тоташтыра алдык. Кер юуны, электр челтәрләрен тәртипкә китердек. Г. Геллерман 250 урын­га икешәр катлы ике корпус төзергә рөхсәт алды. Якындагы автоколоннаны, элекке бараклардагы хәрби тоткыннарны күчерергә, 18 шәхси йортны сүттерергә тиеш булдык. Ул йортлар хуҗалары төрле-төрле шартлар куйдылар. Берничә тапкыр шәһәр прокурорын чакырып китереп сөйләшүләр уздырдык.

Төп эш урынымнан башка, республика психиатрия дәва­ха­нәсе һәм балалар туберкулез санаторийлары да минем карамакта, Молотов район Советы депутаты буларак та вазыйфаларым байтак иде.

Министрның 12 көн дигәне ...3 ел­га сузылды. Бер җилкәдә ничәмә камыт. Ординатураны тәмамладым, кандидатлык диссертациясе яздым. Теге ике корпус та төзелеп бетеп ки­лә иде. Сәламәтлек саклау министры итеп яңарак тәгаен­ләнгән С. Локмановка кемдер, республика санэпи­демстан­циясендә Фәния Моратова гы­на тәртип урнаштыра алыр, дигән. Министр үтә аз сүзле ке­ше иде, сөйләшеп тә тормады, мине шушында баш табиб итеп тәгаенләү турында боерыкка кул куйды. Бу 1955 елның 25 ноябре иде.

Ә бу урын өчен мондагы ике ханым богазга-богаз килеп тарткалаша икән. Өченчегә мине китереп тыктылар. Шундый шартларга бер ел түздем дә, бактериология бүлегенә гади хезмәткәр итеп күчерү­ләрен сорап гариза яздым. Бүлектә без дүрт хатын-кыз. Респуб­ликаның иң ерак районнарына командировкалар елына 130 көнгә җыела. Юл йөрүләр Зөбәерова дигән ханым белән миңа кала. Башкорт һәм татар авылларында безне шатланып каршылыйлар, чөнки без аларның үз туган телләрендә сөйли­без, аңлатабыз. Учалы, Баймак, Зианчура, Хәйбулла якларына күп йөрелде. Сара станция­сеннән Акъярга 120 чакрым. Трактор чанасында барасың. Тракторчының кайсысы 2-3 төн йокламаган була. Янә­шәсенә утырып, кайсы педальгә ничек басарга, рычагларны ничек тотарга өйрәтә дә үзе йокыга тала, тракторга мин идарә итәм.

Мәскәүдән кушулары буенча 1961 елның апреленнән башлап 75 көнгә Якутиядә эпидемиягә каршы чаралар үткәрергә командировкада да булдым...”


Фәния Нәҗмеголем кызы бөтен көчен, белемен, сәла­мәт­леген эшкә сарыф итә. Бик яхшы итеп әзерләгән кандидатлык диссертациясен якларга да вакыты җитми. Алай гына да түгел, гаилә корып, балалар үстерү бәхетен­нән дә мәхрүм кала. 1959 елда Зианчурада хәтәр йогышлы авыру (бруцеллез) эләктереп, Мәскәүдә дәва­ланып кайтканнан соң, республикадагы берәр шифа­ханәдә сәламәт­леген ныгытырга мөмкинлек бирүлә­рен сорый. “Зеленая роща” ял йортын санаторий итеп үзгәртергә керештек, шунда эшкә күчерә­без, Сезнең кебек сәләтле белгеч һәм оста оештыручы ки­рәк”, — диләр аңа. Монда ул утыз ел чамасы — 67 яшькә кадәр функциональ диагностика кабинеты мөдире булып эшләү өстенә халык контроле комитеты, санаторий хакимияте эшчәнлегенә контроль комиссиясе, профсоюз оешмасы рәисе, партия оешмасы секретаре урынбасары, табиблар белән сәяси түгәрәк алып баручы пропагандист вазыйфаларын да соклангыч итеп үти. 70 яше тулып кил­гәндә дә аны санаторий хезмәткәрләренең оешып кына килүче бакчачылык ширкәте рәисе итеп сайлап куялар. Мондагы тынгысыз хезмәт, мең мәшәкать белән тагын ун ел үтеп китә.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, БАССР Югары Советы Президиу­мының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән ветеран балачак, яшьлек истәлекләрен, шулай ук “Зеленая роща” тарихын язып калдырган.

Фәрит Фаткуллин
Читайте нас: