+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
29 март 2016, 02:00

Син безнең күңелләрдә, Зифа...

Ура, ниһаять, мин Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт училищесы укучысы! Абыйларым — кайсы төзүче, кайсы нефтьче, кайсы укытучы, апам да Башкортстан дәүләт университетының филология факультетында укый... Аларның һәркайсы мине үзе артыннан иярергә үгетләде. Имеш, аларның һөнәре — иң кирәклесе! Ә мин бәләкәйдән җырлап-биеп, гармунда уйнап үстем. Шуңа тормышымны музыкадан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Аллага шөкер, ничек итсәм иттем, үз сүземдә тордым...

Бер атна укыгач та “бәрәңгегә” җибәрделәр. Беренче курсның мин укыган хор-дирижерлык белән оркестр бүлекләрендә укучылар Стәрлетамак районының Салават исемендәге колхозына эләктек.

Оркестр бүлегендәгеләр барысы да диярлек — егетләр. Арада ике-өч кенә кызлары бар. Ә бездә исә күпчелек кызлар. Хуҗалык үзәге Услы авылына урнаштырдылар. Бөредән килгән Рита Хәбибрахмановага, Федоровка районыннан Нурия Абдуловага һәм миңа шушы кадәр халыкка аш-су әзерләү бурычын йөкләттеләр. Рита җәйге каникул вакытларында ашханәдә савыт-саба юучы булып эшләгән, димәк, бу эштә беркадәр “тәҗрибәсе” бар. Шуңа ул кыю рәвештә казан янына басты, Нурия белән мин аңа ярдәм итәбез.

Көнозын эшләсәк тә, арыдык, дип тормыйбыз, кичләрен мәдәният йортына ашыгабыз. Авыл яшьләре белән кемузардан җырлыйбыз, биибез, бергәләшеп төрле уеннар оештырабыз. Оркестр бүлеге егетләре чиратлашып баянда уйный, аларны еш кына зифа буйлы, чәчләрен малайларча кыска итеп кистергән чибәр кыз алыштыра. Яшь булса да үзен бик ышанычлы тота, кыскасы, үзенә карата белә.

Танышып киттек. Зифа исемле икән, Хафизова. Кыйгы районының Тугызлы авылында туып-үскән. Урта мәктәптән соң Уфада алты айлык баянчылар курсын тәмамлаган. Андагы укытучылар Ленинград консерваториясенең әзерлек бүлегенә барырга тәкъдим итсәләр дә, ризалашмаган. Чөнки Зифа ишле гаиләдә төпчек кыз икән. Өлкән яшьтәге әти-әниемә аз булса да ярдәм итәрмен, дип туган ягына кайткан. Тәүдә Еланлы авылы клубында, аннары район мәдәният сараенда эшләгән.

Ә Миякә районының зур булмаган Даниловка авылында туып-үскән Валерий Фофонов: “Саумы, якташ!” дип минем белән үзе килеп танышты. Валера да урта мәктәптән соң Стәрлетамакта һөнәрчелек училищесы тәмамлаган, аннары Салават нефть-химия комбинатында аппаратчы булып эшләгән. Җыр-моңга мәхәббәте аны да мәдәни-мәгърифәт училищесына алып килгән. Оркестр бүлегендә Зифа — домбрада, Валера балалайкада уйнау нечкәлекләрен үзләштерде.

Валера белән Зифа беренче көннәрдән үк һәрвакыт бергә булдылар һәм аларның дуслыгы чын мәхәббәткә әверелде. Өченче курста укыганда тыйнак кына итеп аларның туен үткәрдек.
Укуны тәмамлагач, 1973 елда өчебезне дә Миякә районына эшкә җибәрделәр. Ул елларда мәдәният хезмәткәрләренә кытлык зур булып, аларга игътибар да көчле иде. Район мәдәният бүлегенең ул вакыттагы мөдире Рәвия Җиһаншинага рәхмәт, Фофоновлар гаиләсенә һәм миңа иркен генә бер йорт бирделәр. Аның зуррак өлешендә — Валера белән Зифа, ә бәләкәйрәгендә мин яшәдем.

Зифа белән Валера беренче көннән үк чын мәгънәсендә җиң сызганып эшкә чумдылар. Сәләтле балаларны һәм үсмерләрне сайлап алып, халык уен кораллары оркестрының эшен җанландырып җибәрделәр, тынлы оркестр оештырдылар. Яшьләрне вокаль-инструменталь ансамбльгә җәлеп иттеләр, өлкәннәр өчен хор оештырылды.

Ул елларда мәдәни тормыш гөрләп тора иде. Ел саен төрле смотр-конкурслар, фестивальләр оештырылды. Бу коллективлар төрле чараларда катнашып, Миякә районын республикада данлады.

Боларга өстәп, Зифа музыка мәктәбендә балаларны баянда уйнау серләренә дә өйрәтте. 1977 елдан башлап лаеклы ялга чыкканга кадәр ул Пионерлар сараенда сәнгать җитәкчесе һәм район үзәгендәге 2нче урта мәктәптә музыка укытучысы булып эшләде.

“Район үзәгенең музыка мәктәбе каршындагы халык уен кораллары оркестры икенче ел эшли. Аңа Зифа һәм Валерий Фофоновлар җитәкчелек итә. Ике ел эчендә оркестрда катнашучылар инструментларда уйнау техникасын камилләштерүдә яхшы нәтиҗәләргә иреште”, — дип язган Миякә районының “Октябрь” гәзите 1974 елның 1 май санында.

Язмыш кушуы буенча төрле тарафларда яшәсәк тә, сабакташларымның тормышы белән даими кызыксынып тордым. Тик очрашулар гына сирәк булды. Чөнки барыбыз да һәрвакыт берничә урында эшләдек. Җәйге ял вакытларында исә Валера — директор, Зифа музыка җитәкчесе булып районның пионерлар лагерена китәләр иде.

Сабакташларым уллары Виталий һәм кызлары Лилианага үрнәкле тәрбия бирделәр. Виталий гаиләсе белән — Ноябрьск шәһәрендә, Лилиана Санкт-Петербургта төпләнделәр.

Кызганычка каршы, Зифага балаларының уңышларына куанып оныклар сөеп, озак яшәргә язмаган икән. Узган елда якташларым аны соңгы юлга озатты.

Безгә Зифа Харис кызының вафатына 40 көн тулу уңаеннан үткәрелгән хәтер кичәсендә катнашу насыйп булды. Валерий Петровичның бу чараны оештыруга күңел җылысын, Зифага булган барлык сөюен салганын билгелисем килә. Кичәдә катнашучыларның һәркайсы Зифаны фәкать яхшы яктан гына искә алды. Аларны тыңлаганда бергә укыган сабакташларыбызны: Борайдан — Роберт Якупов, Нурулла Хәмәтнуров һәм Зөлфәт Минһаҗевны, Стәрлетамак районыннан — Нурия һәм Мохтар Богдановларны, Тәтешледән — Финә Камалованы, Мәләвездән — Зөһрә белән Федор Болотниковларны һәм башка бик күпләрне берәм-берәм күз алдымнан үткәрдем. Алар барысы да үз эшләрен күңел салып башкарып, республикабыз мәдәниятен үстерүгә лаеклы өлеш кертте.

Шушы көннәрдә Зифа Фофонованың вафатына бер ел тула. Язганнарым аның Миякә районы халкына күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт булып кабул ителсен һәм якты рухына бер дога булып барып ирешсен иде.
Читайте нас: