Тарих бабай шаһит, бу байлыкны санга сукмаган чорлар да булды. Әйтик, Х гасырда Ислам дине кабул ителгәч, төрки телләргә гарәп-фарсы сүзләре дулкын-дулкын булып агыла башлый. Шул вакытта ук төрки телләрнең ярлы, аның белән әдәби әсәр дә, фәнни хезмәт тә язып булмау хакында әйтәләр. ХI гасыр филологы М. Кашгарый, сүзләрне морфемаларга бүлеп, төрки телләрнең бик серле тарихлы, бай тел икәнлеген исбат итә. Төркиләрнең атаклы галиме К. Насыйри, фигыльләр буенча гына фикер йөрткәндә дә, татар теленең дөнья даирәсендә алгы сафта булуы хакында әйтә. Тукай әйткәнчә, татар теленең энҗе-мәрҗәннәре — Казан арты сөйләшендә. Анда гына түгел ул. Башкортстан татарлары телендә дә. Бөтен дөнья прозаикларына — үрнәк итеп күрсәтердәй әсәрләр иҗат иткән Г. Ибраһимовны биргән иманлы төбәк бит ул — баллы Башкортстан. Шундый талантлы илдә түбән сыйфатлы әсәр иҗат итү — гөнаһ!
Бу хакта нык уйланабыз. Борчылабыз. Кыенсынабыз. “Яхшы картлар юк урында яхшы яшьләр дә булмый”, ди адыгәй халкы. Яхшы картларны санап үттек инде. Алар юк хәзер. Гафу итегез, ялгыш әйттем. Бар алар. Безнең арада талантлары яши. Хәзерге яшьләрнең алар кебек илаһиятле буласы килә. Моның өчен төрле шартлар тудырыла. Алар теләген искә алып, Башкортстан китап нәшриятында татар бүлеге ачылды, татар телендә китаплар бастырыла. Башкортстан Язучылар берлегендә Татар әдипләре берләшмәсе булдырылды. Аның бүгенге җитәкчесе — “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлегендә озак еллар эшләп, соңыннан мөдир вазыйфасын югары дәрәҗәдә алып барган талантлы шагыйрә Фәния Габидуллина. “Кызыл таң”нан алынды ул бу изге, шәфәгатьле, авыр эшкә. “Башлык булсаң — башлы бул, җыерылмас кашлы бул”, ди башкорт мәкале. Нинди генә авыр хәлләр булмасын, кашы җыерылмый, каушап калмый, аң-акылы белән эш итә белә.
Кешелеклелек мәсьәләсенә бик борынгы заманнарда ук игътибар ителгән. Безнең эрага кадәр үк яшәгән юнан (грек) драматургы Софокл: “Много великого есть на свете, но нет ничего более великого, чем человек”, — ди. Башкортстанда яшәүче татар әдипләре бу җитди мәсьәләгә аеруча нык игътибар итә. Татар халкының рухи бөеклеге сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы кардәшлеге нигезендә иҗат ителгән әсәрләрдә чагылдырыла. Милләт сафлыгы — халыкның йөз аклыгы. Н. Чернышевскийның: “Величайший капитал нации — нравственные качества народа”, — дигәне дөп-дөрес ул.
Әле яңа гына Башкортстандагы татар әдипләре иҗаты тупланган “Туган моң илчеләре” дигән китап дөнья күрде. Төзүче-туплаучысы — Фәния Габидуллина. Мөхәррире — Фаил Фәтхетдинов. Дүрт йөзгә якын бит. “Китапта Башкортстанда яшәп, татар телендә иҗат итүче язучы-шагыйрьләрнең Әдәбият елы уңаеннан “Кызыл таң” гәзитендә дөнья күргән әсәрләре тупланды. Илле бер язучы турында библиографик белешмә бирелеп, әсәре яисә әсәреннән өзек тәкъдим ителә. Җыентык студент-филологларга, әдәбият укытучыларына, гомумән, әдәбият сөючеләргә тәгаенләнгән”, дип әйтелә. Китап Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллинаның “Без татарлар бит әле” дигән мәкаләсе белән башлана, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә, әдәби тәнкыйтьче Ләйсән Кәшфинең “Татар әдипләре — “Кызыл таң” битләрендә” мәкаләсе белән дәвам ителә. Аннан соң каләм әһелләре әсәрләре тезелеп китә.
Кечкенә бер мәкаләдә 50дән артык каләм остасының әсәрләренә бәя бирү максатын куймыйм. Әйтеп кенә булса да үтәргә кирәктер: Рим Идиятуллин сүз-сурәт белән оста эш итә; Салават Рәхмәтулланың шигъри фәлсәфәсе тормышчан; Рәфыйга Усманованың эстетик идеалы — Ватанга гашыйк булу; Халисә Мөдәрисова традицион сүз-сурәткә өстәмә яңалык бирә белә. Камил Фазлыйда сүз-тойгы сүз-фикер белән оста туганлаша; Мөнир Вафин яңа сүз-сурәтләр кулланырга ярата, телнең нечкә үзенчәлекләренә игътибар итә; Фәния Габидуллина иҗатында әниләр темасы үзенчәлекле яктыртыла; Лилия Сәгыйдуллина, Земфира Муллагалиева, Асия Яппарова, Ләйсән Якупова, Руслан Сөләйманов шигъриятендә стилистик үзенчәлек сокландыра. Нәҗибә Әминева, Дилә Булгакова, Марат Кәримов, Муса Сираҗи, Рәдиф Тимершин, Фәния Чанышева, Равил Шаммас шигърияте халыкчан булуы белән данлана.
Шигърият — гарәп сүзе. Ул матурлык, гүзәллек, нәфислек, сәнгатьлелек белән бәйле. “Моны шатлык катыш моңлылык, әллә нинди бер шигърият тәмам изрәткән”, ди М. Гафури. Изрәтә торган шигырьләрне без дә язабыз. Кайбер шагыйрьләр, авырлыктан зарланып, күз яше түгә башлады. Анысы да кирәктер. Сүз-сурәт, сүз-фикердә хис-тойгы да бар бит. Шулай да, елап яшәп, күз яше белән дөнья матурлап булмый. Шигърият төрле яклап тәрбия алган саф күңелле кеше сыман. Тел тәрбиясе, эстетик тәрбия, рухи тәрбия, хезмәт тәрбиясе, педагогик тәрбия... “Слово — полководец человеческой силы”, дигән В. Маяковский. Яки Н. Карамзинны искә төшерик: “Богатство языка есть богатство мысли”. Әйткәнемчә, Башкортстан татарларының теле бай. Бай тел белән фикер байлыгын да бай итеп чагылдырып була. Шулай да кайбер шагыйрь моңа ирешә алмый. Сүз-сурәт була, сүз-фикер була, әмма сүз-тойгы булмый. Чагыштыру кулланып әйтсәк, шигырь корыган агачны хәтерләтә. Соңгы вакытта ритм, рифма аксавы да нык сизелә. Ялкаулык көчле шикелле бездә. Ритм-рифма аксаган шигырь язу — гөнаһлы шөгыль.
Шулай да шагыйрьләр бар бездә! Шагыйрь булу өчен мөмкинлекләр дә бар. Бай, матур, гүзәл, нәфис табигатьле Башкортстанның зәңгәр күк йөзенә Тәңре бик күп шигырьләр, поэмалар язган. Иренмә генә шуларны күчереп алырга. Күп романнары белән сөендергән татар язучысы А. Расих (казах кешесе) белән дуслашып киткән идем. Башкортстан татарлары теленең бай булуы сәбәпләрен сорады ул бер фикер алышуда. Мин өч үзенчәлек күрсәттем. Бердән, башкорт теле белән кардәшлек, аның йогынтысы. Икенчедән, Башкортстанның бай табигате — фанилыктагы оҗмах шигърияте. Баллы шигърият ул. Өченчедән, ике халыкның, татар белән башкортның тарихи туганлыгы, кан-кардәшлек илаһилыгы. Әлеге илаһилык Башкортстанда яшәп иҗат иткән татарлар әсәрләрендә дә күренә. Бу “Туган моң илчеләре” дигән китапка кертелгән прозаикларда да беленә. Аның шулай икәнлеген Э. Әгъзамовның җыентыктагы “Мин сине шундый сагындым...” хикәясен укыгач та аңлап була. Д. Булатованың “БДИ” хикәясе дә раслый аны, Д. Булгакованың “Ятим” дигән хикәясе дә... Соңгы елларда яшь прозаикларның күренүе күңелле хәл. “Туган моң илчеләре” китабы аларны тагын да дәртләндерсен, тупласын.
Суфиян Поварисов,
Башкортстанның халык язучысы.