Гап-гади тел белән язылуларына карамастан, Роберт Миңнуллинның шигырьләре берчә уйландыра, берчә моңландыра, берчә сары сагышларга сала. Спектакльне караганда да мин нәкъ шундыйрак халәт кичереп утырдым, артистлар белән бергә елап та, елмаеп та, моңаеп та алдым. Иң мөһиме — Роберт абыйның шигырьләренең, һәрвакыттагыча, җанга үтеп керүен, аны елга өстендәге көймәдәй айкалдыруын-чайкалдыруын тойдым! Күңел дөньям тагын да яктырыбрак, баебрак киткәндәй булды. Спектакльне карап утырганда мин җанымның шигырь тыңлауга сусаган булганлыгын да аңладым.
Шушы кичәне туган җирендә тамаша кылыр өчен Казаннан кайткан Роберт Миңнуллин да нәкъ шундый ук халәт кичергәндер, дип уйлыйм. Кичермәслекмени! Шигырьләрен сәхнәгә чыгарып, беренчедән, Роберт Миңнуллинның үзен, икенчедән, аның иҗатын тагын бер биегрәк баскычка күтәрде бит Туймазы татар дәүләт театры артистлары! Менә монысы өчен аерым рәхмәт аларга.
Минем карашка, Роберт абыйның шигырьләренә мөрәҗәгать итеп, туймазылылар һич кенә дә ялгышмаган. Роберт Миңнуллинның һәр шигыре үзе бер спектакль икән ләбаса! Аны бары тик туймазылыларча уйнап күрсәтә белергә генә кирәк икән!
“Туган җир эскизлары”, “Кайту”, “Әни эштән кайтканчы”, “Аксакал сүзләре”, “Кызыл” тәрбия”, “Авылда. Печән өстендә”, “Аның моңы”, “Әнкәйләр тәрбиясе”, “Бер башымда – йөз төрле уй”, “Митинг”, “Туган телемә” кебек шигырьләре бөтенләй башка яктан ачылып, тамашачы күңелен әсир итте. Бу җәһәттән театр артистлары — Башкортстанның халык артисты Айрат Солтановка, Башкортстанның атказанган артистлары Рима Ключарева, Данил Нурыйханов, Гөлнара Габидуллина, Маргарита Сидоровага, артистлар Гөлчәчәк Муллагалиева, Марат Хәсәнов, Алсу Вәлиева, Айнур Гайсаров, Марсель Мөсәвиров, Руслан Вахитовка, сценарий авторы Алтынай Буринага да, аны сәхнәгә куйган режиссер Байрас Ибраһимов белән балетмейстр Рәмизә Мөхәммәтшинага да “әфарин”нән башка сүз юк.
— Мин бу спектакльне өченче тапкыр карыйм инде. Беренчесен — Туймазыда, икенчесен Казанда тамаша кылган идем. Хәзер менә туган ягыма шушы спектакльне карар өчен махсус кайттым. Спектакль барышында мин бер-ике тапкыр елап та, бер-ике тапкыр көлеп тә алдым. Мине балалык, яшьлек елларыма, әнкәйле чакларыма алып кайтканыгыз өчен мең рәхмәт сезгә, туймазылылар! — диде Роберт Миңнуллин тамаша тәмамлангач.
Бер уңайдан ул спектакльнең туу тарихын да сөйләп үтте. Баксаң, бу спектакльне сәхнәгә чыгару идеясе моннан өч ел элек Шәммәттә, каенлы акланда Роберт Миңнуллинның 65 яшьлек юбилеен билгеләгәндә туган икән. Спектакльнең әлегечә аталуы да шуннан алынган.
Роберт Мөгаллим улы белән беррәттән, ул көнне “Каеннарым белән...” спектаклен Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев, “Кызыл таң” нәшрияты директоры Фаил Фәтхетдинов һәм Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да тамаша кылды. Дәрәҗәле кунакларның да спектакль карарга килүен тамашачы Роберт Миңнуллинга булган тирән хөрмәт билгесе буларак кабул итте.
Үзен “Сөн буе җырчысы” дип атаса да, Роберт абыйның иҗатын мин мул сулы, кушылдыкларга бай Агыйдел елгасыныкына охшатам. Киләчәктә дә иҗат чишмәгез Агыйделдәй мул сулы булсын һәм Аллаһы Тәгалә җырларда җырланган шул елгадай озын гомер насыйп итсен сезгә, хөрмәтле якташыбыз!
Лариса Галиева:
“Роберт Миңнуллин — минем иң яраткан шагыйрьләремнең берсе. “Каеннарым белән...” спектаклен карарга мине “Роберт абый драма әсәрләре дә яза башладымы икәнни?” дигән кызыксынулы уй китерде. Шигъри спектакль миңа бик ошады. Сәгать тә кырык минут буе рәхәтләнеп шигырь тыңлап, җанга җылы алып кайтып киттем”.
Альбина Ильясова:
“Ә миңа спектакль барышында җырлар азрак яңгыраган кебек тоелды. Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган әллә күпме матур җырлар бар, югыйсә. Режиссер булсам, спектакльгә мин аларны күбрәк керткән булыр идем”.
Альбер Әвсахов:
“Без хатыным Рәмзия Яхъя кызы белән район үзәгендәге Мәдәният сараенда узган бер генә тамашаны да калдырмыйча йөрергә тырышабыз. Аллаһка шөкер, соңгы арада җырлы-моңлы тамашалар еш булып тора. Аларыннан аермалы буларак, бу спектакль бөтенләй үзгә булды. Моңарчы шигырьләрдән генә торган спектакльне караганым юк иде. Роберт Миңнуллинның шигырьләрен сәхнәгә чыгарып, туймазылылар бик дөрес эшләгән. Талантлы якташым өчен сөенеп, аның белән чиксез горурланып утырдым. Тамашаны карарга Роберт Миңнуллинның үзенең дә кайтуы исә спектакльнең дәрәҗәсен тагын да арттырып җибәрде. Талантлы якташыбызның үзен һәм иҗатын зурлаган Туймазы татар дәүләт драма театры җитәкчелегенә һәм артистларына бөтен илешлеләр исеменнән рәхмәтләремне белдерәм һәм аларның район үзәгенә башка спектакльләр белән дә килүләрен көтеп калабыз”.