Әллә шатлыкка, әллә үкенечкә, 1990нчы еллар башыннан Башкортстан татар иҗатчыларының Казанга китүе туктады, дип әйтергә дә мөмкин. Моның төп сәбәбе шунда: республикабызда яшәүче татар иҗатчыларына әдәбият белән шөгыльләнү, әсәрләрен бастыру өчен шактый зур мөмкинлекләр ачылды. “Тулпар” журналы, “Өмет” гәзите нәшер ителә башлады, “Китап” нәшриятында татарча китаплар чыгару җайга салынды, Башкортстан язучылар берлегендә татар әдипләре берләшмәсе оешты. Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының республика халыклары әдәбияты секторы мөдире Гөлшат Абдуллина сүзләренә караганда, 1994-2016 ел аралыгында биредә татар телендә барлыгы 210 исемдәге әдәби китап дөнья күргән, шуларның 115е – шигърият, 83е проза жанрларына карый. Шул исәптән, бүгенге көнгә кадәр нәшриятта төрле әдәби жанрларны берләштергән 12 күмәк җыентык татар телендә басылып чыккан. Ә инде татарча гәзит-журналларда дөнья күргән әдәби әсәрләрнең санын төгәл генә билгеләп тә булмый. Ләкин бу җыентыклар, гәзит-журналлар Башкортстаннан ары китми, гомумтатар әдәби процессына керми диярлек. Татарстан укучысы Башкортстан татар әдипләре иҗаты белән начар таныш. Нәтиҗәдә, Башкортстандагы татар әдәбияты консервацияләнгән хәлдә яшәп, язучы-шагыйрьләребез “үз казанында” гына кайнарга мәҗбүр.
Менә шушы ясалма чикләрне җимерү, тарих хөкеме буенча ике республикага сибелгән милләттәш әдипләрне бер йодрыкка туплау максаты белән Бөтендөнья татар Конгрессының Башкарма комитеты, Башкортстанда яшәп, татар телендә иҗат итүче шагыйрьләрнең зур төркемен Казанга алып барды. Кунаклар арасында Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар иҗатчылары берләшмәсе рәисе Фәния Габидуллина, берлек әгъзалары Рәфыйга Усманова, Лилия Сәгыйдуллина, Руслан Сөләйманов һәм бу юлларның авторы, республикада киң танылу яулаган үзешчән каләм әһелләре Мидхәт Әбделманов, Эльверт Хәмәтшин, Нурлан Ганиев, Нәҗип Исламов бар иде. Чараны оештыруда зур көч салган Бөтендөнья татар Конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле, композитор Алик Локманов республика татарларының мәдәни куәтен күрсәтү өчен бер төркем артистны да әлеге сәяхәткә җәлеп итте. Республикабызның сәхнә йолдызлары Нурия Басыйрова, Дамира Сәетова, Айдар Халиков, Җәлил Гайбадуллин янына Башкортстаннан чыгып, Казанда иҗат итүче сәнгатькярләребез Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айдар Габдинов, Илшат Вәлиев, Бәширә Насыйрова кушылды. Шулай итеп, Башкортстан татарларының иҗади десанты Казанны “яуларга” кереште.
“Татарстан” кунакханәсенә килеп урнашу белән, дүрт кешене – атап әйткәндә, Лилия Сәгыйдуллина, Руслан Сөләйманов, Нурлан Ганиев һәм мине “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенә, “Татарлар” тапшыруына яздырырга алып киттеләр. Монда безнең катнашлыкта ике тапшыру язылды. Алып баручы Илдар Кыямовның сораулары, нигездә, Татарстан тамашачысын Башкортстандагы татар әдәби-мәдәни мохите белән таныштыруга корылган иде. Иртәгәсен “Манзара” тапшыруында телеэфир белән “сынау” Марат ага Кәримов белән Рәфыйга Усманованы көтте. Калган юлдашларыбыз танылган журналист, якташыбыз Римзил Вәлиев тарафыннан Бөтендөнья татар Конгрессының “Дөнья” видеостудиясендә яздырылды.
Беренче кичне барыбызны да Татарстан Язучылар берлеге кунакка кабул итте. Монда иҗади берлекнең идарә әгъзалары, танылган якташларыбыз җыелган иде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Ркаил Зәйдулла, танылган шагыйрь-прозаиклар һәм галимнәр Нәҗибә Сафина, Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Тәлгать Галиуллин, Фоат Галимуллин, Рифә Рахман һәм башкалар катнашлыгында Башкортстан татар әдәбиятының гомумтатар әдәбиятындагы урыны, аңа аерым игътибар кирәклеге турында җитди сөйләшү узды. Безнең тарафтан Татарстан язучылар берлеге эчендә Башкортстан татар иҗатчылары белән эшләүче аерым бер бүлек булдыру, Уфа төбәгендә яшәп, татар телендә иҗат итүчеләрнең әсәрләрен системалы рәвештә Казанда аерым китап серияләре рәвешендә нәшер итү мәсьәләләре күтәрелде. Фәния Габидуллина билгеләвенчә, бүгенге көндә Башкортстан язучылар берлегенең татар иҗатчылары берләшмәсендә 60ка якын каләм әһеле әгъза булып тора. Моннан тыш, 150дән артык сәләтле каләмкяр татар телендә иҗат итә, алар белән вакытлы матбугатта чыгыш ясый, китаплар чыгара. Әле шушы көннәрдә генә Башкортстан татар иҗатчыларының әсәрләреннән тупланган “Балкыш”, “Туган моң илчеләре” кебек калын-калын җыентыклар дөнья күрде. Ләкин ул әсәрләрнең күпчелеге Татарстан укучысына барып җитми, татар әдәби процессыннан читтә кала. Казанда чыгучы гәзит-журналлар да Башкортстаннан килгән әдәби әсәрләрне бастырырга бик ашкынып тормый. Сөйләшүдә шушы проблеманы чишү юллары эзләнелде. Казан һәм Уфа иҗатчылары арасында күп кенә мәсьәләләрдә фикер аерымлыгы сакланса да, бу юнәлештә уртак эш алып бару турында килешенде.
Шушы сөйләшүләрнең гомум нәтиҗәсе 14 апрельдә “Казан” милли мәдәният үзәгенең тамашалар залында узган Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең “Шигырь һәм җыр бәйрәме”ндә ясалды. Чара бөек әдибебез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды. Шушы кичне Казанда янә берничә мәдәни чара узуга карамастан, 300 урынлык залда алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Бу үзе үк Татарстан тамашачысының милләтебезнең шигъриятенә һәм җыр сәнгатенә бәяләп бетергесез өлеш керткән Башкортстан татарларына чиксез ихтирамын күрсәтте. Кичә өч сәгатьтән артык вакыт дәвам итсә дә, тамашачыны туйдырмады. Чын йөрәк хисләре белән сугарылган шигырьләр, Башкортстан татар шагыйрьләре сүзләренә Башкортстан татар композиторлары язган җырлар ихлас һәм аһәңле итеп Башкортстаннан чыккан татар җырчылары тарафыннан башкарылды. Шигырь һәм моң бергә кушылып, күңелләрне илаһи бер халәткә кертте, күпләрнең күзләреннән яшь тамчыларын чыгарды. Хәер, гади тамчылар түгел иде алар... Күз яше булып күңелләрдән шигырь тама иде...
Кичә ахырында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның халык депутаты Ринат Закиров шигърият һәм җыр бәйрәменең ике республика өчен дә олы әһәмиятен билгеләп, Уфа кунакларына конгрессның рәхмәт хатларын тапшырды. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар иҗатчылары берләшмәсе рәисе Фәния Габидуллина татар халкы алдындагы хезмәтләре өчен Конгрессның махсус медаленә лаек булды. “Нур” театры актрисасы, җырчы Дамира Сәетова Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әдәбият, сәнгать, фән эшлеклеләре белән ихлас һәм дустанә аралашулар һәммәбезнең дә күңелендә онытылмас җылы тәэссоратлар калдырды.
Казаннан без күтәренке күңел белән, илаһи моңга, ниндидер бер, сүз белән аңлатып булмаслык, якты сагышка чорналып кайттык. Кичә азагында бөтен зал белән бергә басып, Филүс Каһировка кушылып дәррәү башкарган “Туган тел” җыры һаман да йөрәкләрдә яңгырый иде. Әйе, әдәбиятыбыз, шигъриятебез яшәгәндә, туган телебез дә яшәр, Башкортстанда гомер итүче татар иҗатчылары да тиңнәр арасында тиң булып, йөрәк моңнарына тулы әсәрләре белән республикабызның әдәбият сөючеләрен генә түгел, Татарстан укучысын да сөендерер. Ихлас каршылавың, иҗади дәрт өстәвең, йөрәкне – яңа хисләр, башны яңа фикерләр белән баетуың өчен рәхмәт сиңа, Казан!
Уфа — Казан — Уфа.