Зөлфия Идрис кызы 1956 елның 15 маенда Сибай шәһәрендә туган. 60 яшь дип кем әйтер — кызлар кебек йөгереп йөри, күпсанлы чараларда катнаша, бик актив ул. Әйткәндәй, 24 майда Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә юбилей концерты узачак. Бу чарага аның иҗаты белән кызыксынучылар, аны яратучылар, сагынучылар җыелачак. Биюченең тамашачылар белән уртаклашыр тәҗрибәсе зур.
1975-78 елларда һәм 1980 елдан ул филармониянең балет артисты була, ә 1978-80 елларда Башкортстан дәүләт халык биюләре ансамблендә бии. Характерлы, чагу темпераментлы, хисле биюче буларак беләләр аны. Репертуарында “Поднос белән бию”, “Яшьлек вальсы”, “Кабырчык”, “Чәчкәләр белән бию”, “Шаян килен”, шулай ук гарәп, калмык, кытай, корея, татар һәм дөньяның башка халыклары биюләре бар. Кишиневның — “Октомбия”, Санкт-Петербургның — “Октябрьский”, Мәскәү шәһәренең Эстрада театры һәм Петр Чайковский исемендәге “Россия” концерт залларында чыгыш ясый. Каракалпак АССРында (1976) һәм ТАССРда (1989) — Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате, Чуваш АССРында — БАССР мәдәнияте (1981), Мәскәүдә Башкортстан көннәрендә (1997) катнаша. Австрия, Германия, Голландия, Кытай, Финляндия һәм башка чит илләрдә гастрольдә була.
Бу уңышларга нигез, әлбәттә, бала чакта ук салына. Гаиләдә биючеләр булмый, әмма кыз кечкенәдән бу сәнгать төрен үз итә. 6 яшендә Зөлфия композитор Роза Сәхәветдиновадан беренче сабаклар ала. Моңа чаклы кеше белән әллә ни аралашып бармаган кыз урысча бөтенләй сөйләшә белми.
— Беренче биюемне хәтерлим, — дип уртаклаша Зөлфия Идрис кызы. — Аны ниндидер кәрзиннәр тотып биергә кирәк иде. Бию өчен мәктәп формасы кирәк булгач, әни аны бик озак эзләде! Күлмәген тапты, алъяпкычы юк. Ул алъяпкыч концерт алдыннан гына табылды. Тик без биюгә соңга калдык. Минсез биеп чыктылар. Биюне карарга дип, картәниемне чакырган идем. Кайтып киләбез. Аның: “Карадым, карадым, кызым, тик сине тапмадым”, — дип әйтүе булды, кычкырып елап җибәрдем. Картәни башымнан сыйпый, “бәпесен биетмәүчеләр”не ачулана, камзул кесәсеннән кәнфитләр чыгара. Сәхнәдә беренче сынау үтүем шул булды. Бу сабакны гомерлеккә истә тоттым, шуңа гомерем буе һәр чыгышка җентекләп әзерләнәм.
Соңрак Роза Хәйдәр кызы миңа “Бишбармак” биюен өйрәтте. Тугыз яшемдә Сибай шәһәренең 10 еллыгына багышланган конкурста беренче урын яуладым һәм өлкән артистлар белән Магнитогорск шәһәренә чыгыш ясарга киттек. Шуннан инде биелде дә биелде. 2011 елдан мөмкинлекләре чикле балаларны реабилитацияләү үзәгендә эшлим, аларны биергә өйрәтәм. Узган елның сентябреннән Дим районындагы 3нче сәнгать мәктәбендә укытам, “Байык” конкурсына биючеләр әзерлим.
Зөлфия Кудашева һәрвакыт “формада”. Моның да үз серләре бар.
— Бу гадәткә кергән инде, — ди биюче. — Аннары, кризис бит! Атлаган саен кием алыштырып булмый. Шуңа күрә һәрвакыт үземне кысаларда тотам, күп шөгыльләнәм, гастрольләргә чыгам. Чемоданым һәрвакыт әзер. Чакырулары була — чыгып та йөгерәм. Ирем моңа элегрәк ачулана иде, хәзер ул да өйрәнде. Өйдә озаграк торсам: “Нигә сине чакырмыйлар?”— дип аптырый башлый.
Ирем Рөстәмне армиядән көтеп алдым. Көн саен хатлар алыша идек. Кайда гына гастрольгә барып туктасак та, урнашу белән почтага йөгерә идем...
Менә шулай, Зөлфия Кудашева тормышта да, иҗатта да янып-көеп яши. Элек тә шулай иде, әле дә шулай. Ышанмасагыз, концертына барып карагыз.