Менә егет Уфа почтамты янында адымнарын акрынайтты. Аннары бөтенләй туктады. Күзе игъланнар тактасына төшкән икән. Ә анда “даими эшкә электромонтерлар таләп ителә” дип язылган. “Ялгызларга тулай торактан урын бирелә” дигәне исә тагын да ныграк үзенә җәлеп итә. Чөнки шәһәргә эшкә килгән авыл егетләренә иң мөһиме — яшәү урыны.
Егет берничә минут уйланып торды да, кыюлыгын җыеп, почтамтның ишеген ачты. Бәй, Төньяк флотта өч ел буе хәрби корабта электромеханик булып хезмәт иткән кеше бит әле ул! Электромеханик белән электромонтер арасында аерма әллә ни зур түгелдер әле. Күңеленнән генә шулай уйлады ул.
Диңгезче киемен дә салып өлгермәгән яшь егетне почтаның кадрлар бүлегендә чын мәгънәсендә колач җәеп каршы алдылар.
— Иртәгәдән эшкә чык, ике-өч көн эчендә тулай торакка урнашырсың, — дигәнне ишеткәч, егетның башы күккә тигәндәй булды.
Чакмагыш районының зур булмаган Киндеркүл авылында туып-үскән Альберт Дүсәлимовның олы тормышка беренче адымнары шулай башланды. Дөрес, урта белем турында аттестат алганнан соң мәктәптә тарих укыткан иде ул. Ләкин укытучы һөнәренә һич кенә дә күңеле ятмады...
Иртәгә эшкә дә чыгар, берничә көннән тулай торакка да урнашыр, ләкин бүген каядыр барып борын төртергә, төн үткәрергә кирәк бит әле! Шуларны уйлап, егет туган тиешле абзыйларының йортын эзләп китте. Хәзерге республика прокуратурасы урнашкан тирәдә, ул елларда эреле-ваклы шәхси йортлардан торган берничә урам булып, абзыйлары шунда яши иде.
Я, Ходай! Бүген Альбертның тормышындагы иң бәхетле көндер, ахры, абзыйларының йортына килеп керсә, таныш түгел бер кыз кухняда җиңгәсенә булышып йөри. Аның чибәрлеген күрсәң! Чын-чыннан, бер кашык суга сал да йот инде менә...
Яшьләр бит, тиз арада танышып та өлгерделәр. Исеме Фәридә икән. Берничә көн элек кенә Благовар районының Хәйдәр авылыннан Уфага килеп телефон аппаратлары заводына җиңгәсе янына эшкә урнашкан. Яшәр урыны булмаганлыктан, җиңгәсе үзләренә алып кайткан.
...Алгарак китеп, шунысын да әйтик: бер күрүдән гашыйк булу чыннан да мөмкин хәлдер, күрәсең. Озак та үтми Альберт белән Фәридә чәчләрен чәчкә бәйли һәм ярты гасырга якын тату гаилә булып яши. Кызлары Рина һәм уллары Айратны тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырдылар. Биш оныкка дәү әти һәм дәү әни булдылар.
— Хатыным Фәридә Касыйх кызыннан уңдым, дип авыз тутырып әйтә алам. Тылым һәрвакыт нык һәм ышанычлы булды, — ди Альберт Турьян улы зур горурлык белән.
Ә әлегә исә аларның барысы да киләчәктә булып, Альберт Дүсәлимов Уфа почтамтында электромонтер булып эшли башлады.
Ул чорда элемтә тармагы ил икътисадында бик зур урын алып торып, халыкның көндәлек тормышында аның әһәмияте зур иде. Шул елларда элемтә челтәренең матди-техник базасы ныгытылып, шәһәр-авылларда телефон станцияләре, почта бүлекчәләре төзелде. Эшен бик яратып, күңел салып башкарган Альберт Дүсәлимовны күп тә үтми өлкән электромеханик вазыйфасына үрләттеләр.
Ә инде Уфа почтамтының гәзит-журнал экспедициясенә инженер итеп күчерелгәч, мәшәкатьләр бермә-бер артты. Ул вакытта “Һәр гаиләгә —7-8 төр гәзит һәм журнал!” дигән девиз белән эшләделәр. Тырыш хезмәтнең җимешләре дә куанычлы булды — Башкортстанда һәр мең кешегә исәпләгәндә мең данә вакытлыча матбугат басмасы туры килә иде. Совет илендә яшәүчеләр дөньяда иң күп укучы халык исәпләнде. Гәзит-журналларны подписчикларга вакытында илтеп җиткерү мәсьәләләре катгый контрольдә тотылды. Шуңа 1973 елда гәзит-журнал экспедициясе начальнигы вазыйфасына тәгаенләнүне Альберт Турьян улы хезмәтен югары бәяләү буларак кабул итте.
Яңа җитәкче коллектив алдына гәзит журналларны сортировкалауны механикалаштыру бурычы куйды. Аны уңышлы гамәлгә ашыру өчен төпле белем таләп ителүен аңлап, Куйбышев (хәзерге Самара) элемтә техникумына читтән торып укырга керде. Алгарак китеп, шунысын да билгелик: соңрак Альберт Дүсәлимов Куйбышев электр-техник институтының элемтә факультетын тәмамлады һәм Бөтенсоюз финанс-икътисад институтының Уфа филиалында икенче югары белем алды.
Яшь җитәкченең тырышлыгын бу юлы да лаеклы бәяләделәр һәм Уфаның Совет районы элемтә узелы начальнигы урынбасары вазыйфасына күчерделәр. Уфа почтамты җитәкчесе Усман Миңнебаевны һәм турыдан-туры җитәкчесе — элемтә узелы начальнигы Мөхәммәт Шиһабетдиновны Альберт Турьян улы бүген дә зур хөрмәт белән искә ала. Почта хезмәтен барлык нечкәлекләренә кадәр белүче оста оештыручылар иде алар. Остазларының өйрәткәннәре аңа югары вазыйфаларда эшләгәндә бик зур ярдәм булды.
Уфа почтамты ул елларда тармакның танылган флагманы иде. Хезмәтне оештыруның алдынгы формалары һәм алымнары, гомумән, һәр яңалык нәкъ анда кертелде. Шуңа 1979 елда Уфа почтамты начальнигы вазыйфасына Альберт Турьян улы бик теләп барды.
Илебез икътисады гаять зур адымнар белән алга барган чор иде ул. Халык, шул исәптән элемтә хезмәткәрләре дә, зур рухи күтәренкелек белән эшләде. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә бар иде шул.
1984 елда Альберт Дүсәлимовны республиканың почта тармагындагы иң мөһим подразделениеләренең берсе — Уфа тимер юл почтамты җитәкчесе вазыйфасына тәгаенләделәр. Почтамт карамагында 80 тимер юл вагоны (!) булуы гына да биредәге эшнең никадәр күләмле булуын күзаллау мөмкинлеге бирәдер дип уйлыйм. Шулай булуга карамастан, коллектив үзенә йөкләтелгән бурычларны тырышып үтәде һәм һәрвакыт алдынгылар сафында булды.
1991 елда Советлар Союзы таркалу элемтә тармагы алдына да зур сынаулар куйды. Яңа шартларда элеккечә эшләү мөмкин түгеллеге көн кебек ачык иде. Республиканың элемтә идарәсе дәүләт предприятиесе итеп үзгәртелде. 1992 елның көзендә исә ул хосусыйлаштырылды һәм “Башинформсвязь” акционерлар җәмгыяте дип үзгәртеп оештырылды. Почта элемтәсе үзәге дә аның составына кертелде. Альберт Дүсәлимовны җәмгыятьнең генеральный директор урынбасары итеп тәгаенләделәр.
Бу үзгәртеп коруларны гамәлгә ашыруда республиканың элемтә тармагына озак еллар дәвамында җитәкчелек иткән Салават Гайсинның хезмәте бәяләп бетергесез зур булды. Башкортстан элемтәчеләре аның җитәкчелегендә Русиядә беренчеләрдән булып яңа шартларда эшләүнең нәтиҗәле формасын тапты.
Ләкин коммерция нигезендә ныклы үсә башлаган элемтә тармагын һәм социаль юнәлешле, шул сәбәпле зыянга эшләүче почтаны арытаба да бер түбә астында калдыру мөмкин түгел иде. Шулардан чыгып, Русия Хөкүмәте 1992 ел ахырында почта элемтәсе челтәре нигезендә үзаллы тармак оештырырга карар итте. Шуңа ярашлы, Башкортстан Президентының 1995 елның 17 августындагы указына нигезләнеп, почта идарәсе “Башинформсвязь” акционерлар җәмгыятеннән аерылып чыкты. Яңа идарәгә җитәкчелек итүне Альберт Дүсәлимовка йөкләттеләр.
Беренче үзаллы адымнар бик авыр бирелде. Почта челтәре шәһәрләрне генә түгел, 20-30 йорттан торучы авылларны да үз эченә ала бит ул. Төпкелдәге авылларга гәзит-журнал илтү күп чыгым таләп итә. Ләкин табыш китерми дип авылдагы почта бүлекчәсен ябып куеп булмый. Чөнки халыкның көн саен диярлек почта бүлекчәсенә йомышы төшеп тора. Өстәвенә, язылу бәяләре күтәрелү сәбәпле, гәзит-журнал алдыручылар саны кискен кимеде.
Мондый шартларда керем алуның яңа чыганакларын табарга кирәк иде. Почтальоннар халыкка көндәлек куллану товарлары тәкъдим итә башлады. Күпләр хәтерлидер, ул елларда кибетләрдә дә, халык әйтмешли, “уникенең берсе юк иде”, шуңа бу эш тиз арада уңай нәтиҗәләр бирде.
Пенсия таратуны камилләштерү җәһәтеннән күп яңалыклар кертелде. Мондый үзгәртеп коруларны тормышка ашыруда Альберт Турьян улы, әлбәттә, Юрий Ананьев, Ирек Галимов, Тәлгать Гәрәев, Нина Тюрюпова, Рәйлә Мамлиева, Ирина Медингер, Анатолий Амплев, Павел Самсонов, Галина Дерипаско кебек сыналган хезмәттәшләренә таянды.
Шунысын да әйтү җитәдер: 1998 елда, ягъни үзаллы эшли башлаганның өченче елында, республика почта тармагының тулаем кереме ике тапкыр артты. Зыянга эшләүдән котылып, табыш ала башладылар. Ул исә хезмәт хакын күтәрү, матди-техник базаны ныгыту мөмкинлеге бирде. Күп кенә почта бүлекчәләре ремонтланды, яңалары төзелде. Чакмагыш районында республиканың почта хезмәткәрләре балалары өчен сәламәтлек лагере ачылды.
Яңача эшләү өчен заманча фикерләүче белгечләр таләп ителде, шул максатта почта хезмәткәрләре өчен уку комбинаты оештырылды. 2011 елда Уфа радио-электроника колледжында “Почта элемтәсе” белгечлеге буенча бүлек ачылды.
Республиканың почта элемтәсе идарәсе начальнигы вазыйфасында Альберт Дүсәлимов 17 ел эшләде. Шуның 15 елында идарә Русия күләмендә һәрвакыт алдынгылар исемлегендә булды. Ә мондый күрсәткечләр үзлегеннән килми.
Альберт Турьян улы туган авылы, якташлары белән даими тыгыз элемтәдә яши.
— Туфрагыннан аерылса, агач та корый, диләр. Минемчә, кеше кайда гына яшәсә дә, туган җиреннән аерылмаска тиеш. Чөнки туган туфрак яшәргә көч бирә, — ди ул ныклы ышаныч белән.
Киндеркүл авылының 240 еллык тарихы бар икән. Тарих укытучысы Зәйтүн Әхмәтшин Илдус Габдуллин белән берлектә авыл тарихын язганнар. Альберт Дүсәлимов аны аерым китап итеп бастырып чыгаруны финанслаган. Авылда мәчет төзүгә дә зур өлеш керткән. Авылдашлары рәхмәт йөзеннән мәчеткә аның әнисе Миңзадәнең исемен биргәннәр. Әле үзе яшәгән Булгаково авылында мәчет төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе дә Альберт Дүсәлимов булды.
Менә шулай, Альберт Турьян улы гомере буе халыкка, илгә намуслы хезмәт итте. Шунысы куанычлы, тырышлыгы лаеклы бәһаләнде. Ул “Башкортстан Республикасының атказанган элемтәчесе”, “Русиянең атказанган элемтә хезмәткәре” дигән югары исемнәргә лаек булды. Ярослав Мудрый исемендәге шәрәфле тарихи билге, Халыклар дуслыгы, Почет һәм Дан орденнары белән бүләкләнде.
Шушы көннәрдә Альберт Дүсәлимов 70 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Шушы уңайдан барлык гәзит укучылар исеменнән аны ихлас тәбриклибез һәм сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.