+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
29 сентябрь 2016, 02:00

Исәнме, Карагышым, мәңге сүнмәс сагышым!

“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме аның 260 еллыгына багышланды.Тарихы байАвыл әллә ни зур да түгел кебек, әмма кайчак язмышлары шушы җиргә береккәннәр, кендек каны шушында тамганнар да күп еллар дәвамында бер-берсе белән очраша алмый. Элегрәк вак кына авылларда да сабантуйлар уза иде. Хәзер бу күмәк бәйрәмне үткәрү район үзәкләренә күчерү традициягә әверелеп бара. Чит якларга чыгып киткәннәрнең ярый ла туган авылында кемедер калган булса. Ә инде туганлык җепләре өзелсә, бердәнбер өмет авыл бәйрәмнәренә кала.

Үткән шимбәдә Стәрлебаш районының Карагыш авылында “Саумысыз, авылдашлар!” дигән күркәм чара узды. Баксаң, авылга быел 260 ел тулган икән! Кайбер риваятьләр буенча, аңа нигез салучыларның берсе Туктар исемле кеше булган. Өч гасырга якын вакыттан соң Карагышка — авыл хакимияте башлыгы Роберт Туктаров, ә районга — шушы ук авыл кешесе Фәнүр Туктаров җитәкчелек итә.

“Башкорт АССРы авыллары тарихы” дигән китапта Карагыш 1756 елда барлыкка килгән, диелә. 20 елдан 61 йортта — 453 мишәр, 4 йортта — 14 типтәр яшәгән. Ә инде 1864 елгы ревизия буенча 202 йортта хәтта 1131 кеше теркәлгән!

Элек бу җирләрдә кара урманнар, сазлык һәм күлләр булган, диләр. Шул куе урманнарда гел бер урынга каздан да зуррак кара кошлар килеп кунган. Аучылар урманга керүләре булган, ул кошлар көчле тавыш чыгарып, гү килеп очып киткәннәр, имеш. Авылның атамасы да шуннан алынган булса кирәк.

Әле исә сазлыклар да, куркыныч кара кошлар да юк. Карагыш — районның иң төзек авылларының берсе. Авыл аша узучы олы юлдан Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләренә илтүче маршрут автобуслары йөри. Фельдшер-акушерлык пункты эшли. Почта, ике катлы Мәдәният йорты бар. Авыл урамнарына асфальт түшәлгән. Балалар бакчасына 30 бала йөри. Башлангыч мәктәптә 16 бала белем ала, ә 20 бала күрше Әмир авылына йөреп укый. Бу хакта бәйрәмне ачып җибәрүче авыл хакимияте башлыгы сөйләде. Роберт Фәрит улы әйтүенчә, әле Карагышта 262 йорт бар, анда 508 кеше яши.

Рәсми чыганаклардан билгеле булуынча, Карагыш элек-электән иманлы авылларның берсе булган. ХХ гасыр башында авыл өч мәхәлләгә бүленгән, өч мәчеттә мәдрәсәләр эшләгән. Әле дә авылда иң күркәм биналарның берсе — мәчет. Аны 2001 елның 5 октябрендә авыл халкы тырышлыгы, шагыйрь һәм журналист, шушында туып-үскән Мариус Максютовның уллары Азат белән Алмазның матди ярдәме белән ачканнар. Тирә-ягына күптөрле агачлар, чәчәкләр утыртылган. Динне ныклап аякка бастыру юнәлешендә Гафур Туктаров, Фәйзрахман Фәрхшатов, Кәбир Нариманов күп көч салган.

— Мәчетле авыл — бәхетле авыл, — дип, авыл халкының фикерен җиткерде алып баручылар. Һәм авыл имам-хатыйбы Кәбир Нариманов тамашачыларга дога укып ишеттерде. Арытаба авылның ветераннар Советы рәисе, лаеклы ялдагы педагог, берничә буын спортчылар тәрбияләүче Фәрит Шәмсетдинов Карагышның барлыкка килү тарихы белән таныштырды.

Авылда Карагыш тарихын җентекле өйрәнүчеләр дә бар. Әйтик, бу эшне 1960нчы еллар уртасыннан Фәйзрах­ман Фәрхшатов истәлекләр җыюдан башлаган. Тарихчы Венер Усманов авылның үткәне хакында шактый мәгълүмат туплаган. Лаеклы ялдагы укытучы Нәсимә Әхмәтова тырышлыгы белән 2009 елда “Карагыш кичергән давыллар” дигән басма дөнья күргән. Лаеклы ялдагы авыл хуҗалыгы алдынгысы Ильяс Максютов та берничә ел дәвамында авылның тарихына һәм кызыклы шәхесләренә кагылышлы бай мәгълүмат туплап, китап нәшер иткән.

1919 елда Карагыш район үзәге дә булган икән. Ә бер елдан республикада 48 район оештырылган. Алар арасында үзәге Карагыш авылы саналган Карагыш районы да исәпләнгән. 1929 елда авылда “Кызыл партизан” дигән беренче колхоз оештырылган.

Халкы — уңган

Бәйрәмдә авылда “Спутник” колхозы эшчәнлек алып барган чор, җитәкчеләр Мәгъзүр Рысаев, Равил Әсфәндияров, Риф Исхаков мактап телгә алынды. Район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров 1993-97 елларда колхозга уңышлы җитәкчелек иткән. Аннан соңгы елларда җитәкче дилбегәсе Вәкил Фәхретдинов, Равил Тукбаев, Фәргать Хөснетдиновка күчкән.

Авыл җирендәге барлык хуҗалык эшләрен колхоз идарәсе оештырса, партия оешмасы тәртип булдырган. Авыл Советы рәисләре булып күп еллар Кәримҗан Каһарманов, Җәүдәт Шәмсетдинов, Фәүзия Табаева, Таһир Кинҗәбулатов, Равил Акчурин эшләгән. Совет секретаре вазыйфасында 30 елдан артык Вәсимә Гыйниятуллина хезмәт иткән, бүген эшләр башкаручы — Әлфия Акчурина. Җир эшләре белән идарә итүче булып Фәнил Хәлимов эшләгән. Ул авылга газ кертү эшен дә лаеклы башкарган.

Заманында авыл балалары башлангыч белемне урындагы мәдрә­сәләрдә алган. Тик — малайлар гына. Кызлар абыстайларның өенә йөреп укыган. Укуын дәвам итәргә теләүчеләр Стәрлебаш, Каргалы кебек авылларга барып белем алырга тиеш булган. Авылда беренче мәктәп узган гасырның 19нчы елында ачыла. Мәктәптә төрле елларда Әдибә Мамлиева, Равил Локманов, Гаяз Үләев, Фәнил Хәлимов, Марат Абсаттаров, Роберт Туктаров директор вазыйфаларын башкарган. Аерым алганда, Марат Абсаттаров белән Роберт Туктаров РСФСРның мәгариф отличнигы исеменә лаек бул­ган, соңгысы СССР Мәгариф министр­лыгының Почет грамотасы белән дә бүләкләнгән.

Кичәдә авыл оештырылудан алып бүгенгә кадәр алдынгылар исемлеген­нән төшмәгән авыл Советы хезмәткәр­ләре, механизаторлар, савучылар, терлекчеләр, чөгендерчеләр һәм башка уңган хезмәткәрләр барланды. Алар арасында хөкүмәт бүләкләренә ия булучылар да бар. Әйтик, Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Кәримҗан Каһар­манов, Зөфәр Туктаров, Гали Туктаров — “Хезмәт даны” ордены кавалерлары.

Марат Абсаттаров — “Почет билгесе” ордены, 1978 елда Мария Кирәева — III дәрәҗә “Хезмәт даны”, 1979 елда Нурулла Шәңгәрәев Хезмәт Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән. Ә менә Нурулла Фәрх­шатов — өч орден (Октябрь революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены) иясе. Болардан тыш, Нурулла абый фидакарь хезмәте өчен Стәр­лебаш районының иң тәүге шәрәфле шәхесе, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре кебек мактаулы исем йөрткән, БАССРның Югары Советы депутаты булган.

Карагышта намус белән эшләгән кешеләр һәрвакыт күп булган. Шундыйлардан берничәсе — бригадир Мөдәрис Усманов, Мөгелсем Исмә­гыйлева, Гөлҗиһан Бәшәрова, алар югары күрсәткечләргә ирешкән өчен 1954 елда Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә бару бәхетенә ия була.

Закир Шәрипов — авылда бердәнбер сугыш ветераны. Бөек Ватан сугышына Карагыштан 371 кеше киткән. Аларның 210ы әйләнеп кайтмаган... Сугышта гына түгел, авылда да халык кырылган. 1944 елда ачтан интеккән­нәр, басудан үргән башак җыеп ашаганнар. Шунда 400ләп кеше агуланып үлгән...

1944 елның октябрендә Карагышта балалар йорты ачыла һәм 1953 елга кадәр эшли. Сугыштан соң авыл яныннан аккан Күндерәк елгасында ГЭС төзелә. Бу эштә башлап йөрүче Гәрәй Акчурин була. Күрше авыллар халкы: “Сездә күз күрмәгән, колак ишетмәгән әйбер төзиләр икән. Ул Акчурин дигән кеше бик таза, батыр гәүдәледер?” — дип сөйли. 1950 елның 13 сентябрендә өйләргә электр тогы бирелә.

Ә 1983 елда авылда зур, якты балалар бакчасы ачыла. Аңа күп еллар Рәзинә Мәкъсүтова җитәкчелек итә, тәрбияче Мәрьям Шәймәрданова, пешекче Нәзифә Галиуллина, җыеш­тыручы Рәмилә Нариманова башлап эшли. Бүгенге көндә дә балалар бакчасында яхшы тради­цияләрне яшь буын дәвам итә.

Яшь белгеч Нә­зирә Кирәева фельдшер-акушерлык пунктына 1986 елда эшкә кайта. Шул чорда Резеда Туктарова эшкә килә. Колхоз идарә­сенең яңа бинасы төзелеп беткәннән соң, 2003 елда фельд­шер-аку­шерлык пункты аның аскы катында бөтен уңайлыклары булган якты, җылы бүл­мәләрдә урнаша. Физкабинетта Илсөяр Фәрхшатова эшли башлый. Бу медицина хезмәткәр­ләренең барысына да Карагыш халкы рәхмәтле.

Төрле елларда китапханәчеләр Тамара Акчурина, Сәрия Туктарова, Лилия Туктарова, Әлфия Акчурина, Гөлнара Фәхретдинова үз эшен бик яратып башкара.

1955 елда районда иң зур булып исәпләнгән Карагыш клубы халыкка хезмәт итә башлый. Аңа төрле елларда Наил Мортазин, Илгизә Шаматова, Зөлфирә Хәсәнова (бүген дә) һәм башкалар җитәкчелек итә.

Әле дә, нинди генә чара узмасын, авыл халкы үзешчән артистлар Нәсимә Гатауллина, Наил Мортазин, Зилия Туктарова, Розалина Бикмөхәммәтова, Рәйлә Кирәева, Тәслимә Заһидуллина, Зөфәр Атангулов, Радмир Кирәев, авылның бердәнбер баянчысы Әнвәр Гыйниятуллин һәм башкалар катнашлыгындагы концертларны карап сөенә. Мәктәп укучылары, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә һәр бәйрәм чарасында катнаша.

Авылның иң өлкән яшьтәге кешесе Мөсаббиха Ишмөхәммәтовага 96 яшь. Авылның иң кечкенә кешесе — Альбина белән Вәсим Фәрхшатовларның кызлары Ясминә, иң яшь гаилә — Алина белән Фәнил, аларның уллары Даниил Кусяпкуловлар. Иң күп тереклек асраучы гаилә — Лилия белән Фәнил Дашкиннар. Кызганычка, бер мәкаләдә авылның һәр уңганын телгә алырга мөмкин түгел.

— Иң кунакчыл ихатаны аерып булмый инде, — диде алып баручылар. — Һәр гаилә, һәр хуҗа кунакларны матур итеп каршы алып, тәрбияләп озата. Иң матур йортларны да санап бетәрлек түгел, авылыбызның йортлары караулы, гөл-бакчалары оҗмах, әкият дөньясы кебек. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да авылдашлар, сыйныфташлары, күршеләре, укытучылары, туганнары белән очрашудан яңа дәрт алып, мондый чараларны ешрак уздырып торырга кирәк дигән теләктә калырлар, дип уйлыйбыз. Оештыручылар һәм чараны үткә­рүчеләргә, авылдашларга, кунакларга бик күп рәхмәт сүзләрен чын күңелдән әйтәбез!

Сагынмаслык түгел!

Фәнүр Туктаров бу көнне район хакимияте башлыгы түгел, ә шушы авыл кешесе буларак чыгыш ясады.

— Мин авылымны еллар буе күрмичә сагынам, дип әйтә алмыйм, чөнки көн саен шушындамын, — диде ул. — Иртән эшкә чыгып китәм, кич сагынып кайтам. Сагынмаслык түгел, Карагышта һәм Стәрлебаш районының башка авылларында да матур, эшчән халык яши. Тик бүген демографик сос­тавны яхшырту өстендә зур эш алып барырга кирәк. Авыл халкы елдан-ел картая, яшьләр күбрәк шәһәрне карый. Читтә эшләүчеләргә, Себердә йөрү­челәргә һәрвакыт мөрәҗәгать итәм, туган якка кайтуларын сорыйм. Әле район буенча алганда уртача хезмәт хакы 17 мең сумга якын. Мал тотып авылда яшәрлек, дөнья көтәрлек мөмкинлек бар. Әмма күңелне борчыган мәсьәләләр дә бар. Әйтик, районның 72 600 гектар сөренте җире бар. Ул тулы күләмдә эшкәртелә, чәчелә, ә халыкның бәрәңге җирләре буш ята. Авыл киң, һавасы саф, әйдәгез, кайтыйк авылга!

Фәнүр Зөфәр улы авылны үстерүдә ярдәм итүчеләрне аерым билгеләп үтте. Рафаэль Туктаров белән Һади Юмадиловка район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бәйрәмдә әле авылда яшәүчеләр дә, кунакка кайтучылар да, Стәрлебаш Мәдәният сараеннан Карагышны туган көне белән котларга килүчеләр дә чыгыш ясады, матур концерт һәм бай эчтәлекле күргәзмә тәкъдим ителде.

Ахырда ни әйтәсе? Мин үзем дә шушы авылда туып-үстем. Авылымны бик яратам, авылдашларым белән горурланам. Аларның күбесе илгә һәм республикага танылган, билгеле, күренекле кешеләр.

Авылдан чыккан беренче фән докторы, Русиядә танылган билгеле телче-галим, “Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе” Равил Гатауллин, техник фәннәр докторы, профессор, Башкортстан дәүләт аграр хуҗалыгы университеты проректоры Марс Фәрх­шатов белән аның энесе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгендәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының бүлек мөдире Марсель Фәрхшатов, зооинженер, биология фәннәре докторы, профессор Вәрис Туктаров, Стәрлетамак дәүләт педагогия институты доценты, педагогия фәннәре кандидаты Рифат Шабаев, Ленин ордены кавалеры, билгеле галим Вилким Максютов, медицина өлкәсендә югары категорияле табиб-хирург Расфар Тимербулатов, язучы һәм журналист Мариус Максютов — авыл данын чит төбәкләргә дә тараткан кешеләр.

II-III дәрәҗә хезмәт батырлыгы медальләре белән бүләкләнгән шахтер Рәфис Усманов, чаңгыда йөрү буенча спорт мастеры Фаил Сафиуллин, двоеборье буенча спорт мастерлыгына кандидат Марат Тимербулатов, җәядән ату буенча спорт мастерлыгына кандидат Равис Туктаров, биатлон буенча Русия чемпионы, спорт мастеры Фәнил Шәмсетдинов, авыл һәм район ярышларында катнашкан көчле чаңгычылар — бертуган Хәмәтгали, Светлана һәм Варис Хәсәновлар исемнәре шулай ук авыл тарихын ямьли.

1980нче елларда авыл хоккейчылары берничә мәртәбә республика күләмендә үткәрелгән ярышларда катнашкан. Рамил Биктимеров республика авыл командалары арасында иң яхшы капкачы булып танылган. Аның белән бергә Рамил Нариманов, Венер Гатауллин, Хәйдәр Шәрипов, Фәрит Кадыйров, Алик Кирәев уйнаган.

Безнең волейбол командасы бик көчле булган. Әнвәр Гыйниятуллин, Амур Хөснетдинов, Нигъмәт Бакиев, Венер Гатауллин булган анда. Җәүдәт Шәмсетдинов белән Барый Юмадилов — авылда спортны үстерүгә зур көч салучылар. Русия күләмендәге ярышларда катнашучы, күпләрне спортка җәлеп итүче кеше — Сәгыйдулла Туктаров. Уфа поликлиникасында табиб-эндокринолог Минзәлә Фәрхшатова, дәүләт иминлеге хезмәте подполковнигы Флүр Нариманов, төзелеш җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Туктаров, хаклы ялдагы педагог Минзия Рысаева, “Балтач таңнары” гәзите хәбәрчесе Рима Каһарманова, лаеклы ялдагы орденлы механизатор Нурулла Шәңгәрәев, авылда таштан салынган уникаль архитектура һәйкәле авторы, рәссам Корбан Әхмәров, районны үстерү юнәлешендә көне-төне хезмәт иткән хакимият башлыгы Фәнүр Туктаров, Стәрлетамактагы ЮХХДИда бүлек җитәкчесе Зәбир Кирәев, Стәрлетамак шәһәренең җәзаларны үтәтү инспекциясе начальнигы Данияр Мөхәммәтшин, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәре, штаб начальнигы, майор Илнур Мәкъсүтов һәм башкалар — алар барысы да авылның йөзек кашы, маяк булырдай шәхесләр.

Әйткәндәй, өченче ел авыл “Эшлекле гамәлләр” проектында катнаша. Шуның кысаларында авыл Мәдәният йортына проектор һәм аппаратура алынган, тукталыш павильоны салынган. Бу җыенда да авылдашлар проектны дәвам итәргә, авылга мөмкин булганча матди яктан ярдәмләшергә сүз куешты. Күп уйлап тормадылар, килештеләр дә, Мәдәният йортын ремонтлауга дип акча да бүлделәр. Авыл үзебезнеке бит!
Читайте нас: