16 октябрьдә дөньяда төрле мәрхәмәтлелек акцияләре уза: хәйрия белән шөгыльләнүче оешмалар табигать салган бәла-казалардан (су басу, өермә һ.б.) зыян күргән районнарга ярдәм озата.
Барлык кешелекне җитәрлек дәрәҗәдә азык-төлек белән тәэмин итү өчен, иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгы тармагын үстерү кирәк, ди галимнәр. 2050 елда планетабызда яшәүчеләрнең саны 9,6 миллиард кешегә җитәчәк. Җир, су ресурсларын ярлыландырмыйча, кешелекне туйдырып булачакмы дигән сорау да көн үзәгенә баса. Була, әлбәттә, ди белгечләр. Тик моның өчен дөнья сәясәте авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә йөз белән борылырга, үлемечле корал җитештерү, сату, җир шарының әле теге, әле бу кыйтгасында канкойгыч сугышлар оештыру урынына, гуманлы максатларга хезмәт итү юлын сайларга тиеш. Җир эшкәрткәндә, азык-төлек җитештергәндә, җиңел, әмма табигатькә зарар салучы алымнар сайлау – киләчәк буыннар алдында гафу итмәслек эш ул.
...Планетаның ярлы илләрендә халык бер телем икмәк ашарга зар-интизар булып көн кичерсә, бүген дөньяда 1,4 миллиард кеше артык авырлыктан интегә! Аларның өчтән беренә “симерү” дигән диагноз куелган. Бу, үз чиратында, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына, диабет һәм башка чирләргә китерә. Халыкның дөрес тукланмавы аркасында илләрнең икътисады зур зыян күрә. Мондый авыруларны дәвалау өчен сәламәтлек саклау өлкәсе ел саен 3,5 триллион доллар сарыф итә.