+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
14 март 2017, 14:53

Изгелек кыл да суга сал – балык күрер. Балык күрмәсә...

Башкалада яшәүче Гаязовлар гаиләсендә туачак баланың сырхау булачагы ачыклангач, алар шәхси клиникага мөрәҗәгать итә.

Анда, баланы ярып алгач, берничә операция ясарга, моның өчен читтән хирурглар чакырырга, яңа инструментлар алырга кирәк булачагын әйтәләр.
Ташлама ясасалар да, алар гаиләгә 2,5 миллион сум түләргә кирәк булачагын исәпләп чыгара.
Яшь гаилә өчен аз акча түгел, әмма алар аны эзләүгә барлык көчен сала. Бәхеткә, клиника җитәкчелеге аларга иганәче таба. Исемен атарга теләмәгән бу игелекле кеше гаиләгә 1 миллион сум акча бүләк итә.
Шундый ук хәл Чишмә районында да булган иде. Биш бала анасы Алина Гобәеваның ире юл һәлакәтендә вафат була, ә аның гаиләсе төзелеп бетмәгән салкын йортта кала. Моны ишетеп, бер эшкуар аларга барлык уңайлыклары булган торак алып бирә. Аның да исеме билгесез кала.
Читайте нас: