+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
16 август 2021, 10:58

Сызланулы мәҗнүн

Салават Рәхмәтулланың “Сагыну” поэмасы эстетик әверелешләр яктылыгында милли иҗаттагы бер тәҗрибә кебек.

Сызланулы мәҗнүн
Сызланулы мәҗнүн
Салават Рәхмәтулланың “Сагыну” поэмасы эстетик әверелешләр яктылыгында милли иҗаттагы бер тәҗрибә кебек.

Без бүген, мәрхүм шагыйрь Салават Рәхмәтулланың якты истәлеген хаклау мәлендә, язучы һәм тәнкыйтьче Сәгыйдулла Хафизовның шагыйрь иҗатына багышлап май аенда ук “җәһәт тәнкыйть” форматында язылган, әмма әдип үзе исән чакта басылырга өлгермәгән мәкаләсен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

“Үзең генә белгән юллар белән төшләремә килеп керәсең. Сиңа гына әйтер сүзләрем бар, бар әле, бар сине күрәсем”, дигән яшертен сөю хисләре белән гашыйклар күңеленә кергән Салават Рәхмәтулланың “Сагыну” поэмасы (“Казан утлары” журналының быелгы 5нче саны) мәхәббәтне мәңгелек, сүрелмәс тойгы итеп җанландыруы белән кыйммәт:
Аның исләре тәнемә,
Җаныма сеңеп калган.
Күзләрне бәйлик. Күлмәкне
Салыйм да өсләремнән:
Аны дөнья буйлап эзләп
Табармын исләреннән.
Ягъни, лирик герой раслаганча, гашыйк кеше җаны әхирәттә дә сөйгән ярны сагыну һәм аның белән кавышу өмете белән яшәр. Романтик оптимизм шагыйрәнә ялган булса да, тереклек суы булудан арынмый. Сөеп-сөелеп яшәү яше өчен дә, картына да иң татлы һәм мәгънәле рәвеш бит ул. Кеше үз асылын җуймас өчен туктаусыз бу судан авыз итәргә тиеш!
 
Тик әлеге мәхәббәт поэмасы белән ныграк танышкан саен, каләм көченә башка яклап та гаҗәпләнү тойгылары көчәя. Реаль тормыш һәм хыялый дөньяны бердәм сюжет җепләре белән урап алу идеясе белән мавыккан шагыйрьнең, дөресрәге, аның лирик героеның, ансат кына “Күк көчләре” чолганышына кереп китү, мистик мохит тудыру һәм үтә дә катлаулы, чуаклык хисләр кичергән гашыйк образын күз алдына китереп бастыру маһирлыгына гаҗәпләнү бу. Совет чорында, аеруча үзгәртеп кору елларында, язылган әсәрләрендә баш-аягы белән реалист булган, үткен телле сатира остасы һәм бик тә актив тормыш позициясендә торган милләтпәрвәр каләм иясе хәзер “язмышлардан узмыш юк, адаш­канмын... адаштырды бугай язмы­шым... Маң­гайларга күктә язылганын кемнәр монда — Җирдә кыралган?” — дип, чынлап шөбһәләнә һәм үз көнен тулысынча Аллаһ иркенә тапшырып яшәүне алга куя.
 
Тәкъдирдә ничек язылган, ул, мөэмин, шуныңча яшәр! Чөнки Хисап көнендә алдашыр әмәл юк, иңнәрдәге фәрештәләр кылынган гамәлләрнең барысын, барысын язып бара. Күпләребез кебек “Сагыну”дагы мөэмин дә язмыш — бәллүр түгел, үтә күренми, күрәчәкне алдан белеп булмый дигән инану белән яши. Әмма алдагысына “Кемдер” юллар сызгандыр, дип ихлас ышанып, “гүзәл мизгелләрне” зарыгып көтә ул... Нәкъ шул мәлдә Салаватның укучысы җанлана. Аллаһ үз бәндәсенә көткәнен бирәме соң? Бирим дигән колына чыгарып куярмы ул аның юлына? Әсәрдәге “адашканмын... адаштырды бугай язмышым” дип, геройның ачыргалануы һәм “усал алдашкан” язмышны каһәрләү уйларны куерта төшә. Языл­ган тәкъдирнең авыры, кыены, адаштыра торганы һәм шул ук вакытта аның җиңеле, мәрхәмәтлесе бар икән, димәк, “Кемдер” кешегә карата яратулы булган кебек, үч тә тота түгелме соң?
Әмма шагыйрь илаһият бинасына гаеп ташларга җыенмый. Анда тәртип, аның багана кануннары нык, төзек, адәмгә карата хәер-фатихалы. Хатаңны язмышка сылтама. Ада­шуның да төп сәбәбе кешенең үзендә. Тәкъдир, күпләр уйлаганча, һич тә алма пеш, авызыма төш, дип, әзергә бәзер булып, сабыр һәм ваемсыз гына яшәү түгел ул.
Күктән аваз: “Ике юл чатында
Утырып уйлан бераз, и колым!”
дигән илаһи эндәшүне безнең герой ишетәме?
Ул “ят юлмы бу? Әллә үз юлым?” сөален үзенең алдына куеп шөбһәләнә беләме? Шагыйрь сиздергәнчә, гомер юлын тәкъдир кушканча коручылар нәкъ шулар бит — Илаһият авазына, намуска колак салучылар... Әмма тәкъдирне тоюда зирәклеге җитмәгән яшь егет, әсәрдә әйтелгәнчә, янә­шәсендәге бик тансык кызның яшьлек таңыннан читләтеп үтә, бәхетеннән яза.
 
Нәтиҗәдә, “Мин – шагыйрь... Җыр итәрмен сине... Иң асыл җырларны сиңа язачакмын – күрәчәксең”, дип, сөйгәненә вәгъдәләр яудырган мәгъшук “сине сагынып... бер чәчбине сөйдем” дигән көтелмәгән адымны ясауга бара... Ләкин саф хисләр солтаны Мәхәббәт, Илаһият язган булса да, тәкъдиргә буйсынмый шул. Ул таш тишеп чыккан үлән, чәчәк сыман яшәү хокукы алып, өр-яңадан мәгъшук ирнең йөрәгенә ут сала:
Янма-көймә, оныткандыр, димә,
Күңелеңнән күңелем җыр алган.
Күзләреңнән күзем нур
алган бит,
Хисләремә хисең уралган...
 
Әнә шулай С. Рәхмәтулла әсәрендә сөйгән ярны зарыгып сагыну, якты сагыш чыганагы булып... икейөзле язмыш тора икән! Шагыйрь үзе дә халыкчан реализмы, әче теле белән бу хөкемне ныгытып куя:
Бергә булсак — гайбәт
чыкмас иде,
Гайбәт чыккан аерым
булганга.
“Усал алдашкан” язмыш тарафыннан адаштырылып сөйгәнен җуйган, әмма хыялында, Габделҗаббар Кандалыйның “Сәхибҗамал” поэмасындагы герой кебек, татлы кавышу хисеннән арына алмаган әрнешле, зар­лы-моңлы мәҗнүнне пьедесталга күтәрүе белән “Сагыну” поэмасы бик тә гыйбрәтле, минемчә. Тик “Йосыф-Зөләйха, Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә, Хәлил-Галиябану, Булат-Мәйсәрә сыман көчле, саф йөрәкле мәхәббәт парларына ияләшкән, алар белән рухланган укучы Салаватның “Мине Аллаһ саклар” дип язмыш җиленә буйсынган героен ничек кабул итәр?
 
Хәер, мөэминнәрнең Аллаһка сыгынуы көчәйгән бер заманда га­шыйкларның да үз язмышларын Бөек кодрәт иясенә тапшырулары, рухият­ләрен яңартырга омтылулары заман таләбедер. Бунтарь, гыйсьянчы Мәҗнүннәр инде үткән чор герое булып калыр. Эстетик әверелешләр яктылыгында “Сагыну” милли иҗаттагы бер тәҗрибә булып каралырга да мөмкин. Әмма чын сәнгать әсәре һәрчак авторның декларатив карашларыннан киңрәк, тирәнрәк булып чыга, тормышны тулырак иңли. Салават әсәре дә бу хасияттән мәхрүм түгел. Лирик геройның сөю газапларын татыгач, үзе өчен ясаган ачышы кызыклы: “Йөрәк­кәем! – Ул бит хәзер икебез өчен яна...” Әйе, мәхәббәт өчен яну, көрәш кирәк! Һәм ул ялгызак башныкы гына түгел, ә ике кеше бәхете өчен көрәшү.
Яисә гашыйк ирнең алиһәсенә эндәшүен күзәтик:
Әйт, әйт бер генә сүзеңне:
Җаным бер сүзең көтә.
Язмышларны үзгәртергә,
Үзгәртергә язмышларны
Кайчак бер сүз дә җитә.
 
Әйе, каләм хаклы, мәхәббәт,сөю, кавышу, гаилә кору кебек нечкә гамәлләр күктәгеләр карамагында гына түгел, ә кешеләрнең үз кулларында дияргә дә була. Бу ха­кыйкатьне дә онытырга ярамый. Заманында халык шагыйре Шәүкәт Галиев “Мә­хәббәт уставы” дигән юмористик шигырь язган иде. Автор мәхәббәтне ниндидер очраклы хисләр өермәсе түгел, ә мөһим фән тармагы дип атады. Аның дәрәҗәле галимнәре, фән кандидатлары, фән докторлары булырга тиеш икән. Ә гашыйклар мәхәббәт уставы буенча имтихан тотарга бурычлы һәм шуннан соң гына алар гаилә корырга хаклы...
 
Шулай итеп, совет шагыйре карашынча, мәхәббәт — туктаусыз үсүче, камилләшүче һәм гашыйк җаннарны тәрбияләүче иҗтимагый-рухи институт ул.
Аң-белем, әхлак тәрбиясе ниге­зендә милләтне тергезергә, үсеш юлына бастырырга омтылган татар-башкорт мәгърифәтчеләрендә дә мә­хәббәтне кулга ияләштерү, аңа йөгән кидерү теләге зур булган. Бу зыялыларда никахлашкан ир-хатын укымышлы, яхшы тәрбия күргән затлар булсалар, бер-берсен өзелеп сөйгән гашыйклар сыман кавышмасалар да, матур гаилә корып, гүзәл балалар үстерергә сәләтле дигән инану яшәгән.
 
Хәзерге парларга укылган никах вәгазь, нәсыйхәтләрендә дә мәхәб­бәтне күндәм хис ясап, кесә милкенә әверелдерү теләге көчле икәнен сизәм. Тик менә мәхәббәт кенә тис­кәреләнә... Ул һаман баш имәс табигать гөле булып кала. Нәрсә җитми аңарга? Кияү-кәләш — укымышлы зат­лар, кыя­фәтләре дә күркәм бит, әдәптән дә мәхрүм түгелләрдер. Яшәп киткән урыннарын да куыш димәссең, уңайлы, зиннәтле өй... Әмма, ни гаҗәп — мәхәббәт гөле чәчәк атмый монда, ызгыш, талаш. Шулай яшьләр кавышмас борын аерылышып та куя. Хәер, күпләрнең моңа исләре дә китми, хәзер бит шәхес ирке! Әмма кечкенә генә булып тоелган мәхәббәт фа­җигасенең зур яңгырашы бар. Илдә ялгызаклар, буйдаклар ишәя бара, туасы балалар тумый кала, милләткә гаилә көрчеге, инкыйраз яный, ахыр чиктә, тулаем илнең рухи, икътисади мөмкинлекләре җуелуы, көчсезләнүе бу. Ник шартлар була торып йөрәк­ләрдә мәхәббәт ялкыннары сүрелә, бер-береңә сыенып, берегеп яшәү теләге җуела соң? Моңа җавапны, әлбәттә, иң элек Русиянең рухи көрчеккә юлыгу сәбәпләреннән эзләргә кирәк. Әмма Салават Рәхмәтулланың “Сагыну” поэмасы кебек чын иҗат җимешләрендә дә бу хакта уйландырырлык нәрсәләр күп.
 
Шагыйрь хаклы: халыкта, аеруча яшьләрдә, саф мәхәббәт хисен үстерү өчен әдәбият, сәнгать әһелләренең, педагог-тәрбиячеләрнең әлеге тойгыны зурлавы, аны кеше тормышындагы иң куәтле рухи көч итеп тануы мөһим. Мәхәббәтне акча янчыклары, интриганнар, ләззәткә сусаучылар кулыннан азат итәргә, аның язмышын тулысынча Илаһият, пәйгамбәрләр, фәреш­тәләр, руханилар карамагына тапшырырга кирәк. Ул тәкъдир, язмышның иң мөһим матдәсенә әверелсен һәм гашыйк йөрәкләр аны күз карасы кебек сакларга өйрәнсен!
Менә шундый уйлар, теләкләр уятканы өчен мин мәрхүм Салават Рәхмәтулланың “Сагыну” поэмасын күңел көткән әсәр дип билгелим.

Сәгыйдулла Хафизов,
Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть өлкәсендә Җамал Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты.
Кушнаренко районы.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: